поиск новостей
  • 05.12 "Ай, былбылым!"комедиясе, Балтач районы, 19:00
  • 05.12 "Первая любовь" Ачинск театры, Кариев театры сәхнәсендә, 18:30
  • 06.12 "Ашина", мистик драма, Тинчурин театры, 18:30
  • 06.12 "Сказка о мертвой царевне и семи богатырях" Сарапул драма театры, Кариев театры сәхнәсендә,13:00
  • 07.12 "Кыр казлары артыннан", концерт, Тинчурин театры, 18:30
  • 07.12 "Тихий свет" "Доминанта" театры Кариев театры сәхнәсендә,18:30
  • 08.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. #едиткудрит. КСК "Уникс"
  • 08.12 "Яратам! Бетте-китте!" комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 09.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 10.12 "Аферист", сатирик комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 13.12 "Хыялый", лирик комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 14.12 "Идегәй", дастан, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Ай, былбылым!", комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 15.12 "Яратам! Бетте-китте!", комедия, Лаеш районы, 19:00
  • 15.12 "Матурлык" премьера Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Кияү урлау", комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 16.12 "Матурлык" премьера, Кариев театры, 18:00
  • 17.12 "Кияүләр", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 18.12 "Нәзер", трагикомедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 19.12 "Полиционер", җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Хэлэл угез ите сатыла.Илтеп бирэбез.Килолап та сатыла 89393453961
  • Казаннын Авиастрой районыннан торырга бер булмэле квартира эзлим риэлторларсыз.тел:89061128955
  • Бройлерлар сатыла,320 сумнан.89506676334.Ватсаппка языгыз.
  • Услуги качественно поклейка обоев в Казани не посредник 89656006358 обращайтесь.
  • Казанның Авиатөзнлеш районындагы азык-төлек кибетенә сатучы кирәк.Ике көн эшләп, ике көн ял итәсе.Телефон:89063295803
  • Авио тэзелеш районнына азык тэлек сатырга сатучы кирэк. 2 кэн эшлэп 2 кэн ял итэ торган ...Телефон 89063295803
  • Кулланышта булган хатын кыз киемнэре алам. Ватсап 89375249498
  • Казань га кучендем,районнан Эш эзлим.Хатын-кыз 2кон эшлэп-2кон ял иттэ торган булса тагын да эйбэт булыр Иде рэхмэт.89393453961
  • уртача размерда стенка, ак төстә, бәясе килешү буенча. тел. 89503182284
  • угловой диван сатам,7000 сум.Тел. 89503182284
Архив
 
11.05.2008 Матбугат

ЧУЛПАН ФӘТТАХОВА: “АТНА” ГАЗЕТАСЫ ҺӘМ ӘТИСЕ НУРИХАН ФӘТТАХ ТУРЫНДА

12 майда журналист Чулпан Фәттахованың туган көне иде. Чулпан берничә ел чыгып килгән “Атна” газетасының экс-баш мөхәррире, хәзер “Татарстан яшьләре”ндә эшли. Моннан тыш, күпләр, бәлки, белмидер Чулпан – легендар язучы Нурихан Фәттахның кызы. Туган көне уңаеннан аның белән эксклюзив интервью тәкъдим итәбез.

 

 

– Чулпан, беренчедән, туган көнең белән! Исәнлек-саулык һәм бик күп матур теләкләр сиңа.

– Рәхмәт инде.

– “Атна” дигән газета бар иде. Аны “Татарстан яшьләре” гамәлгә ашырды. Син аның баш мөхәррире булдың. Газета быел ябылды. Ни өчен?

– Бар иде шул, Данил. Аның баш мөхәррире дә, калган мөхәррирләре дә һәм башкалар да үзем идем (көлә). Үзен-үзе “асрарлык” тираж җыя алмады соңгы подписка вакытында “Атна”. Шуңа күрә “ТЯ”  җитәкчелеге аны ябарга кирәк дигән карарга килде. Бәлки, дөрес тә булмагандыр аны ябу. Тиражны арттырыр өчен тырышып карарга кирәк булгандыр...

– “Атна”дан син “Татарстан яшьләре”нә күчтең. Бу синең өчен плюсмы, минусмы?

