поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.10.2017 Хатлар

Өлкәннәр көне хәтерне калдырды

Өлкәннәр көне, үзенә күрә көз бәйрәме кебек, кешенең гомер көзе – үстергән балаларының игелеген күрү, хезмәтенең җимешләрен татуга тиң. Бәйрәм уңаеннан һәр коллектив үз ветераннарын барлап кунак итә.

Мәдәният йортлары өлкәннәр өчен күңел ачу чаралары оештыра. Ветераннар советы, шәһәр башкарма комитеты социаль яклау бүлекләре концертлар, чәй табыннары, мунчага бушлай керү, чәчтарашханәгә бару мөмкинлекләре булдыра.
 
Химиклар мәдәният йортында «Юность» клубы үзешчәннәре дә бик матур концерт программасы әзерләгән иде. Концерттан соң һәркем тәм-томнар белән сыйланды. Икенче көнне бәйрәм Татар дәүләт филармониясендә пенсионерларның «Балкыш» фес­тивале лауреатлары концерты белән дәвам итте.
 
Тик менә безнең өчен 1 октябрь көнне Декабристлар урамы, 100нче йорт ашханәсендә оештырылган бәйрәмнән соң хәтер калды. Үзебезне кимсетү дип кабул иттек без бу чараны. Ашханәгә 100 кеше чакырылган булса да, аның 53е генә килгән иде. Безгә ашханәгә кергән башка кешеләр, бала-чагалар белән бергә утырыр­га туры килде. Пенсионерлар өчен бер вакыт билгеләп, аларны аерым җыярга булмый идеме икән? Иртәдән үк әзерләп куйган ризыклары суынып беткән. Бәйрәмгә дип әзерләнеп, матур киенеп килгән өлкәннәребез өс киемнәреннән утырырга мәҗбүр булды. Салыр идең – гардероб юк. Ризыкка сүз тидерергә ярамаса да, әйтми түзә алмыйм: суда гына пешерелгән борщ, ите дә, каймагы да юк, салкын майсыз макарон, тавык итеннән резина кебек бер котлет, чи кәбестә салаты, каты камыр ризыклары һәм чәй. Бу – 100 сумлык меню, имеш. Моның урынына кайнар чәй белән йомшак бер тәм-том бирсәләр, күпкә отышлырак булыр иде, мөгаен.
 
Ә иң мөһиме: игътибар, уңай мөнәсәбәт, җылы караш җитмәде безгә. Салкын ашны кабуга, тамакка тыгылган төердән күңел әрнеде. Үземне бик кимсетелгән итеп хис иттем. Калганнар да ризыкка кагылмады. Өлкәннәр көнендә мондый тамашаны күрү оят иде. Югыйсә анда 40-50 ел гомерен төрле өлкәгә багышлаган табиблар, укытучылар, башка хөрмәтле һөнәр ияләре җыелган бит. Әнә «Ярдәм» мәчете урамдагы бомжларга да термос белән җылы ризык әзерләп бирә.
 
Бу чараның кушылганга кирәк өчен генә оештырылганлыгы күренеп тора иде.
 
Гаеплеләрне эзләргә җыенмыйм. Шулай да бу бәйрәмне оештыручылар, ашханә хезмәткәрләре үзләренең дә олыгаясыларын онытмасын иде.
 
Гөлсинә Хисамова, Казан.

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.10.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»