поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.09.2017 Язмыш

Балаларны сатып, Мәскәүдә фатир алган

Кечкенә генә өйнең урам капкасын ачу белән, безне тәбәнәк буйлы олы яшьтәге хатын каршы алды.
- Сердәш! Синме бу? - дип, минем белән кергән Наҗияне кочаклап алды ул.

Алар бер-берсенә шулай эндәшәләр икән. Сердәшләр бер шәһәрдә туып, бер мәктәптә укып, бергә уйнап үскән яшьтәшләр. Сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Озак еллар күрешми торганга, бер-берсенә сораулары күп иде. Мин бу әңгәмәнең тыңлаучысы буларак, сезгә дә тетрәндергеч мизгелләрне язып үтәргә телим.   
 
Сания - яшьли ятим калган, тормышы-яшәеше бик авыр булган, абыйсы һәм киленнәре янында яшәгән. Ни генә дисәң дә, яшьлек авырлыкларга карамый. Сания дә уналты яшендә Зәки исемле егет белән очраша башлый. Очрашуның азагы Саниянең авырга узуы белән тәмамлана. Зәки генә бу мәсьәлә турында ишетергә дә, сөйләшергә дә теләми. Абыйсы исә Саниягә баласын юк итәргә куша. Кызның бер генә юлы кала: киленнәре киңәше буенча, шәһәргә - ерак туганнарына китү. Туган апасы аны бер ашханәгә идән юарга урнаштыра, тора-бара тулай торакта бүлмәле дә итә. Ләкин Сания ул бүлмәсенә бик сирәк кайта, чөнки эштән соңгы буш вакытын туган апасына бакча эшләрендә ярдәмләшүгә багышлый. 
 
Инде карынындагы балага да җан керә. Сания үзен яхшы хис итә, эшендә нәрсә кушсалар да, җиренә җиткереп үти. Бик яраталар аны хезмәттәшләре. Инде Саниянең баласын тудырыр көне дә килеп җитә. Алдан ук туган апасы кисәтеп куя:
- Баланы кулыңа алма, имезмә! 
 
Әмма Саниянең тудырган баласын бик тә күрәсе, башка аналар кебек нарасыен кулына алып сөясе, күкрәк сөтен имезәсе килә. Тик туган апасыннан уза алмый. Ул инде табибәләр белән алдан сөйләшкән булган, күрәсең, баланы янына да китермиләр. Әнә шул рәвешле улыннан ваз кичә яшь ана... Күңеленнән аңа Җәлил дип исем дә куша үзе. 
 
Бала табу йортыннан чыккач, Сания туган апасы кушканнарны тыңлый, эшли. Шөкер, өзлегү дә, авырту да булмый. Көннәр шулай дәвам итә. 
Эшендә йөк ташучы бер егет белән таныша Сания. Матур гына очрашып йөргәч, бергә торырга уйлыйлар. Тагын балага уза кыз. Моны белү белән, егетеннән җилләр исә. “Эшләп торам бит әле, бу баламны үзем үстерәм”, - дип уйлап куя Сания. Юк шул, туган апасы киңәше белән кызын да бала тудыру йортында калдырып чыга ул. Монысына да күңеленнән генә исем куша - Раушания! 
 
Икенче балага да туган апасы урын тапкан. Ә Санияне болай дип тынычландыра:
- Син яшь әле, сеңлем, үзең өчен яшәп калырга тырыш. Барысына да өлгерерсең. Бу - гөнаһ түгел, шуны аңла. Синең сабыйларың бәхетсез гаиләләрне бәхетле итәләр, - ди.
 
Ничек кенә булмасын, Сания өчен ул вакытта апасыннан да якынрак, кадерлерәк кеше булмый. Әлбәттә, ул тормышка чыгарга, матур гаилә корырга хыяллана. 
 
Әнә шундый уйлар белән янып йөргән көннәрдә, бер үзбәк егете белән таныша Сания. Егет шундый тыныч, оста итеп сөя белә. Кызның тулай торак бүлмәсендә яшәп китәләр. Икесе дә эшли. 
 
