поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
15.09.2017 Мәдәният

Кәрим Тинчурин тууына 130 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды (ФОТО)

Кичә, 14 сентябрьдә, ТР Милли музеенда татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган «СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ» күргәзмәсе ачылды. Тантананы Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов белән Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева алып барды.

Күргәзмә кунакларын К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, ТР Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова сәламләде.
 
Экспозиция белән Салих Сәйдәшев музее директоры Эльвира Низаметдинова һәм Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова таныштырды. Тинчурин театры артистлары исә әлеге театр сәхнәсендә Кәрим Тинчурин пьесалары буенча куелган «Сүнгән йолдызлар», «Сакла, шартламасын!», «Американ» һәм башка спектакльләр турында сөйләде.
 
Искәртеп узыйк: күргәзмәдә беренче тапкыр тамашачы игътибарына Тинчурин театры, ТР Милли музее, Салих Сәйдәшев музее фонларында сакланган, моңа кадәр күрсәтелмәгән кызыклы һәм уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Алар арасында – спектакльләрдән декорацияләр фрагментлары, киемнәр, реквизитлар, шулай ук драматургның һәм башка театр эшлеклеләренең шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары. Экспозиция шулай ук Тинчурин театрының бөек драматург тарафыннан нигез салынган традицияләрне дәвам иткән бүгенге иҗат эшчәнлеге турында сөйли.
 
Күргәзмә 10 декабрьгә кадәр эшләячәк.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 14.09.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»