|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2017 Язмыш
"Казанда үземне кирәксез тойдым", яки Үз җиреңдә көтүче булу да бәхетКазандагы Каюм Насыйри музеенда йөргәндә олы яшьтәге бер апа үзенә җәлеп итте. “Красноярскидан килдем, Казаныбызга кайтып урнашыр идем. Балалар, оныклар, каберләр тота шул...” – дип ачылды ул. Бу сүзләрдә читтә яшәүчеләргә хас булган сагыну да, җирсү дә, сагыш та, үкенеч тә бар. Рәисә апа Сафина Әгерҗе районының Тирсә авылында туып үскән. Красноярск каласында ярты гасырга якын яши икән инде. Иң әүвәл ул якларга институт юлламасы белән апасын җибәрәләр. Аннары Рәисә апа китә. Яшьлегендә Казанга кайтырга берничә тапкыр талпынып ала ул. Казан дәүләт университетында белем алу мөмкинлеге дә ачыла.
Красноярскидагы уку йортыннан документларын КДУның кичке бүлегенә күчерә. Тик озакламый яңадан китеп бара. Сәбәбен болай аңлата: “Казанда үземне кирәксез тойдым, эшкә урнаша алмадым, яшәргә урын табылмады, ә Красноярскида боларны хәл итү җиңелрәк иде. Ә хәзер булсамы? Китмәс идем, ничек тә калу ягын карар идем...” Красноярскидагы химия-технология институтын тәмамлагач, аны кафедрага эшкә алалар. Химик-аналитик кызны берара Ленинградка Ленсовет исемендәге технология институтына укырга җибәрәләр. Әлеге шәһәрне бик ошатса да, юллама белән булгач, кире кайтып китәргә туры килә.
Красноярскида яшәү дә гел үкенечләрдән генә тормый, әлбәттә. Шунда, бары татар егетенә генә кияүгә чыгачакмын дигән ниятен тормышка ашыра – гаиләдә ике ул үсә. Рәисә апа югары уку йортында озак еллар студентларга белем бирә. 62 яшендә генә, яшьләр эшләсен, дип гариза яза. Аны ике елдан яңадан укытырга чакыралар. Пенсиягә чыккач, туган якны сагыну, җирсү хисе тагын да көчәя. “Менә кайтып китәм дип яшәлде дә яшәлде. Җепләрне алай ансат кына өзеп булмый шул”, – ди ул, күз яшьләрен сөртеп. 2010 елда 37 ел гомер иткән ире вафат була. Дүрт елдан, юл һәлакәтенә очрап улы үлә. Шул чакта кемнәр ярдәм кулы сузды, дип сорадым. “Үзебезнең милләттәшләр, – ди Рәисә апа. – Кайгымны кешегә чәчәсем килмәде, ләкин хәсрәтемне ишетүгә йөгереп килеп җиттеләр, җирләргә дә булыштылар. Анда халкыбыз бик бердәм. Коръән ашлары үткәргәндә иллешәр кеше җыйналдык, бөтенесен чакырып бетереп тә булмады”.
Красноярскида утыз меңгә якын татар яши, үзләренең җәмгыятьләре дә бар. Рәисә апа тел өйрәнергә теләүчеләргә татарча дәресләр бирә икән. Җирле Ислам үзәгенең хатын-кызлар җәмгыятен дә җитәкли ул. 2000 еллар башында Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә читтән торып укырга кергән һәм дүрт ел буе ике арада йөреп, белем үзләштергән. Янә туган төбәк турында сөйләшәбез. “Казанга, бүген үк күчәр идем, миңа бер карават, өстәл, урындык та җитә, – ди Рәисә апа. – Читтә гомергә укытучы, остаз булдым. Монда кайтсам, көтүче булып эшләргә дә ризалашыр идем. Эшнең ояты юк, пәйгамбәрләр дә көтү көткән. Эшләгәннәр дә, табигатьтә фәлсәфи уйларга да чумганнар. Беләсезме, ялгызлыкның файдасы бар: уйланырга беркем комачауламый. Кеше бөтен нәрсәгә күнәргә тиеш, ялгызлыкка да. Дин дә шуңа өнди. Мине оптимист, диләр. Әйе, шулайдыр, туган яклар турында сүз барганда гына җебеп төшәм, күз яшен тыя алмыйм...”
