|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2017 Авыл
Өлкәбезнең һәр районы мактауга лаекУсть-Кинель бистәсендә унтугыз ел рәттән үткәрелеп килгән Идел буе агросәнәгать күргәзмәсен өлкә халкы зур бәйрәм кебек көтеп ала. Хәер, ул күптән регион масштабыннан чыгып, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә абруй казанды инде. Хәзер бу мәйданчыкта агросәнәгать белгечләре һәм азык-төлек җитештерүчеләр очраша, заман таләпләренә туры китереп эшләнгән яңа техника һәм азык-төлек җитештерү технологияләре, эш тәҗрибәсе күрсәтелә. Быел Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе Россиянең 20дән артык регионыннан икейөзләп агробизнес хезмәткәрләрен, 500дән артык фермер ху¬җа¬лыклары, авыл хуҗалыгы техникасы, төрле җиһазлар, үсем¬лекләрне саклау өчен химик матдәләр һәм ашлама җитештерүче оешмалар вә¬килләрен җыйды.
Чараның беренче көне эшлекле форматта оештырылган иде. Авыл хуҗалыгы белгечләре, галим-аграрийлар, агробизнес, профильле уку йортлары вәкилләре конфе¬ренцияләрдә, мастер-класс¬ларда катнаштылар, “Агро¬сәнәгать комплексын кадр¬лар белән тәэмин итүнең төп юнә¬леше” темасына түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.
Күргәзмәгә Иран, Чехия Рес¬публикалары, Франция аграр делегатлары да чакырылган иде. Соңгылары өлкәбезнең әйдәп баручы оешмалары белән хезмәттәшлек итү турында сөй¬ләшүләр алып барды. Алар самаралы¬ларны үз илләрендә авыл хуҗалыгында кулланыла торган яңа техно¬логияләр белән дә таныштырдылар.
Мөхтәрәм кунакларны, га¬дәт¬тәгечә, “авыл урамы” буйлап уздырдылар. Өлкә¬безнең барлык районнары биредә үз йортларын булдырып, халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен яктырткан. Бер-берсе алдында мул уңыш, уңган халкы белән мактанырга теләгәндәй, һәркайсы җирле кәсепчелек һәм кул эшләре, ит-сөт продукциясе, җирле авыл хуҗалыгы алдынгылары җитештергән ри¬зыклар күргәзмәсе оештырганнар.
Камышлы районы йортында җирле крестьян хуҗа¬лыкларының эшчәнлеген яктырткан зур стендлар куелган, ә өстәлләрдә - төрле төстәге гарәбәне хәтерләткән юкә, карабодай, чәчәк балы, уңган хуҗабикәләр пешергән балан, алма бәлешләре.
Алар¬ның үт күршеләре – Кләү¬ле районы вәкилләре чатырына килеп керүгә “Тылсымлы баз” дип аталган күргәзмә күзгә ташлана. Тозланган, маринадлаган, киптергән яшел¬чәләрнең, җиләк-җимеш кай¬нат-маларының төрлелеген кү¬реп, кләүлелеләрнең кышка нык¬лап әзерләнгәнлегенә шик кал¬мый.
Шенталы районы вә¬килләре дә кунакларны сый-хөрмәт белән каршы алып, кош телләре, бавырсак белән сыйладылар, яңа уңыштан пешергән кабарып торган күмәчтән дә авыз иттерделәр.
Милли йортлар, төрле күр¬гәзмәләрне карап чыгуга халык авыл хуҗалыгы ярминкәсенә ашыкты. Быел да өлкәбезнең, шулай ук Мордовия, Чувашия, Башкортос¬тан, Татарстан Республика¬лары, Ульян һәм Оренбург өлкәләренең азык-төлек җи¬тештерүче оешмалары, шәх¬си хуҗалыклар үзләренең про¬дукцияләрен сатырга алып кил¬гәннәр иде. Шулай да халык күб¬рәк җирле фермер, шәхси хуҗалыклар җитештергән продукцияне сатып алды.
