поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.09.2017 Милләт

Айсылу Лерон: «Татар теленә каршы бик астыртын көрәш башланды»

Интернетта Әлифба китабы тотып, “Телне саклыйк!” хештегы астында узучы флешмобны сез дә күргән-ишеткәнсездер инде. Айсылу Лерон да Инстаграмда бу уңайдан менә ни дип яза:

1991 ел. Үзгәреш чоры. Казанда 2 татар гимназиясе ачылган чак. Әти белән әни мине әнә шул гимназиянең 1 сыйныфына укырга бирде. Өйдән бер сәгать алдан җыенып чыгып китәбез. Яшәү урыныбыз Себер трактында, ә гимназия Мәскәү базары артында. Трамвай белән 12 тукталыш барасы бар. Ул кайвакыт килми тора. Салкын көннәрне әти белән тукталышта туңып торган вакытлар да булды. Тик беркайчан да: “Ник мине янәшәдәге мәктәпкә бирмәдегез?”– дип сораган булмады. Татар баласы тагы кая барсын? Билгеле, татар гимназиясенә! Монда башка вариант була да алмый. Бер елдан соң безгә сеңелкәш тә кушылды. Шулай итеп, әти безне алтынчы класска хатле озата барды, алып кайтты. Аннары Ләйлә белән икәүләшеп автобусларда кысылып кайтканнар истә. Зарландыкмы? Булгандыр, бәлки. Тик еракка барып укыйбыз дип түгел. Ник бу автобуслар шулай сирәк йөри икән дип аптырый идек.

Гимназиядә мин параллель рәвештә музыка мәктәбен тәмамладым. Сеңелкәш төрле түгәрәкләргә йөрде. Теләгең генә булсын, укучылар өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Ә белем алу процессына килгәндә, без, классташлар, бар күңелебезне укуга бирдек. Ярыша-ярыша укыдык. “3”ле түгел, “4”ле билгесенә дә риза түгел идек. Шул ук вакытта мәктәп тормышында да актив катнашырга өлгерә идек. Концертлар, очрашулар, бәйрәмнәр… Гимназия – бер зур гаилә, дус, тату, татар мөхитен тудыручы бер дөнья булды.

Бөтен мәктәпләрдә дә шулайдыр инде ул дип уйлый идем. Югары уку йортына кергәч исә, яшьтәшләремнең төрлесен күреп шаккаттым: кайберләре инде стажлы тәмәке тартучы, тәртип-әдәп турында ишетеп кенә белә…

Гимназия безне күпме начарлыктан саклап калган икән. Моны мин соңрак кына аңладым.

2017 ел. Кабаттан үзгәреш җилләре исә. Бүген туган телебез – татар теленә каршы бик каты, астыртын көрәш алып барыла башлады. Болай да санаулы булган татар класслары, мәктәпләре ябылу куркынычы астында. Татар теле дәресләре мәктәпләрдә факультатив фән булып кына калса, безнең киләчәк нинди булыр?
Телебезне саклап калу өчен безгә бердәм булырга кирәк! Бер фикердә, бер максатта!

Күпме баланы белемле, аңлы иткән, шул ук вакытта зыялы, әдәпле, әхлаклы итеп тәрбияли алган татар мәктәбе, татар теле бетәр микәнни?!
 
Юк! Бетмәс!
Без барда – бетмәс!”
 
Чыганак: Акчарлак
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 14.09.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»