поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
06.10.2017 Мәдәният

Арслан Сибгатуллин: «Россия Президенты буласым килә!»

"Арслан Сибгатуллин шундый кечкенә, ул хәтта күренми дә. Әмма аның сәләтен берәү дә күрми кала аламый", – диде Беренче каналда «Лучше всех» программасын алып баручы Максим Галкин елның иң танылган баласын тәкъдим иткәндә. Аның катнашындагы роликлар Интернетта йөзләрчә мең тапкыр каралган.

Арслан Шекспирның танылган пьесасыннан Ромео монологын башкарды. Нәни артистның әнисе Гүзәл Сибгатуллина (Минакова) хәбәр иткәнчә, хәзер программа сайтында 8 октябрьгә кадәр Арслан өчен тавыш биреп була.
 
 
Исегезгә төшерәбез, 1 июньдә Арслан федераль каналдагы Андрей Малаховның «Детство жжет» программасында чыгыш ясый. Тапшыру Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан төшерелә. Нәни татар малае башкаруындагы «Священная война» җыры Интернетны яулап ала, бу роликны тапшыру башында тәкъдим итәләр. Арслан эфирда Гамлет монологын башкара.
 
"Татар-информ" хәбәрчесенә бүген биргән әңгәмәсендә Гүзәл бу тапшыру чыкканнан соң улын “Синяя птица” бөтенроссия телевизион бәйгесенә чакырулары турында сөйләде. Әмма “Лучше всех” тапшыруы алданрак элемтәгә чыкты, ә ике проектта берьюлы катнашырга ярамый. Шунлыктан "Беренче канал" һәм Максим Галкинны сайладык. "Без үзебез гариза бирмәдек, алар үзләре Интернеттагы чыгышны күреп чакырды. Алар безнең репертуарны һәм Арсланның Шекспирны ничек оста укуын белә иде, шунлыктан Ромео монологын ятларга тәкъдим иттеләр", – дип сөйләде ул.
 
 
Программа эфирга алдагы ялларда чыкты. «Чынлап әйткәндә, бик дулкынландык, чөнки язылырга бер атна гына калып барды, ә Ромео монологы зур һәм гади түгел, Арслан берничә көндә аны ятлады һәм бик яхшы чыгыш ясады», – диде малайның әнисе.
 
«Программада алып баручы җанлы әңгәмә кора. Язылу бер сәгатькә якын булды, ә тапшыруга шуның бары тик ун минуты гына кергән иде. Шуңа күрә күп әйбер кадр артында калды. Мәсәлән, Арслан Путин булам дигәч, Галкин шаярып, “Владимир Владимирович Путин сайлау белән интегә: Медведев яки Собянин? Сибгатуллин!», - дип уртаклашты Гүзәл.
 
Яшь артистның әнисе сәфәрнең кызыклы булуын әйтте. «Без бик талантлы балалар белән таныштык. "Беренче канал"га шундый маҗаралы сәяхәт өчен рәхмәт! Бу соңгысы булмас дип уйлыйм», – диде агентлык әңгәмәдәше.

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»