|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2010 Мәдәният
ТИНЧУРИНЛЫЛАР ПРЕМЬЕРАГА ӘЗЕРЛӘНӘМәхәббәтнең баскычын күз алдына китерегез әле: бер-берләренә гашыйк парларның танышуыннан алып вакыйгаларның әкренләп үсүе, куеруы, туй, гаилә... Күңелле картина, шулаймы? Кәрим Тинчурин театры әзерли торган яңа спектакльнең исеме дә “Мәхәббәт баскычы” дип атала. Авторы, күпләргә таныш булган ТРның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов, әлеге әсәрне реаль тормыштан алып яза. Персонажларның исемнәрен озак уйлап тормый Шамил, кем нинди роль башкара исемнәре дә шулай: Артем ролен Артем, Нуретдин ролен Нуретдин, Миләүшә ролен Миләүшә һ.б. Спектакльне театрның баш режиссеры РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куя.
Кыскача эчтәлегенә күз салыйк әле. Бер-берләрен сөйгән егет белән кыз, әти-әниләренә әйтеп торуны кирәк дип тапмыйча ЗАГСка гариза илтеп бирмәкчеләр. Ләкин, хәбәр яшен тизлегендә тирәк-якка таралу сәбәпле, әти-әниләренә дә мәгълүмат барып җитә. Нәтиҗәдә, гашыйклар һәм аларның бәхетенә кырау булып төшәргә әзер торучылар арасында төрле көлке хәлләр, аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Шулай да тамаша яхшы тәмамлана. Яшьләр үзләре генә кавышып кына калмыйлар, алар башка гашыйк җаннарны да бергә кушарга булышалар.
Көлкеле вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган спектакль бик күпләргә беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга, яхшы кәеф булдырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Бик тиздән әлеге премьера тамашачыларга тәкъдим ителер.
|
Иң күп укылган
|