|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2017 Мәдәният
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберенә таш куелды (ФОТО)Бүген Казанның Самосырово янындагы мөселман зиратында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберендә таш ачылды. Чарада Тинчурин театры коллективы, мәшһүр артистның тормыш иптәше Миңнегөл ханым, кызы Миләүшә, оныгы Сөмбел, якташлары, шулай ук республиканың башка театрлары вәкилләре, журналистлар катнашты. Кабер ташы Тинчурин театры ярдәме белән эшләнде. Иң элек “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов Наил ага рухына Коръән аятьләре укыды. Кабер ташын тантаналы төстә ачканнан соң, мәрхүмне бер минутлык тынлык белән искә алу булды. Шуннан соң Наил Шәйхетдиновның хезмәттәшләре, дуслары аның турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
“Гомер буе гаилә дуслары булып яшәдек. Сәхнәдә исә Наил белән бик күп уйнарга туры килде: ул миңа сөйгән яр да, әтием дә, энем дә, абыем да булды. Партнер буларак ул бик җайлы кеше, чын мәгънәсендә халыкчан артист иде”, - дип искә алды иҗатташ дустын Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова.
Камал театры артисты Айдар Хафизов Наил Шәйхетдинов белән яшьтән үк дус булганнар. “Беренче спектаклем, беренче гастрольләребез дә Наил белән бергә булды. Ходай шулай насыйп итте: хаҗ сәфәренә дә бергә бардык. Гомумән, дин юлында, исламның асылын аңларга тырышуда Наил остазым иде”, - дип хәтер яңартты ул.
Чарада Наил аганың үз халкының “сөйкемле сөяге булып иҗат иткәнлеге”, бервакытта да кеше рәнҗетмәве, ихлас, шаян, олы йөрәкле кеше булуы кат-кат әйтелде.
Наил аганың кызы Миләүшә Шәйхетдин Тинчурин театры җитәкчелегенә, коллективына, чарада катнашучыларга рәхмәтен белдерде. “Гел шулай дус, бер-беребезгә карата игътибарлы, ихтирамлы булып яшик”, - дип теләкләрен җиткерде.
Чара Наил Шәйхетдинов каберенә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.
--- |
Иң күп укылган
|