|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2017 Шоу-бизнес
Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, Азалия Зиннәт, Илназ Баһ тамашачыны уйланырга мәҗбүр итте (ФОТО)Узган шимбә - 21 октябрь көнне «Татар Радиосы» радиостанцияләр челтәре тамашачыларны көтеп алынган “Җанлы” концерт белән сөендерде. Радионың хитларыннан гына торган әлеге концертта татар эстрадасының танылган җырчылары чыгыш ясады: Ришат Фазлыйәхмәтов , Фирдүс Тямаев, Иркә, Ландыш Нигъмәтҗанова, Раяз Фасыйхов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илсөя Бәдретдинова, Закир Шаһбан, Идрис Газиев, Айдар Галимов, Салават һәм тагын бик күп артистлар. 16 ел дәвамында “Татар Радиосы”ннан яңгырый килгән популяр җырлар тере тавыш белән “Барс -Медиа” инструменталь ансамбленә кушылып башкарылды. Бу кичне “Пирамида”сәхнәсеннән 30 дан артык җыр яңгырады, һәм һәркайсына диярлек тамашачы кушылып җырлап утырды. Еллар белән сыналган җырлар инструменталь яңгырашта кабатланмас мөһит барлыкка китерә алды. Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина, Закир Шаһбан, Идрис Газиев, Айдар Галимов, һәм әлбәттә, Салават тамашачы тарафыннан аеруча яратып, көчле алкышлар белән кабул ителде.
Инструменталь ансамбльгә кушылып “тере тавыш” ка җырлау артистларга сәхнәдә актив хәрәкәтләнергә дә комачау итмәде: Фирдүс Тямаев, Мөнир Рахмаев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Айгөл Рәхимова рәхәтләнеп биеде.
Раяз Фасыйхов, Артур –Марат, Илсөя Бәдретдинова, Азалия Зиннәт, Илназ Баһ үзләренең лирикалары белән тамашачыны уйландырырга, хисләнергә мәҗбүр итте, концертка аерым бер сулыш өстәп җибәрде.
Гала-концертның алып баручылары ролендә Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова белән Татарстанның халык артисты, Г.Камал театры актёры Искәндәр Хәйруллин һәм “Татар Радиосы” алып баручысы - Айваз Садыйров белән Татарстанның атказанган артисты, “Голос” телепроекты финалисты Эльмира Кәлимуллина иде. Бу парлар кич дәвамында чиратлашып сәхнәгә чыга барды, кызыклы итеп шаярды, тамашачы белән “дусларча ”элемтә урнаштыра алды.
Гала-концертның режиссеры – республика һәмхөкүмәтконцертларының баш режиссеры, “Шарм” сәнгать театры җитәкчесе - Максим Сколозубов, сценарий авторы – Гөлназ Сәфәрова иде.
Җанлы музыка, таныш җырлар, татар эстрадасының иң якты йолдызлары, затлы алып баручылар – болар барысы да “Пирамида”да аерым бәйрәм мөһите булдырырга ярдәм итте. Тамашачылар киләсе елга, киләсе “Җанлы” концертка кадәр җитәрлек энергия алып кайтып китте!
--- |
Иң күп укылган
|