поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.01.2010 «Яшьти» әдәби сәхифә

ЯШЬТИ РИШАТ ГАЗИЗ

Балтач районы, Кариле авылы егете. Белеме буенча инженер һәм бүген шул юнәлеш буенча эшли. Шул ук вакытта икенче югары белем ала. «Шәрык» клубында яшь лидерларның берсе. Татар, башкорт, казах һәм төрки халкыларның мәдәнияте, тарихы белән кызыксына.

Интернетта «Газиз бабам оныгы» нигын йөртә. «Яшьләр радиосы» һәм татарча тулбар (http://yeshlerbar.ourtoolbar.com/) проектлары авторларының берсе.

Җитди шигырьләре белән беррәттән пародия һәм эпиграммалар да яза.

 

 

 

 

 

 

Сирень исе

 

Чик узылды:

Серләр инде күптән читкә чыкты.

Сүзләр чыкмый йөткертә.

Аяз күктә кояш йокымсырый.

Сирень исе

Башны тәмам исертә.

 

Әмма ләкин

Иртә җәйнең исе аңкый

Әле ачылмаган сабый бөредән.

Сирень исе...

Юк-ла, керсез бөре исе

Хиссез көлә сыман минем күңелдән.

 

Җан авазы

 

Җибәрегез! Ардым! Теләмим мин

Бер үк Җирне мең кат иңләргә...

Канат та бар, очып кына булмый

Герләр асып куйгач иңнәргә.

 

Коткарыгыз! Мин адаштым ахры.

Бүген түгел... Инде күптәннән..

Ваклыклары онытылып беткән –

Вакыт узган, хәтер мүкләнгән...

 

Җибәрегез мине! Зинхар өчен

Кичерегез, сорыйм үтенеп!

Мин тулаем сезнең кулыгызда

Көтәм бары тик бер бәхиллек.

 

Китмә

 

Китмә мәхәббәтем! Бул янәшә!

Синнән башка берни юк сыман.

Уйлыйсым да килми, сулыйсым да...

Төшемдә дә сине юксынам!

 

Китмә мәхәббәтем! Китмә берүк!       

Сагынуым мине үтерә.                        

Әллә ярты җаным синдә калган?          

Ә яртысы...  

 ...Кушылырга теләп, мине киптерә.

 

Әй, Ватикан!

 

Әй син, Габдулла!

Мөселман булсаң, уйлама юкны!

Ят, йокла!

                                        С.Рәмиев

 

Әй, Ватикан! Синдә күпме серләр

Яшерелде безнең күзләрдән.

Гадиләргә күрсәттең син бары

Юылганын канлы эзләрдән.

 

Әй, Ватикан! Күпме кардиналлар

Саклап тотты Тәурат азанын

Ачылмастыр әле бик күп еллар

Бу китапны кемнәр язганы

 

Әй, Ватикан! Синен атакайлар

Төрле иде төрле заманда...

Майлы төсләр белән изге булды

Күпме папа: яхшы-яман да.

 

Әй, Ватикан! Синдә башка дөнья.

Тамырдан ук үзгә идек без.

Синең кагыйдәләр басты безне,

Хәзер безнең эз дә – синең эз

 

Әй, Ватикан! Кәефеңә карап

Тарих киләчәген борасың.

Әйт, Габдулла! Нигә сәҗдә кылып

Ватиканга башың орасың?

 

Түзик

 

Яңа мәдәният, заманча гадәтләр,

Яңа ысул, яңа фикерләр

Чит җирләрдән безнең янга килеп

Әллә ниләр вәгъдә итерләр.

 

Ә без башны иеп ышанырбыз

Буш сүзенә яңа кавемнең.

Өй түренә кертеп урнаштырып

Күрсәтербез татар кадерен.

 

Утырмасын берүк катыга дип

Түшәрбез без йомшак мендәрне

Ә үзебез идән салкынында

Түзеп уздырырбыз төннәрне.

 

Ә беркөнне теге кавем торса

Мендәр катылыгыннан туеп

Әйдә, гафу сорыйк, нишлик соң без.

Түзик, гаебебезне тоеп.

 

Кирмәндә

 

Мөмкинлекләр күптән бирелде, тик

Без әле дә агач кирмәндә.

Тирә-якка күз салырга куркып

Яшерәбез башны тирәнгә.

 

Капкабызның черек такталары

Бер тибүгә төшә ишелеп.

Ярыкларга тулган ком-тузанда

Чүп үләне чыга тишелеп.

 

Мөмкинлекләр кулда булсалар да

Көтәбез без уңай мизгелләр.

Әгәр бүген шулай түзем булсак

Ясамаслармы икән изгеләр?

