поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.09.2017 Язмыш

Булган хәл: Бишмунчалылар зур бәладән корбан чалып кына котылган (ФОТО)

Моннан биш ел элек Закировлар гаиләсенә зур кайгы килә: дусларын армиягә озатырга дип юлга чыккан мәлдә, яңгырлы кара төндә уллары Рөстәм утырган машина яр буена тәгәри...

Салонда булган дүрт иптәшенә берни дә булмый, ә Рөстәмнең өстенә машина тәгәрмәче белән килеп каплана. Авыр техника астыннан аның гәүдәсен дуслары тартып чыгара – умыртка баганасы өч җирдән сына, үзәк нервына зур зыян килә. Табиблар аның исән калуына шунда ук шик белдерә, операция артыннан операция китә. 30 % ка гына исән дигән егет гомере бетмәгән була, күрәсең, ул 4 ай реабилитация узып тернәкләнә. Ләкин кендектән аскы өлеше бөтенләй берни сизмәскә әйләнә.
 
 
 
– Аякка бастырыр өчен Мәскәүләргә дә барып карадык. Кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Инде аның бу халәтенә күндек. Хәзер өй эчендәге барлык эшләрне ул башкара. Дуслары гел ярдәмгә килә, аны онытмыйлар. Ишегалдына аның өчен пандуслар ясадык, баштагы елларда аны  күтәреп йөреп хәлдән тая идек,  - дип искә ала моннан 5 ел элек булган хәлләрне әнисе Рәсүлә апа.
 
Ул елларда мондый аянычлы хәлләрдән Бишмунча авыл халкы ут йотып яши башлый. Ышанмаслык хәл, әмма бер Рөстәм Закиров белән генә мондый бәхетсезлек килеп чыкмый, аның сыйныфташ дүрт дусты дүрт ел эчендә төрле бәла-казага тарый. Иң элек 2011 елда авыл клубы каршында Дамир Илаловны машина бәреп үтерә, икенче елга классташлары Раил Хаҗиев Тайсуган авылына борылган урында юл һәлакәтенә эләгеп бакыйлыкка күчә. Тагын бер ел узуга Рөстәм Балтач районында авариягә тарып, чак үлемнән кала. Аз гына вакыт узгач тагын бер классташларында - Рушан Сөләймановта кан рагы табалар... Шунда ата-аналар моның гади генә язмыш сынавы булмавын абайлап, корбан чалдырырга уйлый. Коръән укыткач кына хәсрәтләр аларны урап уза башлый.
 
 
- Бала кайгысын дошманыма да теләмәс идем, - ди Рәсүлә Закирова. – Сабырлыгым боларның һәммәсен җиңеп чыгарга ярдәм иткәндер. Миңа көн дә улым: «Син мине ташламадың, нинди хәлдә дә яратасың», - дип рәхмәт әйтә. Мин исә аңа рәхмәтле – балалар янәшәмдә булу иң зур бәхет.
 
Рушан Сөләймановка килгәндә, ул куркыныч авыруны җиңеп чыга алган. Бишмунча егете күптән түгел сөйгәне белән никах укыткан. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»