|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2017 Матбугат
Иң көчле эмоцияләр аныкы: Рөстәм Гайзуллин үзен яңа өлкәдә сынап карый (ВИДЕО)Бүген “Татнефть Арена” боз сараенда булачак Казанның “Ак Барс” һәм Новосибирскиның “Сибирь” командалары арасындагы хоккей матчын татарча шәрехләп барырга җыеналар. Тарихи вакыйганы “ТНВ-Планета” каналы аша 19.30 сәгатьтә карап булачак. “ТНВ-Планета” каналында хоккей матчларын татарча шәрехләп бару буенча сөйләшүләр күптән алып барыла иде инде. Татарча аңлатма биреп барырга лаек кандидатлар белән тест режимында, ләкин язманы эфирга чыгармый гына эшләп тә карадылар. Кандидатлар арасында театр артистлары, телевидение алып баручылары, журналистлар да бар иде.
Әлеге “кастинг”ны “Татар-информ” хәбәрчесе дә тамаша кылды һәм андый “өйрәнү”нең бер өлешен видеога төшереп алырга да насыйп булды.
“Татарстан-Яңа гасыр” каналының спорт программалары редакциясе җитәкчесе, спорт журналисты Алмаз Гафиятов сүзләренчә, җитәкчелек әлегә аның үзе белән матчларны алып барырга К.Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин кандидатурасына тукталган.
“Хоккей матчын татарча шәрехләп баруны үзебез дә көтәбез. Эфирга чыгарырлык иң көчле эмоцияләр Рөстәм Гайзуллинныкы, дип табылды. Хәзергә шулар", – диде "Татар-информ"га Алмаз Гафиятов.
--- |
Иң күп укылган
|