|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2017 Авыл
Гали авылы эшмәкәре помидор үстерергә өйрәттеЧуваш Республикасының Батыр районында инде җиденче мәртәбә “Шыгырдан сөйләшүе” икътисад форумы узды. Ул “Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары” темасына багышланган иде. Өч секциянең берсендә сүз шәхси хуҗалыкларның теплицаларда яшелчә үстерүе турында барды. “Түгәрәк өстәл”гә җыелучылар алдында үз тәҗрибәсе белән Самараның Гали авылы эшмәкәре Расих Юнысов (рәсемдә) уртаклашты. 32 яшьлек бу егетнең әлеге эштә 13 еллык тәҗрибәсе бар икән инде. Бүген аның гаиләсе 15 сотый мәйдандагы теплицаларда помидор һәм кыяр үстерү белән шөгыльләнә. “Сезонга теплицаның һәр сотыеннан 50шәр мең сум чиста табыш алырга мөмкин. Бездә беренче уңыш май аенда өлгерә һәм август ахырына кадәр яшелчәләр сатабыз. Теплица эшчәнлегенең авылда киң җәелүе файдага гына”, — дип сөйләде Расих Юнысов. Гали авылы мисалында мондый эшмәкәрлекнең үсеше Шыгырдан халкында да зур кызыксыну уятты.
Фәрит САЛИХОВ |
Иң күп укылган
|