поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.09.2017 Дин

Хакимият имамнарга рәхмәт белдерде

Күптәнге күркәм традиция буенча, Корбан гаете уңаеннан Кызыл Октябрь районы хакимияте һәм өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы төбәгебезнең көньяк-көнчыгыш районнарында газиз халкыбызның рухи ихтыяҗын канәгатьләндереп килгән хөрмәтле имамнарны 5 сентябрьдә Уразавылның “Идел” кафесында кунак итте.

Мәҗлесне  район  администрациясе  башлыгы  Халит  Сөләйманов алып  барды  һәм  үзенең  җылы котлау-теләкләрен  ирештергәч, сүзне өлкәдән махсус килгән эчке сәясәт  министрлыгы  вәкиле  Владимир  Шерстневка  тапшырды. 

Гомер-гомердән  имамнарыбыз-ның күп милләтле төбәгебездә халыкара  дуслыкны  ныгытуга   куй-ган хезмәтенә ул югары бәя бирде, чиксез  рәхмәтләрен  белдерде. “Дөньяда  ислам  белән  бәйле  булган  бик  күп  ыгы-зыгылар  чыгып торганда  өлкәбездә  милләтара татулыкны  саклауда  сезнең хезмәт  аеруча  мөһим”,  -  диде Владимир  Серафимович.  Шул  ук рәвештә “Сергачский” эчке эшләр бүлегенең Кызыл Октябрь районы бүлекчәсе  җитәкчесе  Сергей  Лепёхин да сүз тотты, дин әһелләрен бәйрәм белән котлады. Районның җирле  үзидарә  башлыгы  Рафаэль  Ильясов  чыгышыннан  соң, чәйгә  керешер  алдыннан,  Халит Мөхәммәтовичның  үтенече  буен-ча, Кочко-Пожар имамы Габделхәй хәзрәт Ибраһимов кирәкле хәтем-догасын  кылды. Әйтергә  кирәк, әлеге мәҗлес Пожар мулласының догасы  һәм  үгет-нәсыйхәтләре белән тәмамланды да.Бай  табын  артында  сыйланып утырганда  район  администрациясе  башлыгы  бирегә килә алмаган Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәновның җылы теләкләрен һәм  кайнар котлауларын  ирештерде,  ә  район  башлыгының  дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе һәм Зур Рбишча  авылы  имамы  Мөнир хәзрәт Багаутдиновның теләкләрен азанчысы  Мансур  Шәрәфетдинов җиткерде.

 Рухи  тормышыбызны киң  яктыртып  килгән  “Туган  як”  газетасына да Халит Сөләйманов зур рәхмәтләр  әйтте,  бердәнбер  өлкә татар газетасының абруен, тиражын үстерүдә имамнарыбызның  ярдәм итүләрен  үтенде.  Табын  артында үз борчуларын һәм фикерләрен шулай ук Кече Рбишча, Семочки, Камка,  Суыксу,  Тукай,  Татар  Моклокасы, Атяравыл имамнары белдерде. Кызганычка  каршы,  аларның  кайбер  сораулары  ачык  калды,  чөнки өлкә Диния нәзарәтеннән, билгесез сәбәпләр аркасында, беркем дә юк иде.  “Өлкә  хөкүмәтенә  дә,  Диния нәзарәтенә  дә  чакырулар  юлланды,  әмма  икенчеләренең  биредә булмаулары  аңлашылмый”,  -  диде Халит Мөхәммәтович.

Шөбиле  күмәк  хуҗалыгы рәисе  Фаил  Арифуллинның садакасын  кунакларга  район  администрациясенең  эшләр идарәсе  җитәкчесе  Зәкәрия  Би-лялетдинов  таратты  һәм  килгән кунакларны  “яңа  очрашуларга  кадәр  дип”,  озатып  калды.  Ә имамнар,  үз  чиратларында,  сый-хөрмәт  күрсәткән  милли  район хакимиятенә  чиксез  рәхмәтләрен белдерделәр, эшләрендә уңышлар теләделәр.

 
 

Олег ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 13.09.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»