поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
17.09.2017 Юмор

Кабан күле юбилееннан шигъри репортаж (УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ)

Әгәр дә мәгәр, Казанга 1000 яшь тулган кебек, Кабан күленә дә 1000 яшь тула дип юбилей үткәрсәләр, ул болайрак үтәр иде. Бер чеметем юмор, ике чеметем генә фантазия кушылган һәм дә уены-чыны гел бергә.

 
Казан ул көн иртә таңнан
Төнгә кадәр кайнап торган.
Хәрби парад, салют булган -
Кабан күлгә 1000 яшь тулган!
 
Данлы күлнең 1000 еллыгы
Зур масштаб белән үткән.
БМО һәм ЮНЕСКОлар
Миллион долларлар түккән.
 
Бу хөрмәткә бөтен шәһәр
Тазартылган, яңартылган,
Барлык бомж-фахишәләр
Пыр туздырып таратылган.
 
Кунакларны аэропортта
Чәкчәк тотып кызлар көткән,
Чит илләрдән килгәннәрен
“Мисс Кабан Күл» үзе үпкән!
 
Иртә таңнан күл өстеннән
Хәрби очкычлар очканнар,
Күл читендә “Фэшн Кабан”
Дигән зур пристань ачканнар.
 
Пешекчеләр бер ай алдан
Менюларын җайлаганнар.
Кәстрүл, казан сайлаганнар,
Табаларын майлаганнар.
 
Пенсияләр кинәт кенә
Өч процентка арттырылган.
“Кому за 70” дигән
Төнге клуб ачтырылган!
 
“Бердәм Рәсәй” партиясе
Кабанны шефлыкка алган,
Һәр кешесе күл чутына
Көнлек хезмәт хакын салган.
 
Яр читендә мәрмәр ташка 
Күлнең тарихы уелган,
Һәр хан, һәр патша дәвере
Тәфсилләп язып куелган.
 
Волонтерлар ай буена
Бик файдалы эш кылганнар -
Үзәктәге урамнарны
Шампунь белән ышкыганнар...
 
...Галимнәр һәм тарихчылар
Кабан күлен сөеп сөйли,
Җыр һәм бию ансамбле
“Кабан күле” җырын көйли.
 
Бизнесменнар фәкыйрьләргә 
Матди ярдәм өләшкәннәр,
Сал өстенә келәм җәеп 
Гылавалар көрәшкәннәр.
 
Батулла Рим архивында
Мөдәрис кыйссасын тапкан,
Ул язганны укып чыккач, 
Барча галим шаклар каткан:
 
Кыйссада Мөдәрис Әгъләм
Күлгә биш мең яшьне биргән,
Чөнки ярда Нух көймәсе
Калдыкларын үзе күргән! 
 
Хак язганмы, шыттырганмы -
Хак тәгалә генә белә,
Тик Мөдәрис язган булгач,
Никтер ышанасы килә!..
 
“Болгар” йортын җимертүче
Бар түрәләр эштән очкан,
Тукай рухын якламаган
Һәр шагыйрьгә камчы төшкән!
 
Шул көннәрдә күл төбеннән
Хан казнасы табылган, ди.
Шул табыштан “Рубин” өчен
Биш һөҗүмче алынган, ди!
 
Бик тырышкач, водолазлар
Су анасын да тапканнар,
Тарагын музейга алып, 
Үзен зоопаркка япканнар.
 
Эзтабарлар ярдәмендә
Тарак карагы табылган,
Ул яшәгән йорт башына 
Истәлек такта кагылган.
 
 
Күл төбен чистартып, ләмен
“Крутушка”га ташыганнар,
Хандроздан шәп дәва дип
Лицензия тапшырганнар.
 
Күлнең суы көмештәй саф, 
Мең хастага килешә, ди,
Мәккәнең зәм-зәм суына
Бик аз гына бирешә ди.
 
Шешәләргә салган суны
Чират торып алалар ди,
Шәһәр бюджетын яртылаш
Шул керемнән ябалар ди. 
 
Сасы исле бар заводлар,
Комбинатлар яптырылган.
Эшчеләре санаторий,
Курортларга яткырылган.
 
Кытай дуслар Кабан күлен 
Зур Иделгә тоташтырган,
Шәп яхталар чит илләрдән 
Күлгә турист ташып торган.
 
Күл тирәсе көн буена 
Корт күчедәй кайнап торган,
Ситуацияне һәрчак
Атлы ОМОН җайлап торган!
 
Бәйрәм рухын яктыртканнар
ТНВлар, Би-Би-Силар,
Телләрен тешләп чабышкан
Оператор-репортерлар. 
 
Һәр журналистка 1000 доллар
Премия яздырылган,
Тик бер көнгә барсыннан да
Авызлыклар салдырылган!
 
“Кабан күл-ру” адресына 
Котлау арты котлау яуган,
Ә бүләкләр ташкын булып,
Уңнан-сулдан агып торган:
 
Болак аша күлгә кереп,
Зур кораблар якорь ташлый,
“Вира!”, “Майна!” – яр читенә
Зур бүләкләр төшә башлый: 
 
Бер мең тонна җимеш килгән
Йәмән дигән илдә пешеп,
Берсен-берсе таптый-таптый
Авыз иткән һәммә кеше.
 
