поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
19.09.2017 Мәдәният

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберенә таш куелачак

22 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Казанның Самосырово янындагы «Әл- Мәрҗәни» мөселман зиратында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберенә таш куелачак. Чарада мәшһүр артистның туганнары, Тинчурин театры коллективы, шулай ук ТР Мәдәният министрлыгы һәм республиканың башка театрлары вәкилләре катнашуы көтелә.

Артист турында. Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.
Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк саллы рольләр башкара: И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә — Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”дә — Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин һ.б.
 
Аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр хас иде. И. Юзеевның  «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Ю.Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә Әхмәт, Х.Вахитның “Кияүләр”ендә Җамали, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында Гайфи, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә” сендә Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым”ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх,алмагачлары!”ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моңа ачык мисал булып тора.
 
Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.
 
Ул башкарган рольләрдә  һәрвакыт  актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында нәфислек, образларны нечкә  тоемлау һәрчак зур урын алды. Ул геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 18.09.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»