поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
19.09.2017 Дин

Түбәтәйгә караганда да хикмәтлерәк баш киеме

Мөселман халкының ата-бабаларыннан ук калган баш киеме – чалма – бүгенге көндә кабат кулланышка кереп бара. Ул түбәтәйгә караганда хикмәтлерәк баш киеме санала.

Түбәтәйне һәр мөселман кия алса, чалма дин әһелләренеке санала, аны кию намаз укыган кешегә генә рөхсәт ителә икән. Элек-электән дин әһелләре сәфәргә чыкканда чалма кия торган булганнар. Ерак юлларда кеше төрле аянычлы хәлләргә юлыгып, вафат та булган.

Шул чакта чалма кәфенлек ролен дә үтәгән. Чүлләрдә ком бураны булганда, чалманың очын тартып чыгарып, күз, борын, колакларны каплап, тузан, пычрак керүдән сакланганнар. Чалманы эшләү өчен 10-13 метр чамасы озынлыктагы марля яки ак төстәге бик юка тукыма алына. Аның урала торган өлешен бөкли торгач, ул 16 катлыга әйләнә, биеклеге 13 см була.

Тагын бер мөһим вазифасы бар икән: әгәр чалманың очы уң як җилкәгә төшеп торса, дин әһеленең мәшәкатьле чагы, аңа сүз әйтергә ярамый дигәнне аңлаткан. Очы булмаса, чалма дип саналмый, ә гади баш киеме генә булып кала. Чалманың карасы, күге, яшеле дә була. Яшел чалма кешенең хаҗда булуын аңлаткан.

"Тимур хәзрәт Ибраһимов дәресләре” китабын кулланып, Дания Борһанова әзерләде, Ижау шәһәре.


---
Яңарыш
№ --- | 19.09.2017
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»