поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.09.2017 Әдәбият

Татарстан Язучылар берлеге яшь шагыйрьләрне очраштырды (ФОТО)

6 сентябрьдә Актанышка шигъри десант төште – биредә Татарстанның һәм Башкортстанның яшь шагыйрьләре җыены узды. Башкортстан шагыйрьләре Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев, Равил Бикбаев, Рафаэль Сафиннар Татарстан шагыйрьләре белән гомер-гомергә аралашып, шул аралашулардан илһам, иҗатка дәрт алып, кунакка йөрешеп яшәгәннәр.

Актанышта узган шигырь бәйрәме – аксакаллардан калган бу матур традицияне дәвам итү, тугандаш ике халыкның яшь иҗатчыларын берләштерү, дуслаштыру максатында оештырылды.
 
 
Шагыйрьләр очрашуы Әнәк авылында, Шәрип Шәймиев музеенда башланды. Музейда кадерләп сакланган экспонатлар Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның нәсел тамырлары, яшәеше-көнкүреше хакында сөйли.  Актаныш үзәгендә кунаклар өчен бу төбәкнең тарихын саклаган «Туган як» музеена экскурсия  оештырылды.
 
 
 
Шигъри җыен  Актаныш район мәдәният йортының Тантаналар залында узды.  Шагыйрьләр белән очрашуга Актаныш төбәгенең шигърият сөючеләре, «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе әгъзалары җыелды. Кунакларны Мәдәният йортының вокаль ансамбле җырлап каршы алды.
 
 
Очрашуны, сәламләү сүзе белән, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург  Данил Салихов ачты. «Гомер-гомергә Татарстан һәм Башкортстан язучылары аралашып, кунакка йөрешеп яшәгәннәр. Без  – ике тугандаш халык, телебез охшаш, динебез, җырларыбыз бер. Һәрчак дус, тату яшик, бергә булганда – без көчле», – диде ул.
 
 
 
«Бу матур очрашуның безнең Актанышта узуы, ике республика чигендә урнашкан, татар ягының да, башкорт ягының да моңын, аһәңен сеңдергән төбәгебез өчен зур дәрәҗә. Мондый очрашуларда мәхәббәт бөреләнеп, никахка илтсә, без Агыйдел буенда туйларыгызны уздырырга дә әзербез», – диде үз чыгышында Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Диләрә Әнвәрова.
 
Җыенны эстафета алмашып, яшь шагыйрьләргә тасвирламалар биреп, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт һәм Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәшит Зәйнуллиннар алып барды.
 
 Казаннан Актанышка  яшь шагыйрьләр Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Гөлназ Газизова, Рүзәл Әхмәдиев, Ләйлә Хәбибуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фидаил Мәҗитов, Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Алсу Сәлаховалар, Уфадан – Айбулат Сәсәнбаев, Ильяс Сагынбәк, Ислам Төхвәтуллин, Артур Габдуллин, Таңчулпан Рәсүл, Руслан Сөләйманов, Кристина Андреева-Книга, Олеся Әхмәдуллина, Гөлнара Хәлфетдиновалар килде, дип хәбәр итә Татарстанның Язучылар берлеге матбугат үзәге.
 
Иҗатка – иҗат,   шигырьгә – шигырь килгән мондый матур очрашулар Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан уздырылган чараларның соңгысы түгел. Дәвамы бар...

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»