 

Дивар аша башны калкытырга

Курыкмасак иде, җәмәгать!

Безнең түземлелек үрнәгеннән

Алар булсалар да канәгать,

Бәлки бераз һава суларгадыр?

Бәлки качкан җирдән чыгаргадыр?

 

Әфәнделәр

 

Кулларына байрак тотып

Басып тора әфәнделәр.

Йотым сыра тәэсирендә

Тавышлар көр, аһәңлеләр.

 

Телләреңдә бик зур сүзләр:

Фикерләрен бүлешәләр

Ара-тирә нидер табып

Дөнья ярып көлешәләр...

 

Имән ишекләрне бикләп

Утырыша әфәнделәр.

Көчәйткечәр тәэсирендә

Тавышлар көр, аһәңлеләр!

 

Телләреңдә бик зур эшләр:

Танышларын белешәләр

Ара-тирә нидер табып

Ниләрнедер бүлешәләр.

 

Палачлар гимны

 

– Без канга сусадык! Вәхши җиңү кирәк!

Сындыр тешен, җимер күзен дә...

Ярсып кычкыр! Өркет! Чәчен йолкы!

Булмасын ул дөнья йөзендә!

 

Йөрәккә кан җитми! Кеше җаны

Телибез без, үтер, алга бар!

Инде җиңү дә бар, тик нигәдер

Үзгәрмәде катгый тәкърарлар.

 

Җиңгән саен адәм калдыкларын

Мәҗлес гүләвенә көйләндек...

Тере курку тәмен сизеп алгач

Шунсыз яшәмәскә өйрәндек.

 

Дусларда да яңа дошман күрдек,

Тотып суяр кеше калмагач!

– Я, бугазла! Тизрәк, кан бир безгә!

Күрмисеңме, безнең тамак ач?!

 

Баттык канга! Баттык! Батырдыгыз!

Ә үзегез өстә, җанварлар.

Бүген күкрәк кагып йөрсәгез дә,

Көне килгәч бары таптарлар!

 

Кояш юлыннан

 

Шәфәкъ уты. Эңгер-меңгер. Кояш бата.

Нигә аны һәрчак шул тарафка тарта?

Көнчыгышта туган иде иртән, кичен көнбатышта җиргә ята.

 

Тау артыннан әллә кояш аваз сала

Күпләр таптаган юл – хәзер безнең яра.

Көнчыгыштан чыккан халкым бүген Көнбатышка бата бара...

 

Әлмәт кызы

 

Әлмәт кызы! Күпме йөзләр арасында

Истә кала торган чалымнарың

Нечкә кара кашың, озын керфекләрең,

Горурлыгың – матур толымнарың.

Чибәр!

 

Әлмәт кызы! Бар сүзләрең энҗе сыман

Коеладыр иреннәрең селкенгәндә

Йөзең айдай балкый елмайганда

Түзә алмыйм шушы сихер бөркелгәндә.

Рәхәт!

 

Әлмәт кызы! Батыр йөрәкле син.

Тамырда ук көчле терәкле син!

Уйларыңда булсын бары якты фикер

Утта калсаң – туры суга сикер,

Һәм туры йөз, татарларча, АЛГА!

Балтач егете башын ия синең алда.

Рәхмәт!

 

Ә мин бары сине күзлим

 

Ә мин күптән инде бары сине күзлим,

Урам чатларыннан синең күзләреңне эзлим

Төшләремдә бары синең елмаюны күрәм

Син еласаң мин дә елыйм, көлсәң мин дә көләм.

 

Болай яшәү ярамыйдыр, беләм инде беләм...

Тик бит синсез дөньям гамьсез, ямьне синдә күрәм

Ә син, юньсез, башка белән бүген. Башны иям.

Күзләрдә яшь. Тик барысы яхшы булыр. Беләм!

 

Уян!

 

Уян, балам! Син бит татар заты!

Сындырылган милләт канаты!

Кичә тарихыңны күмүчеләр

Киләчәккә бүген таш атты!

 

Уклар очты, кызыл елга акты.

Яңгыр юды вәхшәт эзләрен.

Әле дә бит тарих битләреннән

Яшерәләр кырын эшләрен.

 

Татар җире! Күпме асыл егет

Синең җирне үбеп ант итте,

Күпләр канын коеп ятып калды

Менә чират сиңа да җитте!

 

Татар синең көтә! Атла алга!

Артта калсын телсез каберләр.

Көнбатышны күпме күзләрбез соң? 

Кайчан алар безне кадерләр?

 

Уян, балам, бу көн – синең көнең!

Милләт уты синең кулларда!

Кыйбла тарафына халкың белән

Бергә атла олы юллардан!



Матбугат.ру
№ | 19.01.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»