поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.10.2017 Мәдәният

Эльвира Сафина: “Якташларыма чиксез рәхмәтлемен”

Габдулла Тукай исемендәге филармония залында шагыйрә, галимә, популяр җырлар авторы Эльвира Сафинаның иҗат кичәсе булып узды. Әлеге кичә гади генә дә түгел: Эльвира Сафина үз иҗатын яратучыларга тәүге китабын тәкъдим итте.

“Күңелдәге хатлар” исемле әлеге китапның редакторы – Галимҗан Гыйльманов.  Җырлары аша исеме шактый ук танылган булса да, бу әле Эльвира Сафинаның беренче китабы икән. 

Китапның сүз башында шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ленар Шәех болай дигән: “Шагыйрә Эльвира Сафина шигырьләре белән танышканда күз алдымда инде җитлеккән, тәҗрибә туплаган, шактый гына тормыш юлы узган каләм иясенең иҗаты ачылды.

Казан дәүләт университетының филология факультетын, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасын тәмамлаган, кандидатлык диссертациясе яклаган, егерме ел дәвамында матбугат битләрендә берсеннән-берсе камил, якты әсәрләрен бастыра килеп, үз укучысын тапкан, шактый шигырьләре көйгә салынып, татар эстрадасын мәгънәле җырлар белән баеткан, бүгенгесе көндә әдәби иҗат өлкәсендә дә, фән юнәлешендә дә җиң сызганып эшләгән бу күпкырлы талант иясеннән без күпне көтәргә хаклы. Әйе, Эльвира турында сүз әйткәндә, аны яшь шагыйрә дип атау гына җитми, гәрчә беренче китабы – “Күңелдәге хатлар” дигән тәүге җыентыгы яңа гына табадан төшеп, талымлы укучы хозурына ирешсә дә. Шагыйрә, еллар дәвамында шигырь утында янып, сөеп-сөелеп, сагышланып, сагынып, ниһаять, әсәрләрен бер матур гына мәҗмуга итеп туплаган. Шигырьне язу ул – бер батырлык, аны матбугатта чыгару – тагын бер батырлык, ә китап итеп бастыру – икеләтә батырлык, чөнки җаваплылык та, таләпчәнлек тә башка. Китап – гасырларга кала торган хәзинә бит ул”.

Иҗат кичәсе авторның шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Җыентыкка кергән шигырьләрне автор үзе һәм Г.Камал исемендәге академия театры артистлары Илнур Закиров белән Зөлфия Шәмсуарова укыды, Эльвира Сафина сүзләренә язылган җырларны берсеннән-берсе популяр артистлар башкарды.  Күпләрнең яраткан җырына әверелгән  “Балаларым” (Гүзәл Уразова), “Уфтанмыйк үткәннәргә” (Илдар Хәкимов), “Бер күрүдә сиңа гашыйк булдым” (Артур белән Марат), “Әти-әни кадере” (ИлГәрәй), «Без бит авыл кызлары” (Лилия Муллагалиева), “Җырларымда – син генә” (Рафиль Җәләлиев – Эльмира Гыйльфанова) һ.б. хитлардан тыш, Гүзәлия, ИлСаф,  Алсу Әбелханова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар башкаруындагы өр-яңа җырлар да яңгырады.
 
 
  “Якташларыма бик зур рәхмәт. Миңа һәрвакыт  ярдәм кулы сузып, канатландырып торалар. Бу кичәне үткәргәндә дә аларның ярдәме бик зур булды”, - ди Эльвира, чүпрәлеләргә рәхмәтләрен җиткереп. Иҗат кичәсенә шагыйрәләрен зурлап туган якларыннан зур делегация килү, хакимият башлыгы Александр Валерьевич Шадриков исеменнән рәхмәт хаты тапшыру да шуны раслады бит. Иҗат кичәсендә чыгыш ясаган Алсу Әбелханова, ИлСаф та якташлары белән горурлануларын әйттеләр. 
 
 
“Җанга якын дусларга” дип аталган кичәдә яңгыраган җырлар бик сайланып тупланган дигән тәэсир калды. Чынлап та, җанга якын дуслар бик киң төшенчә икән бит. Җанга якын кеше – ул безне гомер буе яратып, кадерләп яшәүче әти-әниебез дә, җанга якын кеше ул  – сөйгән ярыбыз, үзебез сайлаган иң тугры юлдашыбыз – тормыш иптәшебез дә, җанга якын кеше – ул үзебез гомер биргән кадерле балаларыбыз да, ул – тормыш сукмакларын үткәндә ныклы терәк булган якын дусларыбыз да. 
 
Эльвираны тәүге китабы һәм тамашачыларга иҗатының яңа якларын ачкан затлы, зәвыклы кичәсе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»