- Менә өч ел инде бу ярминкәгә махсус бал алыр өчен киләм. Биредә бәяләр дә арзанрак, сайлап алу мөмкинлеге дә зур. Дөрес, бар нәрсә дә арзан дип әйтмәс идем. Мәсәлән, Самара базарында йомырканың дистәсен 35-38 сумнан сатып алып булса, биредә 60 сум тора. Шулай да, натураль экологик чиста ризык өчен акча җәл түгел. Пенсиям әллә ни зур булмаса да, көндәлек тормышта ит, сөт кебек ризыкларны шәхси хуҗалыклардан сатып алырга тырышам (атнасына ике тапкыр аларны Кызыл Яр районыннан бер фермер йортыбызга китереп сата). Алар продукциянең сыйфаты өчен көрәшә. Ә менә зур күләмдә җитештерүче оешмалар ризыклар озаграк саклансын дип, төрле химик матдәләр кушулары турында телевизордан да күрсәтеп торалар бит, - дип сөйләде Самарада яшәүче милләттәшебез Дания ханым Вафина.
Камышлы районының Дәү¬ләткол авылыннан килгән крес¬ть¬ян-фермер хуҗалыгы җи¬тәкчесе Фәрит Гыйлаҗевны күб¬рәк техника күргәзмәсе кызыксындырган.
- Хуҗалыгыбызга погрузчик сатып алырга телибез. Танышларым бирегә килеп карарга киңәш итте. Чынлап та, монда сайлап алу мөмкинлегенә ис китәрлек! Россиянең 15 регионыннан 60 машина төзү оешмалары катнашты, Самара өлкәсеннән “Евротехника”, “Сельмаш”, “Пегас-Агро”, “Челно-Вершины машина төзү заводы”, “Волгаагромаш”, “Регион” оешмалары техникаларын тәкъдим иткән. Чәчү, ашлык җыю техникасы, үзйөрешле һәм тагылмалы сиптерткечләр – нәрсә генә юк! Ике оешманың погрузчигы ошады, гаилә белән киңәшербез дә берсен сайлап алырбыз, дип уйлыйм.
Кызганыч, мондый чаралар турында район җитәк¬челегеннән түгел, та¬ныш-белешләрдән ишетеп бе¬лә¬без. Бер карасаң, җи¬тәк¬челәр безгә, кече фермер хуҗа¬лыкларына бу турыда бел¬дерергә тиеш иде бит. Без дә үзебезнең продукцияне алып килгән булыр идек. Бу районга дәрәҗә генә өсти, минемчә. Безгә, фермерларга, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен дә менә дигән мәйданчык, - дип сөйләде ул.
Күргәзмәдә сөт һәм ит җи¬тештерү оешмалары мөгезле эре төрлек, сарыкчылык, ат үрчетүче хуҗалыклар да катнашты. Большая Глушица районыннан “Эльмир” оешмасы - эдельбай, ә Кошкидан “Дружба” токымлы терлек үрчетү заводы куйбышев нәселле сарыкларны күрсәтү өчен алып килгән иделәр.
Красный Яр районының “Самарский” агрокомплексы - чиста токымлы гарәп, ә “Ермак ат заводы” ганновер нәселле айгырларны тәкъдим иттеләр.
XIX Идел буе агросәнәгать күргәзмәсенең ябылу тантанасында өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары - өлкә авыл ху¬җалыгы һәм азык-төлек министры Алексей Попов чарада катнашкан 27 муниципаль районга да Гран-При бүләген, күргәзмәдә катнашучыларга барлыгы 221 алтын медаль тапшырды. Иртә яздан көзгә кадәр тир түгеп җирдә эшләүче, зур җәфа чигеп мал үстерүче гади халык бу югары бүләкләргә чын-чынлап лаек.
Язманы Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
--- |
Иң күп укылган
|