Назирга, көннәрдән бер көнне, телеграмма килә. “Кайт, әтиең авыр хәлдә” диелә анда. Шул китүеннән башка кайтмый Назир. Хәбәр-хәтере дә булмый. Сания игезәк ир балалар тудыра. Тагын туган апасы ярдәмгә килә: 
- Калдыр бу үзбәк балаларыңны! Исән булсаң, тагын булыр әле! - дип юата. 
 
Кабат балаларын хастаханәдә калдырып чыга Сания... 
 
Ул вакытларда ук бала сату булган инде менә. Сания бу турыда белми яши. Туган апасының кызы Лениза Мәскәүдә укый торган була. Аңа фатирны да шуннан алалар. Соңыннан гына Саниянең башына шул барып җитә: аның балаларының “файдасы” тиде микән әллә?! 
 
Сания яңадан берьялгызы кала. Бераз акыл да иңгән сыман. Үзем өчен тудырам бу баланы дип, бер җитәкче ирдән авырга уза ул. Тик кызчыгы туып озак та тормый, хастаханәдә үк җан бирә. Мөгаен, Аллаһы Тәгалә бу юлы аңа: “Юк инде, монысы да сиңа түгел!” дип әйткәндер...
 
Сания өчен иң авыры шушы кызын югалту була. “Нигә минем язмышым шундый булды соң?!” - дип өзгәләнеп елый ул. Әлеге хәсрәттән хатынның йөзендә нур сүнә. 
 
Үзе эшләгән ашханәдә каравылда торучы Салихның хатыны үлеп китә. Ул Саниягә тәкъдим ясагач, бергә яшәргә уйлыйлар. Тик озак бергә була алмыйлар шул - юл һәлакәтендә вафат була Салих. Ир буларак, бик яхшы кеше була ул. Саниянең үткәннәре турында белсә дә, беркайчан да исенә төшереп җанына тими. Изге җанлы кешеләрнең гомерләре кыска буладыр шул. 
 
Салихның кызы Наилә дә җиңел акыллырак булып чыга. Җиде яшьлек кызын - Эльмираны Саниягә бер айга дип кайтара. Шуннан соң сигез ел буена кайтып күренми. Сания кызны тәрбияләп үстерә, укыта, киендерә. Тик кыз бик усал, тәртипсез булып үсә. Монысы да Ходайдан бер билге сыман: янәсе, үзеңнекеләрне язмыш кочагына ташладың, инде менә шушы тыңлаусыз кызны кара. Авыр булса да, чыдый Сания, бирешми... 
 
- Үкенүем чиксез... Гомер буе Зәкине оныта алмадым. Үзе дә бәхетле яшәмәде, минем дә бәхетемне кисте ул, - дип дәвам итте Сания. - Туган апа үләр алдыннан барын да сөйләп бәхилләште. Иң олы улым бик яхшы гаиләдә тәрбияләнгән. Мин аны сирәк булса да, күргәлим. Зәкигә охшаган - шундый чибәр, киң бәдәнле. Күрешкән саен, бик ачык итеп каршы ала, сөйләшеп утыра. Тик без бер-беребезгә “улым”, “әни” дип дәшә алмыйбыз шул... “Апа, нихәл?” дип дәшүенә дә зур рәхмәт. Ә мин аны үстергән ата-анасына рәхмәтле. Калган балаларым еракта дип әйтте туган апа. Менә, сердәш, минем язмыш шундый булды. Яшьтәшләр булсак та, мин синең яныңда бик олы күренәм, - дип күз яшьләрен сөртеп алды Сания. 
 
Без китәргә җыенганда, Эльмира кайтып керде. Бик дорфа гына сөйләште дә, Саниядән акча алып тагын чыгып йөгерде. 
 
Әлеге күрешүдән соң, бер ел да узмады, Наҗия ханым миңа сердәшенең кызы тарафыннан үтерелүе турында хәбәр итте.      

К. ӘҮҺӘДИЕВНА
Себерке
№ --- | 18.09.2017
Себерке печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»