поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
11.10.2017 Медицина

Татарстан табиблары пациентка 5 сәгать буе кабыргадан борын ясаган

Соңгы арада медицина өлкәсендәге гадәти булмаган операцияләр турында еш сөйләнелә. Үзебезнең медицина хезмәткәрләренең эшләренә сокланырлык. Күптән түгел табиблар «Камаз» машинасы астына эләгеп, тән җәрәхәтләре алган ун яшьлек кызның чәрдәкләнгән кулын кисәкләп җыйганнар иде.

Бу хакта «Шәһри Казан» газетасының узган саннарында тулырак язган идек. Җиде операциядән соң кызның хәле яхшыра, куллары да әзрәк хәрәкәтләнә башлаган ди.
 
Шушы көннәрдә Татарстанда тагын бер үзенчәлекле операция ясаганнар, беренче тапкыр ашказанын лапароскопия юлы белән алганнар. Гади тел белән әйткәндә, операция корсак аркылы, зур кисемнәрсез генә башкарылган.
 
Республика клиник онкология диспансерында хирург-онколог Әмир Вәлиев әйтүенчә, 51 яшьлек ир-атның ашказанында шеш абайланган. Яңа алым кулланып ясалган операция авыруга тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә. Өзлегүләр дә сирәк күзәтелә. Инде өченче көнгә үк авыру аякка баса ала. Бер атнадан аны өенә дә чыгарырга мөмкиннәр. Мондый төр операцияләр Россиядә дүрт ел элек ясала башлаган. Операциянең тагын бер үзенчәлеге – ашказаны алынганнан соң, диета тотарга туры киләчәк.
 
Пациент Фәһим Әмирханов үзе исә, шеш турында диспансеризация вакытында ачыкладылар, ди. «Баштарак минем ашказанында җәрәхәт бар иде. Яз-көз айларында гел дарулар эчә идем дә, авырту басылып тора. Күрәсең, шул җәрәхәт шешкә әйләнгәндер», – ди Фәһим абый.
 
Әгәр барысы да уңышлы узса, авыру кабат үзен сиздермәсә, мондый диагноз белән пациентлар шактый озын гомер кичерә ала, ашказанын нечкә эчәклек алыштырачак, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Сүз уңаеннан, Татарстанда онкология авырулары арасында ашказаны яман шеше алтынчы урында тора. Былтыр гына да республикада 967 ашказаны рагы очрагы теркәлгән.
 
Казанның 7нче хастаханәсендә дә хирурглар Әлмәттән Шәфкать Джураевка гадәти булмаган операция башкарган. Алар аның кабыр­гасы кимерчәгеннән борын ясаган. Моннан 15 ел элек Шәфкать ага борынын сындырган булган. Башта аны Үзбәкстан табиблары дәвалаган, әмма кәкре борынны турайт­канда, кимерчәкне алыр­га туры килгән. Нәтиҗәдә, пациен­тка сулыш алуы авырлашкан. Биш сәгатьлек операция нәтиҗәсез узмаган. Хәзер пациент үзен яхшы хис итә, алтын куллы Казан хирургларына рәхмәтен җиткерә

---
Шәһри Казан
№ --- | 10.10.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»