поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
20.01.2010 Җәмгыять

БЕРГӘ БАЛА ТАБУ?!

Күптән түгел бер танышым ире белән бала тапты. Әйе, нәкъ шулай, сабыйны бергә тудырдылар. Тулгак вакытында да, нарасый дөньяга аваз салганда да ире янәшәсендә иде. Тик ни хикмәт, ярты ел уздымы икән, танышымны ире ташлап китте бит. Имеш, гел матур, чибәр, пөхтә тоелган хатынын бала тапканда арыган, хәлсез кыяфәттә күргәч, күңеле кайткан. «Мин аны яратмавымны аңладым. Хатыныма карата хисләрем суынды», – ди. Ә менә «Татар радиосы»нда алып баручы Булат Бәйрәмов хатыны – җырчы Ләйсән Гыймаева белән бергәләп бала тапканнан соң, киресенчә, хатын-кызларга карата хөрмәтем артты, диде.

– Булат, ни өчен сез бергә бала табарга булдыгыз? Әллә Ләйсән үзе тәкъдим иттеме?

 

– Дөресен әйткәндә, бу ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Бәби туарга бер ай кала без бала табу йортына консультациягә бардык. Ә андагы табиблар: «Бергә табарга теләмисезме?» – дип, үзләре тәкъдим иттеләр. Бераз уйлашкач, риза булдык.

 

– Моңа ничек әзерләндегез? Махсус консультация узгансыздыр, әйеме?

 

– Әлбәттә! Консультация берничә көн булды. Анда нәрсә эшләргә, нәрсә эшләмәскә, үзеңне ничек тотарга, барысын да сөйләп, аңлатып, күрсәтеп бирәләр. Безнең кебек парлар шактый иде. Бу адымга бергәләшеп икенче тапкыр баручылар да очрады. Мин әле интернеттан да әлеге темага шактый өстәмә материаллар, башка кеше фикерләрен укыдым.

 

– Ләйсәнгә бала тапканда ничек тә булса ярдәм итә алдым дип уйлыйсыңмы?

 

– Күп кешедә бергә бала табу турында ялгыш фикер яшәп килә. Ир-атның иң төп ярдәме тулгак вакытында кирәк. Ул процесс 5-6 сәгать барырга мөмкин. Ул вакытта хатынга дөрес сулыш алырга, махсус күнегүләр ясарга һәм мораль яктан ярдәм итәсең. Бу яктан Ләйсәнгә минем ярдәм тиде дип саныйм.

 

– Ә бала туганда нишләдең?

 

– Бала тудыру бүлмәсенә мин кереп тә тормадым, беренчедән, анда тәҗрибәле табиблар эшли, ә мин медицинада градусник куюдан башканы белмим (көлә), икенчедән, ул процесс озак бармый, өченчедән, кирәк булса, мин ишек артында гына бит. Бала тугач, акушерлар мине чакырып, сабыйны кулыма тапшырдылар.

 

– Йә, әти кеше, нинди хисләр кичердең инде?

 

– Яңа туган сабыйны кулга алган чактагы хисләрне сүз белән генә әйтеп биреп булмый, моны тоярга кирәк! Һәр ата-анага үз сабые һәрвакытта да дөньяда иң матуры булып кала! Кайсыбызга күбрәк охшаганын карадым.

 

– Минем теге танышымны ташлап киткән ир кебек, Ләйсәнгә карашың үзгәрмәдеме соң?

 

– Мин бала тудыру бүлмәсенә кермәгәч, барысын да күрмәдем бит инде. Хатын-кызның икенче кешегә гомер бирер өчен нинди газаплар аша узганын аңлыйсың, бу очракта хөрмәт хисеннән башка нәрсә булырга да мөмкин түгел. Мондый адымга баруыма һич кенә дә үкенмим. Бергә бала табу һәркемнең шәхси эше. Бу ысулны Европада инде күптән кулланалар. Безнең илдә ул әле алай ук киң таралыш тапмаган. Моны һич тә мода артыннан иярү дип кабул итәргә кирәкми. Бу табигый процесс һәм көтелгән сабыең якты дөньяга килгәндә бергә булудан да зуррак бәхет юктыр!

 

***

 

«Бергә бала табу иреңне сынау, чын йөзен ачу өчен менә дигән җай. Бу ысул бары бер-береңә нык ышанганда гына файдалы. Ир кеше күзәтүче түгел, чыннан да ярдәм итүче булырга тиеш», – ди психолог Дарья Павлова. Тик менә берничә кат уйлаганнан соң, ирегез чыннан да бу процесска әзер булса гына бергәләп бала табарга мөмкин. Иң авыр чакта куркудан агарынып егылган ир тулгактан газапланган хатынының хәлен әллә ни җиңеләйтә алмас шул...


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ 4 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»