поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
22.10.2017 Әдәбият

Драматург, язучы Рәдиф Сәгъдигә 60 яшьлек юбилеенда «Аль-Фахр» орденын тапшырдылар

“Әкият” курчак театры сәхнәсендә драматург Рәдиф Сәгъдине 60 яшьлек юбилей тантанасы узды. Бәйрәмдә “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты. Әдипне тәбрикләргә аның иҗатташ дуслары - Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, Габдулла Кариев театры артисткасы Рәмзия Закирҗанова, режиссеры Ренат Әюпов, язучы Ркаил Зәйдулла, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин да килгән иде.

Данил Салихов, юбилярны котлап, аңа “кыска картлык” теләде һәм драматург белән бәйле хатирәләрен яңартып үтте: "Рәдифнең үткән юлы безнең юл белән үрелеп бергә барды. Һәрберебезнең уңышларына сөенеп, килеп чыкмаган эшләргә көенеп яшәдек без. Бер-беребезгә терәк булып, бергә театр сәнгатенә килдек. Җитәкләшеп бергәләп әдәбиятка да килеп кердек. Рәдиф Сәгъдиебез нинди генә өлкәгә алынса да, һәрвакыт эшен халыкка җиткерерлек итеп матур башкарды. Мәркәзебезнең шушындый матур биналарында Рәдифебезнең 60 яшьлек юбилее үтәр диеп уйладык микән? Адәм баласының тантаналы бәйрәме матур залларда милләт халкы белән бергә үтә икән, яшәүнең, чынлап та, нәтиҗәсе бар дигән сүз".
 
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, - дип, Әсхәт Хисмәт Рәдиф Сәгъдигә Камал театры исеменнән истәлекле бүләк тапшырды һәм “Сизәм гомерем үткәнен” җырын бүләк итте, дип хәбәр итә "Татар-информ".
 
“Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон исә, “Рәдиф Сәгъди белән разведкага барып була һәм кайтып та була”, – дип, драматургның яхшы сыйфатларын санап үтте. Аннан соң юбилярга драматик, әдәби, публицистик әсәрләр язганда мөселман дөньясын рухи яктыртуда һәм укучыларны тәрбияләүдә зур өлеш керткән өчен Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Шәех Равил Гайнетдиннән килгән «Аль-Фахр» орденын тапшырдылар.
 
Татарстан Респубикасының танылган артисты Рәмзия Закирҗанова, юбилярны тәбрикләп: "Рәдифне курсташ буларак та котлыйсым килә. Без аның белән 16 яшьтә театр училищесына укырга кергәннән бирле таныш. Шунда укыганда ук ул инде яза башлаган иде. Хәтта училищеда укыганда ук шигырь язды. Шулвакытта ук синең драматург, язучы каләмең күренеп тора иде", - диде.
 
Татар дәүләт яшь тамашачы театры режиссеры Ренат Әюпов театр коллективы исеменнән юбилярга сертификат тапшырды. "Ни өчен әлеге драматургның юбилее бездә уза?” - дигән сораулар тугандыр. Минемчә, Рәдиф ул безнең театр драматургы. Чөнки Рәдифнең безнең театрда 5 тән артык пьесасы сәхнәләштерелде. Яшьләр, менә карагыз, акыллы, гади драматург сезнең каршыгызда тора. Күреп калыгыз! Аның “Гашыйклар утравы” спектаклен бөтен Рәсәй дә күрде дип әйтергә була. Чөнки ул халыкны, яшьләрне патриотик тәрбияләү программасы кысаларында куелды. Россиянең шактый клуб, театрларында куелып, Рәдифне кем икәнен белделәр. Безнең театрның нинди театр икәнен белеп, зур шатлык китерде.
 
Рәдиф Сәгъдинең юбилей тантанасы “Гашыйклар утравы” спектакле белән тәмамланды.
 
Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев — күренекле татар язучысы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» медале лауреаты. Ф. Хөсни, Д. Сираҗиев (2012) премияләре лауреаты. 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

"Аль-Фахр" ордены - Россия Федерациясе Мөфтиләр шурасының иң югары бүләге, ул 2003 елда булдырылды. "Аль-Фахр" орденын йөрткән татар кешеләре - Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыяте рәисе Илшат Фәрдиев, "Татнефть"нең элекке генераль директоры Шәфәгать Тахаутдинов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов. 

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА
Татарстан Язучылар берлеге
№ --- | 22.10.2017
Татарстан Язучылар берлеге печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»