|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2017 Хатлар
“Татарстан – Яңа Гасыр” тапшыруларының кайберләренә бераз төзәтү-үзгәртү кирәк, минемчә“Җырлыйк әле!” тапшыруын алыйк. Халыкка ошый, матур тапшыру. Нәҗип Бәдретдиновның яңа иҗат җимеше гомерле булсын. Тапшыруны матур итеп, оста һәм җиңел генә Алинә һәм Азат Кәримовлар алып бара. Шулай да тапшыруны ачып җибәргәндә Алинә зал белән “Әссәламәгаләйкүм” дип ниндидер чит, ят телдә исәнләшә. Без – татар халкы бит. Татар: “Исәнмесез!” – дип исәнләшә. “Һава торышы”н игълан итүчеләргә дә фикерем бар. Бу тапшыруда өч хатын-кыз катнаша. Алар авызларын көчли-көчли ачып, ниндидер размерга кадәр җиткереп, ясалма елмаю булдырып, үз сөйләвенә үзе ышана алмаган авыр кыяфәттә экранда җәфа чигәләр. Аптыраудан өчесе дә бер рәвештә бер почмакка басып, сул кулларын терсәктән бөгеп, җилкәдән түбән нәрсәгәдер, нигәдер болгыйлар. Бу нәрсәне аңлата соң?
Зыятдин ВӘЛИӘХМӘТОВ. Казан |
Иң күп укылган
|