поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.09.2017 Экология

Сазлы күлдә коенып кайттык

Безнең яклар үзләренең матур табигате, төрле гаҗәеп урыннары, урман-күлләре белән бик бай бит. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылына кунакка баргач, безгә хуҗабикәләр шундый бер истәлекле урынны күрсәттеләр. Бу күрше Исаклы районының Мордово-Аделяково авылы янындагы дәвалы күл иде.

Биредәге мордва һәм чуваш авылларының әле 1750 елларда ук барлыкка килүләре билгеле. Ул вакытларда елга буйларында кеше үтә алмаслык сазлыклар булган диләр. Шуларның берсендә юлбасарлык белән шөгыльләнүчеләр зур сумма акчасы булган үтеп баручы сәүдәгәрне талаганнан соң, атларын, үзен һәм сакчыларын батырганнар, имеш. Нәкъ шул урында зур саз күле барлыкка килгән дә инде. Аны җирле халык, ялгышмасам, мордва телендә Нисьма – Сара Нисьма күле дип атап йөртә икән.
 
Менә июль аеның соңгы кызу көннәренең берсендә безгә шушы саз күлендә рәхәтләнеп, тәнебезне сазлы ләмгә буйый-буйый, коену бәхете тәтеде дә инде.
 
Шушы гаҗәеп күлне күреп, коенып, юынып чыккач та, үз алдыма уйлап та куйдым: нигә, мин әйтәм, безгә дә Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк тоз күлләрендәге кебек юллар салып, аерым йортлар төзеп, туристик ял итү, дәвалану базасы ясамаска?
 
Саз күле төбендәге ләмнең файдасын белеп, хәзер үк кырыена көчле суырткыч җайланмасы (качалка) урнаштырганнар һәм Серноводск курортына дәвалау өчен шушы күл ләмен җибәреп торалар икән инде.
 
Безнең татар эшкуарлары да шушындый матур, файдалы урыннарны күреп, акчаларының бер өлешен шушы агротуризм бизнесына куйсалар, начар булыр идеме икән!?
 
Аннан, табигать кочагында булып кайткач, үземнең тагын бер уй-фикеремне дә әйтеп үтәсем килде. Безнең төбәкнең урманнарын, урман полосаларын өрәнге (клен) агачлары басып киткән (аны күбрәк Америка клены дип атыйлар). Чөнки бу әрсез агачны һәм амброзия дигән чүп үләнен безгә үткән гасырның илленче елларында чирәм җирләрен күтәргәндә Америкадан алып кайтканнар дип сөйлиләр. Әгәр без шул чүп агачына һәм үләненә каршы нык¬лап көрәш ачып җибәрмәсәк, алар берничә елдан бөтен Россияне каплап китәчәк.
 
Мордово-Аделяково авылында булганда бер бинаның диварына зур портрет белән календарь эленеп торганын күрдем, ә эмблемасына “Единая Россия партиясе” дигән сүзләр язып куелган иде. Рә¬семендә Губерна Думасы депутаты, “Самаратрансгаз” фирмасы җитәкчесе Владимир Субботинны танып алдым. Бәлки, аңа мөрәҗәгать итеп караргадыр, чөнки ул өлкәбезнең нәкъ шушы төньяк районнары буенча депутат итеп сайланган бит. Арабызда башка шуның кебек дәрәҗәле һәм акчалы кешеләр һәм җитәкчеләр әле тагын бардыр, мөгаен.
 
Разия ӘЮПОВА,
Өлкә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

---
Бердәмлек
№ --- | 10.09.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»