поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
05.10.2017 Мәдәният

Җырчы булу җиңел түгел: Хәмдүнә апа яшьләрне “крышевать” итә башлаган

Җәйге яллардан соң татар эстрадасы җырчы­лары тәүге концертка җыелды: шушы көн­нәрдә Казанда “Татарча солянка” булып узды. Тамашачы да сагынган үзләрен – “УНИКС” концертлар залында алма төшәр урын да юк иде. Җырлаучылар күп булса да, алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов сәхнәгә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны чакыргач кына зал җанланып китте.

“Картаеп бет­кәч, мине яшьләр янына эшкә алдылар бит әле. Хәзер мин кызларга түгел, егет­ләргә “түбә” булып йөрим”, – диде ул, шаяртып. Күзәтеп утырган кешегә игътибарны җәлеп итәрлек күренеш­ләр булгалады концертта. Мә­сәлән, Ришат Фазлыйәх­мә­товка ка­дәр чыгып җыр­лау­чылар бер­се дә башкарган җырла­рының авторларын атап торуны кирәк тапмады. Яшь егет үрнәк күр­сәткәч, әйт­кәләүчеләр булды. Бер уйласаң, билет алып залга кереп утыру үзе үк татар җы­рына булган мәхәббәтне күр­сәтеп тора торуын. Әмма шул ук вакытта әдәп ягын да онытмаска кирәктер, мөгаен. Кайбер тамашачыларның телефон тотып залдан чыгып ки­түе, соңыннан кире кереп, шул рәттәге кешеләрне уңай­сыз хәлдә калдырулары ошап бетмәде. Сәхнәдәге җыр­чы­лар чыгышлары зә­выклы булуы белән тамашачыларны тәрбияли дип әй­тергә яра­табыз. Моның бе­лән килешми мөмкин түгел. Бу көнне җырчылар киемгә зур игътибар биргән.
 
Айрат Иль­я­сов хәтта кайберләренә, яңа костюм-күлмәкләрегез ма­тур булган, дип төрттереп тә куйды. Тагын бер тәрбияви ягына килсәк, туганлык хис­ләрен шулкадәр хөрмәт иткән Дилә һәм Булат Нигъ­мәтуллиннар чыгышы йөрәк­кә ятты. Абыем, сеңлем, дип кенә тора алар. Тамаша­чы­ның да зәвыгы арткан диясе килә. Алар да теләсә кайсы җырчыга түгел, сайлап-сай­лап кына кул чабалар. Чәчәк­ләр белән дә нәкъ шулай. Концертның икенче өле­ше тагын да җанланып китте. Халык­ның күңеленә хуш килгән җырчылар чыга башлады чөнки. Халык Лилия Мулла­галиеваның да, Ләйсән Гый­мае­ваның да чыгышларын сагынып көткән. Рөс­тәм Закировның да моңлы җыр­лары йөрәккә үтеп керде. Концерт ахырында чыгыш ясаган Фирдүс Тямаев исә, җыр­лап бетергәч, тамашачыга: “Арыгансыздыр, миңа кул чапмассыз дип курыккан идем”, – диде. Ә халык әлеге мишәр егетен аеруча ярата. Башкалардан аермалы буларак, ул әллә ничә җыр башкарды.
 
Җырчылар, тамашачыга хәбәр җиткереп торыр өчен интернеттан да җайлы әйбер юк, ди. Азат Фазлыев фикере бу. “Вакыт гел тыгыз. Безнең өчен интернет – танылу да, акча эшләү дөньясы да. Шуннан күреп безне туйларга, бәйрәмнәргә чакыралар. Безнең турында бар яңа­лык шунда”, – диде ул.Кайткач, мин дә, интернетка кереп, җырчылар тормышын күзәтеп чыгарга булдым. Ул көнне “Татарча со­лян­ка”да катнашучылар турында мәгълүмат күп булды. Лилия Муллагалиева: “Икенче өлештә чыгыш ясасаң, шул инде. Җырчылар таралып бетә язган. Кайберләре белән генә фотога төшә алдым”,– дигән.  Мәскәү кунагы Гүзәлия дә матур сурәтләрен күп элгән. Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар үз чыгышларын яздырып ук куйган иде. Менә шулай. Җырчы булу җиңел түгел. Барысына да өлгерергә кирәк!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.10.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»