– Күчтем түгел, “Татарстан яшьләре”ндә эшләвемне дәвам иттем дияргә буладыр. “Атна” аның бер кисәкчеге иде бит. Минем өчен “Атна” ябылуның яхшы ягы шул – бу газетадан нык кына туеп өлгергән идем. Эш атнасы бер чәршәмбедән икенче чәршәмбегә кадәр яшәүгә көйләнгән иде. Чәршәмбе – газета тапшыра торган көн. Барысын да үзем хәл итәргә, табарга, эзләргә, басарга, укырга тиеш идем. Бу туйдыра икән. Газетаны бишенче мәртәбә укыганда күңелләр болгана башлый. Ә начар ягы... Беренчедән, ирегем югалды. Үзем теләгән вакытка барып, үземә кызык нәрсәләр эшләп, кайбер көннәрне бармыйча өйдә калган вакытлар бетте. Элек 10га да, 11гә дә бара идем эшкә, хәзер 9да җыелыш.  Икенчедән, акча ягыннан кыенрак хәзер.

– Исемең ни өчен “Татарстан яшьләре”ндә күренми?

– Язмаганга күрә күренми. Ник язмауны үзем дә аңлата алмыйм әлегә. Зур ялкаулыктыр, бәлки.

– Башкортстанда да “Атна” газетасы бар бит. Алар белән бутамыйлар идеме сезне?

– Юк. Бер генә шундый очрак булды. Бер хатын зарланып шалтыраткан иде: “Сезгә язылган идем, ниндидер башка, зур “Атна” килә”, - дип.

– Соңгы вакытта “Атна” яшүсмерләр газетасына әйләнеп бара иде. Бу махсус шулай эшләндеме әллә үзеннән-үземе?

– Әйләнеп бетә язган иде инде ул. Өлгермәде генә (көлә). Бу уйлап эшләнгән эш иде. Үсмерләр өчен бер җүнле нәрсә юк бит бездә. Урысларда әллә күпме, әллә ниләр укырга була. Ә бездә һаман да акыл саталар. Балалар өчен диелгән басмаларның кем өчен чыгарылганын аңлап булмый. Балаларның үз телләрендә, алар теләгән әйберләр турында язучы газета-журнал юк дип саныйм мин бездә. Шуңа күрә “Атна” әлеге юнәлешкә кереп киткән иде.

– Син чибәр, бик яшь күренәсең, ә үзеңнең инде ике балаң буйга җиткән. Шулар турында да сөйлә әле.

– Балалар турындамы, әллә инде яшь һәм чибәр күренүем турындамы? (көлә)

– Балаларны әйтүем. Тегесен болай да күреп торам бит.

– Улым Шамилгә августта 16 тула. Кызым Зөләйхага кыш көне 15 яшь була. Татар гимназиясендә укыйлар.

– Син язучы һәм тарихчы Нурихан Фәттах кызы. Гадәттә, танылган шәхесләрнең балалары танылган исемнән качарга тырыша, үзләре исем ясарга тели. Син дә шулаймы?

– Качып кая барасың инде (көлә). Юк, андый теләгем юк. Булганын да хәтерләмим. Мин үзем кеше күзенә бик күренергә яратмыйм. Скрытный кешемен. Шуңа микән, исем ясарга дигән теләгем дә юк. Кирәк кеше болай да белә.

– Нурихан Фәттах кызы булу сиңа тормышта ярдәм иттеме?

– Әлбәттә, итте.

– Ничек?

– Төрлечә.

– Мәсәлән?

– Аларын сөйләмим яме. Ярдәм итте. Хәтта, әле дә итәдер, мөгаен.

– Ярый. Карале, син мәктәптә укыганда “Сызгыра торган уклар”, “Идел суы ага торыр” программада булгандыр бит инде. Үз әтиеңнең әсәрләрен ничек укып бардың?

– Ай, Данил, хәтерләмим бит. Аннары мәктәп программасындагы бөтен нәрсәләрне дә тәртипле генә укып бардым дип мактана алмыйм. Ә әтинең әсәрләрен үз җае белән, кызыксына башлагач кына укыдым. Беркем дә укы, укырга кирәк, син моны укырга тиешсең дип басым ясамады. Нурихан Фәттах ул башкалар өчен генә язучы, тарихчы, галим бит. Ә минем өчен, беренче чиратта, әтием...

Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 11.05.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