|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2010 Бәйрәм
МӘХӘББӘТЛЕ ӘЛФИЯ АПА
– Әлфия апа, хәлләрегез ничек?
– Һаман шул бер көе инде. Беркемне көтмим дә, озатмыйм да. Вот плохо. Өмет иткән егетләр дә, үзем дә беттем инде.
– Туган көнегез алдыннан кәефегез ничек соң? Бераз моңсу түгелме?
– Юк инде. Ни сөйлисең син? Мин күбрәк җан, күңел турында уйлыйм бит. Ә күңел 18дә! Мин һәрвакыт үз күңелемне үзем күреп, кәефемне үзем күтәреп яшәдем. Көләргә яратам. әле менә яңа гына филармониягә кереп чыккан идем. Анда да бөтесен көлдереп бетердем. Авызларын салындырып йөргәннәрне җенем сөйми. Көлке әлфия апа бит мин! Шуңа күрә битемдә дә җыерчыклар юк – шоп-шома. Көзгегә карыйм да: «әлфия, ничава әле үзең», – дим.
– Һәрвакыт шундый чибәр булдыгыз бит инде Сез, Әлфия апа.
– Чибәрлеккә чибәр түгел идем анысы, тик шулай да мәхәббәтле булдым. Миңа хәзер дә яшь егетләр күз төшерә әле. «Син, әлфия апа, бер дә картаймыйсың, әйеме?» – диләр. әллә күңел булсын дип әйтәләр, әллә өметләнәләр шунда.
– Туган көнегезне ничек билгеләп үтәргә уйлыйсыз соң? Елдагыча концертыгыз да була дип ишеткән идек.
– Сәхнәдә тамашачым белән инде. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концерт куячакмын.
– Концертта Илһам абый, Салават буламы соң?
– Юк, алар башкасына килә.
– Еракта яшәүче якын туганнарыгыз да киләдер әле?
– Туганнар килми. Чаллыда яши торган якын дустым Гөлчирә була. Мин аны бик ихтирам итәм.
– Алдагы көннәргә нинди планнар белән яшисез, Әлфия апа?
– Алдагысын кем белсен инде аның. Менә йөрәк тә үзен сиздереп тора әле. Кан басымы да «уйный». Шуңа күрә бер дә әйтә алмыйм.
Зөһрә САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|