поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.10.2017 Хәйрия

Бу мәкерле авыру җанымны өзгәли, бар тынычлыгымны алды

“ВТ”ның алдагы саннарында 5 яшьлек Лилиана Сабирова турында язган идек. “Авыру дигәнең сорап килми икән. Ике кызыма сөенеп туя алмый идем. Әмма бер кызымны авырып китәр дип күз алдына да китермәдем”, – дигән иде әнисе Ләйсән.Лилиана да, сеңлесе дә гимнас­тика белән шөгыльләнәләр. Кеч­кенә вакытта бер дә авырып карамыйлар. Әмма быелның 21 апреле тормышларының астын өскә ки­терә.

“Кызымның борыныннан кинәт кенә кан китте. Үзем туктата алмагач, табибларга мөрәҗәгать иттем. Алар кызымны тикшерде, анализлар бирдек. Аннары Лилианада куркыныч авыру барлыгын әйттеләр. Кызымда Фанкони анемиясе икән. Икенче төрле әйткән­дә, кан рагының бер төре дигән сүз бу. Әлеге диагнозны ишеткәч, башта бөтенләй югалып калдым. Йокым качты, башыма нинди генә уйлар кермәде”, – ди Ләйсән. Лилианада – сирәк очрый торган авыру. Татарстанда аны дәва­лый алмыйлар. Чир чигенергә уйламый, киресенчә, организмга һө­җүм итә. Баланың гемоглобины, тромбоцитлары төшә икән. Авыруын ахыргача тикшереп тә бетер­мәгәннәр. Баланы бары тик сөяк җелеген күчереп утыртып кына коткарып калып була. Газета битләрендә язмышлары бәян ителгән кешеләрне онытмыйбыз. Сабыйлар аеруча күңелгә якын. Лилиананың хәлен дә кү­зәтеп барабыз. Әнисе белән дә сөй­ләшеп торабыз. Моңа кадәр чит ил клиникасына барырга җыен­ган гаилә аптырашта иде. Андагы табиблар бу гаиләнең бөтен­ләй көче җитмәслек сумма сорыйлар. Шушы араларда Лилиананың әнисенә Мәскәүдән хат килеп төшкән. Андагы клиника сабыйга операция ясарга әзер. Кирәкле сумма да өч тапкыр кимегән.– Октябрь аенда Мәскәүнең бер клиникасыннан чакыру алдык. Анда Лилиананы операциягә әзер­­ләячәкләр. Башта химия терапиясе алачакбыз. Беребез дә кызыма донор була алмый. Шуңа күрә чит кешенең сөяк җелеген күчереп утыртырга кирәк булачак. Донор өчен кем түләячәге әлегә кадәр билгеле түгел. Бездән түләтер­ләрме, әллә инде хәйрия фондлары булышырмы – берни әйтә алмыйм. Акча җитмәс дип бик борчылам, – ди Ләйсән. – Кызымны бик тә саклап каласым килә. Бу мәкерле авыру җанымны өзгәли, бар тынычлыгымны алды. Әлегә кадәр безгә ярдәм иткән барлык кеше­ләргә рәхмәт. Авыр вакытларымда ташламассыз дип ышанам. 
 
Лилианага безнең редакция дә ярдәм итәргә булды. Бер төркем җырчылар белән хәйрия концерты уздырып, Сабировлар гаиләсе­нә матди ярдәм күрсәтергә җыена­быз. Концертта катнашырга теләү­челәр күп. Чираттагы хәйрия концерты “Сәйдәш” мәдәният йортында 13 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә узачак. Сабыйга артистлар – җыр­лары белән, тамашачылар чарага ки­лүләре белән булыша ала.  Газета укучылар арасында без үткәргән хәйрия чараларын көтеп алучылар бар. Үзебезнекеләргә әй­ләнгән тамашачылар да җи­тәрлек. Әнә шундыйларны бу чарага көтәбез дә инде.  
 
Билет кирәк кешеләр  89274385613 телефон номерына шалтырата ала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.10.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»