Ире коммунист булса да, аның дин сабагы өйрәнүенә каршы килми. Татарлык хисе, дингә хөрмәт Рәисә апаның балачактан күңеленә салынган. “Әни дин сабагы укыган кеше иде, мине дә өйрәтүен сорадым, ди ул. – “Юк”, – дип кырт кисте. Сәбәбе бар иде: колхозлашу елларында атасын кулга алып, Беломорканалга сөргәннәр, ул шуннан әйләнеп кайтмаган. Әни бу хакта сөйләми иде. Ул да, туганнары да бик куркышып беткәннәр иде. Әни мәктәптә завуч булып эшләде. Дин сабагына әбекәйдән өйрәнәсе булган. Ул Әгерҗедә тора иде, курыкмыйча намаз укыды, абыстай булып та йөрде. Совет чорында да, түрәләрнең хатыннары өйләрендә яшертен генә Коръән ашлары үткәрә иде. Шунда укырга әбекәйне чакырталар. Бездә фотосурәтләре әле дә бар. Әби кычкырып мөнәҗәтләр әйтә иде. Кызганыч, алар сакланмаган”.
Рәисә апаның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укуы үзе бер хикмәт. Красноярскидан Казанга кайтып йөрү, яшәү шактый чыгымлы. Рәисә апага укуын дәвам итәр өчен болар гына киртә була алмый. Көндез студентлар укытса, иртән урам себерүче булып урнаша. “Баштарак бик оялдым. Таныш-белеш күреп китә. Безнең йортта хезмәттәшләрем дә яши иде, алар белән дә очрашмый тормыйсың, – дип искә төшерә ул үткәннәрне. – Бер көнне университетта математик булып эшләүче күршем белән сөйләшеп тора идек, чит илгә халыкара конференциягә чакыру тоттырдылар. Мин әйтәм, менә күрдеңме, урам себерүче булсам да, чит илгә дә чакыралар, дим. Көлештек инде...”
Рәисә апа, гаилә акчасын үз мәнфәгатьләрем өчен тоту дөрес түгел дип, урам себерә. “Хатын-кыз, дин буенча, эшләгән акчасын үзе өчен генә тотарга мөмкин. Ә мин алай булдыра алмадым”, – ди. Биш ел буе ике урында эшли. “Ник эшлисең, кыен бит?!” – диючеләргә: “Эше кыен булса да, акчасын алганда рәхәт”, – дип җавап бирә. Ә үзе иртән өчтә, дүрттә торып, чаба-чаба җыештыра да аннары укытырга китә. Үзенә сүз бирә: лаеклы ялга чыгуга икенче шөгылен дә ташлый.
Бүген ул бик теләп дин сабагы өйрәтә. Бу эшне законлаштырганнар, китапханәдә шөгыльләнәләр икән. Укырга өенә килеп йөрүчеләр дә бар. Дин аның яшәү рәвешенә әйләнгән. “Динне тынычландыра, диләр, шулайдыр, ул барысын да аңлата, төшендерә, – ди Рәисә апа. – Дин читкә кагылган заманда да андагы тәртипләр безгә гаиләдән керде. Әбиләребез өстәл янында ничек утыру, олыны – олы, кечене – кече итү, юынып, тәһарәтләнеп йөрү турында сөйли иде. Әбекәй, читкә кияүгә китүчеләрнең сагынудан елап гомере үтәр, дип әйтә иде. Ул хакта җырларда, әйтемнәрдә, мәкальләрдә, бәетләрдә дә язылган. Яшь чагында уйлап бетермибез шул”.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|