Пакистаннан Мөшәррәфнең
Бүләк филе килеп җиткән,
Иран шаһы ун аршынлы
Өч крокодил бүләк иткән!
 
1000 мөгезле эре терлек,
1000 мөгезсезен суйганнар,
Французлар банкет өчен 
1000 яшник шәраб куйганнар.
 
Японнар һәр казанлыга 
Биләсәпит биргәннәр, ди,
Шуның белән шәһәрдәге
“Бөке” чирен җиңгәннәр ди! 
 
Мароккода бүләккә дип,
1000 пот ясмык җилгәргәннәр,
Төрек дуслар күл өстенә 
1000 пар аккош җибәргәннәр.
 
Согуд Гәрабстаныннан
Кәрваннар булып килгәннәр,
Һәр сөннәтле мөселманга
Намазлык, комган биргәннәр. 
 
Уфадан бал, кымыз төяп
Хәмитов та килеп төшкән,
“Татарларны башкорт диеп
Яздыртмам!”- дип антлар эчкән. 
 
Госдумадан һәм ПАСЕдан
Депутатлар чыгыш ясый,
Жириновский һәм Кобзон
“Күбәләгем” җырын башлый.
 
Рим Папасы котлау укып
Метшинга баш иеп тора,
Бүләк итәсе айгыры
“Әпипә”гә биеп тора.
 
1000 санлы тасмалар асып 
Һава шары очырганнар.
“Без булдырабыз!”, “ Мы можем!”
“Кырым - наш!”- дип кычкырганнар. 
 
Тантаналы мизгелләрдән
Йөрәкләргә шатлык сыймый,
Кремль яклап Сәйдәш язган 
Милли көйләр тынып тормый.
 
Депутатлар Госсоветка 
Тавыш бирергә киткәннәр,
Һәм бу көнне киләчәккә
Ял көн дип игълан иткәннәр!
 
Яшьләр дулап бәйрәм иткән -
Сыра бушлай, шашлык бүле,
Йөрәкләрдә тик бер теләк -
“Мәңге яшә, Кабан күле!”
 
Чит илләрдән татар канлы
1000 эмигрант китертелгән,
Һәркайсына Арча чиккән
Түбәтәйләр кигертелгән. 
 
«Ефәк юлы» узышыннан
Миңнеханов кайтып җиткән,
“Бу җиңүне Кабан күлгә
Багышладык!”- диеп әйткән.
 
Салаватны кайтарганнар
Чилидан гастролен бүлеп,
Аның “Салкын чәй” җыруын
Карт буйдаклар тыңлый үлеп!
 
Могҗизаи тамашадан
Таш күңел дә җебеп эри,
Кризис изгән хәерче дә
Җиденче кат күктә йөри!
 
Күлнең яшен фәнни хаклап,
(Тапкан тәңкә белән раслап!),
“Пачиму - патамуштылап”
Шәймиев тә тоткан доклад.
 
Киңәшченең чыгышыннан
Бик күпләрнең күңеле түзми -
Болгар, Свияга фондына
Кесәсеннән хәер эзли!
 
Баш прокурорны да алып,
“Калина”да Путин килгән,
Бармак янап: “Татарчаны
Чама белән, яме!” - дигән.
 
Катыклы тәлинкә күргәч,
Путин янә дә түзмәгән -
Башын катыкка чумдырып,
Тапканчы акча эзләгән.
 
Кабан - күлне бәйрәм белән 
Котлаучылар һич тынмыйлар,
Трибунада Жак Ширак һәм
Клинтоннар кул болгыйлар.
 
Америка президенты
Парашютта килеп төшкән,
“Бу күлегез санкциядән 
Мәңге азат!” – диеп киткән.
 
Каф тау арты илләрендә
Уңай гамәлләр башланган -
Гыйрак белән Сүриядә
Бер айга корал ташланган... 
 
...Күл өстендә йөзмә сәхнә
Бер минут та бушап тормый,
Көмеш тавыш Эльмира һәм
Алтын тавыш Динә җырлый. 
 
Җыр дигәннән, Мәскәү яклап,
“Үзгәреш җилләре” искән,
Шул җилләр шактый җырчыны 
Самосырга алып киткән!
 
Кич җитүгә яшен-картын
Камал театры җыйный,
“Су төбендә сөйгәнем”не
Кытай мотивлары кертеп
Шәрәфиләр бушка уйный.
 
Көн буена бәйрәм итеп,
Халык тәмам арып беткән,
Кабан күлдә су коенып 
Таңда генә кайтып киткән.
 
Йолдызлы Казан күгенә
Көчле салют аттырганнар,
(Бәйрәм итә белүләрен
Ходайга да тапшырганнар)...
 
...Бәйрәм тәмам... Иртәгәсен 
Чынбарлыкка кайту кирәк,
Үзеңә тиеш кысада 
Янә дөнья куу кирәк...
 
...Күлгә 1000 яшь “тутырсалар”,
Шундый хәлләр юрап торам, 
- Юмор барда без яшибез! -
Дип башымны сезгә орам!
 
Рөстәм Зәкиев, Яр Чаллы, 
15 нче сентябрь, 2017 ел.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»