поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.10.2017 Криминал

Татарстанда 4 яшьлек сабый үлемендә гаепләнүче хирургны хөкем итәләр

Татарстан прокуратурасы Лениногорск үзәк район хастаханәсе балалар станционарының 23 яшьлек хирургына карата җинаять эшен раслады", – дип хәбәр итте өлкән прокурор ярдәмчесе Руслан Галиев.

"Татар-информ" билгеләп үтүенчә, табибка “Саксызлык һәм һөнәри вазифаны тиешенчә үтәмәү аркасында кеше үлеменә китерү” маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.
 
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2016 елның ноябрь ахырында Азнакай хастаханәсенә 4 яшьлек бала китерелә. Авыруларны кабул итү бүлмәсендә аңа беренчел “эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге” диагнозы куела. Сорау ачык калган килеш, сабыйны Лениногорск үзәк район хастаханәсенең балалар стационарына озаталар. Хирург, тайпылышлар булмау турында белешмә биреп, малайны өенә кайтарып җибәрә. Берничә сәгатьтән соң баланың хәле бик начарлана, аны реанимациягә китерәләр. Озак та үтми, ул шунда вафат була.
 
Белгечләр комиссиясе бәяләмәсе буенча, үлем кискен эчәк үткәрмәүчәнлеге сәбәпле килеп чыга.
 
Тикшерүчеләр фикеренчә, гадәттән тыш хәл хирургның үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү һәм авыруга кирәкле диагностика үткәрмәү сәбәпле була.
 
Җинаять эше Лениногорск судына җибәрелгән.

---
Матбугат.ру
№ --- | 25.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»