|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2017 Сәясәт
Зилә Вәлиева “Дуслык” ордены белән бүләкләнде“Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева республиканың “Дуслык” орденына лаек булды. Тиешле указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 14 октябрьдә имзаланган. Документтан күренгәнчә, Зилә Вәлиева әлеге бүләккә республика тарихи-мәдәни һәм рухи мирасын саклауга, үстерүгә, популярлаштыруга саллы өлеш керткәне һәм озак еллар башкарган тырыш хезмәте өчен лаек булган.
"Татар-информ" искәртеп үтүенчә, Зилә Вәлиева “Казан Кремле” музей-тыюлыгын 2012 елның маеннан җитәкли. Совет чорында ул журналист булып эшләде. Татарстан Югары Советы рәисенең беренче урынбасары һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры, Татарстан вице-премьеры, вице-премьер – республика мәдәният министры һәм кабат вице-премьер булды.
--- |
Иң күп укылган
|