поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
15.01.2010 Экология

ҖЫЛЫМЫ, САЛКЫНМЫ!?

Коръән-Кәримнең беренче «Фатиха» сүрәсе беренче аятеннән үк «рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне», дип башланып китә дә «чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһы Тәгаләгә тиешле», дип дәвам иттерелә. Өченче аятьтә «Аллаһы Тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, кяферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк», дип әйтелә.

Күптән түгел БМО Дания башкаласы Копенгагенда климат конферен­циясе үткәрде. Анда 193 илдән делегатлар катнашып, Җирнең җылынуын туктату турында киңәш­ләштеләр. Әмма табигатьне саклау мәсьәләсен хәл итәргә җыелган дистә­ләрчә мең кеше арасында Коръән-Кәримдәге аять­ләрне белүче булмаган бугай. Бу Изге Китапның төп басмасы гарәп телендә булса да, аның тәфсирләре дис­тәләгән милләт телендә дөнья күргән һәм күрә югыйсә. Ул ислам динен тотучылар өчен генә түгел, чын хакыйкатьне аңларга теләгән галимнәр өчен дә зур әһәмияткә ия чыганак булып тора, хәтта динсезләренә дә.

 

Копенгагендагы зур җыен табигатьне җылытырга яки суытырга сә­ләтсез, көчсез булуыбызны раслады. Чөнки адәм баласы – ул берәүме, унаумы, ун меңме, Аллаһ бар иткән галәмнең, шул исәп­тән Җир-Анабызның яшәешенә уңай үзгәреш кертә алмый, киресенчә, зыян итү өстендә эшли. Кеше китергән зарарны санап бетерү дә мөмкин түгел. Юк ителгән урманнар, пычратылган елгалар, күлләр, диңгезләр, атом бомбасы, галәм киңлекләренә юлланган ракеталар...

 

Аллаһы Тәгалә Җирне бар иткән дә, кояшын, аен, йолдызларын кабызган һәм Җиргә адәм балаларын җибәргән. Яшәү өчен барлык шартлар тудырылган. Син, адәм баласы, яшә, рәхәт күр, дигән Иҗатчыбыз. Тора-бара ке­ше үзен дөнья тоткасы итеп саный башлаган да табигатьне үзгәртергә керешкән. Әлбәттә, начар эшләре белән, «зур» уйлап табулары аша.

 

Галимнәр Айда кеше йөрде дип тә әйтәләр, Айны шартлатып та карадылар, әмма Айга да, башка планеталарга да кеше хуҗа түгел. Ул Аллаһыныкы. Чөнки әле бер генә кешенең дә галәм ясый алганы юк һәм булмаячак та. Кодрәт иясе бары бер генә, ул безне якты дөньяга бар итүчебез. Әгәр ул кешене Айга яки башка планетага урнаштырырга ният кылган булса, без Җирдә түгел, шунда яшәр идек.

 

Кеше Җирдәге гүзәл­леккә, байлыкка, нигъ­мәткә сөенеп, шөкер кылып яшисе урынга, шул Җирдән алынган байлыкны һавага очыра да, үзенең гомер итә торган нигезен, халкын, илен, Җирен хәерчелеккә тө­шерә. Матди хәерчелек белән рухи хәерчелек үрелеп бара. Иң аянычы – ачышлар ясаган булып, үзебезнең табигать алдында көчсез булуын танымаска тырыша. Еш кына ул «галимлек» Җир-Анага, анда гомер итүчеләргә бәла булып кайта.

 

Табигать җылына дип чаң кагу һәм шуны төп мәсьәлә итеп күтәрү конференцияне әллә ничек бер мәгънәсез җыенга әй­лән­дерде. Табигатьне яклыйбыз дип урамга чыгучылар да, ягъни «яшелләр» дә, залда утыручылар да зур нәтиҗәгә ирешә алмадылар. Бисмилласыз башланган эш сүздән, бәхәс­тән, урамдагы кычкырулардан һәм шамакайланудан ерак китә алмады.

 

Адәм сөйләр, тәкъдир көләр, дигән әйтем бар безнең халыкта. Зур залны тутырып сөйләшкән, ягъни җылынуны туктатырга ни­ят кылган кешеләргә Аллаһы Тәгалә үзенең код­рәтен ачык итеп күрсәтте. Бик каты итеп суытты да, бар дөньяны карга күмеп китте. Кышның нәрсә икәнен белми торган җир­ләрдә дә кар көртләре барлыкка килде, юлларда хәрәкәт тукталды, самолетлар һавага күтәрелми калды. Европа илләрендә суыктан туңып үлүчеләр дә булды.

 

Менә шуннан соң галимнәрне һәм барлык мәх­лукларны тәрбия кылучының бары тик бер генә зат булуына ихластан ышанмый мөмкин түгел. Ул Үзе бар иткән, Үзе саклый һәм Үзе сыный да.

 

Җир-Анабызга исә бары тик хөрмәт, игътибар һәм аны ярату кирәк.


Сәрмәдия СӨЛӘЙМАН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»