|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2017 Хәвеф-хәтәр
Төнлә бер кат күлмәктән чыгып киткән: Татарстанда 92 яшьлек әбине эзлиләрБуа районында 92 яшьлек Рафика Фәтхуллинаны эзлиләр. Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче әби 5 октябрь төнендә өеннән чыгып китә. Шуннан бирле аннан бер хәбәр дә юк. Кызы аның юклыгын иртәнге сәгать 5тә күреп ала.
“Кая булырга мөмкинлеген белмибез. Сорашмаган кеше калмады, туганнарыбыз да ут йотып тора. Әби соңгы арада күргән кешеләренә: “Мине Ульянга алып барыгыз әле”, – дип әйткәләгән. Анда ерак туганнарыбыз яши. Тик әби генә барып җитмәгән", – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә оныгы Айсылу Миннебаева.
Рафика әби өйдән бер кат күлмәкчән чыгып китә. Шәмәхә төсле велюр күлмәк. Аның өстеннән бордо төсендәге җиңсез арка җылысы кигән булырга мөмкин. Оныгы сүзләренчә, бервакытта да яулыксыз йөрмәгән. Бу көнне дә башына ак яулык япкан булырга тиеш. Кулында бер тиен акчасы юк.
Әбине эзләүгә коткаручылар да җәлеп ителгән. ЗПСО № 1 хезмәткәрләре авылга якын 25 квадрат чакрым территорияне карап әйләнгән. Әмма эзләүләр нәтиҗә бирмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|