|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2017 Криминал
Татарстанда бала мәете калдыкларына тап булганнарЮгары Ослан районында эшчеләр җир эшләре алып барганда, бала мәете калдыкларын тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, мәет калдыклары Соболевское авылында табылган. Әлеге факт нигезендә “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Башта метр ярым тирәнлектә экскаваторчы кабель салырга казылучы траншеяда баланың баш сөяге кисәген тапкан. Криминалистлар махсус тикшергәч, гәүдә скелетының калган өлешләре табылган.
Суд-медицина һәм геноскопик экспертиза калдыкларның 5-15 яшьлек ир баланыкы икәнлеген ачыклаган. Ул 10 – 15 ел элек җирләнгән.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып бара.
--- |
Иң күп укылган
|