поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
10.01.2010 Җәмгыять

ҖИНАЯТЬМЕ, ӘЛЛӘ...

Күптән түгел Дәүләт Думасы соңгы укылышта «Реклама турындагы» канунга үзгәрешләр кертте. Әлеге төзәтмә йөклелекне өзү белән шөгыльләнүче клиникалар хезмәтен рекламалауга чикләүләр кертә.

Документта әйтелгәнчә, мондый эшчәнлектә махсуслашкан клиникалар хезмәте балигъ булмаганнар өчен каралган басмаларда, аудио-видео продукциядә рекламаланырга тиеш түгел. Моннан тыш, газета, журналларның беренче битендә, теле-радио тапшыруларда да абортлар турында мәгълүмат урнаштыру тыела. Шулай ук транспорт чараларында да ярамый. Балалар учреждениеләрендә, шифаханә-курортларда, сәламәтләндерү оешмаларында, спорт корылмаларында һәм әлеге биналардан 100 метрдан якын җирдә мондый эчтәлектәге реклама булырга тиеш түгел.

 

Канунны үтәмәгәннәр өчен 2 мең, 2 мең ярым сум күләмендә штраф каралган. Ул вәкаләтле затларга – 4 меңнән алып 20 меңгә кадәр, юридик затларга – 40 меңнән алып 500 меңгә кадәр булырга мөмкин.

 

Элек гаиләдә унар, унбишәр бала булган. Ачлы-туклы вакытта шулкадәр җанны ничек асраганнардыр? Кайберәүләр гаиләләрнең шулай ишле булу сәбәбен, медицинага бәйли. Ул вакытта әбиләребез йөклелектән саклану чараларын белмәгән, йөккә узган да тапкан, узган да тапкан, баланы төшерергә ярамаган дип санаучылар бар. Баланы төшерү хәзерге кебек «җиңел» булмаган шул. Беренчедән, закон тарафыннан тыелган булса, икенчедән, аборт ясаучы белгечләр булмаган. Киноларда кеше күзеннән качып, сарайларда бала төшергәннәрен караганым бар. Бу хатын-кыз өчен бик куркыныч. Йә үлә, йә кала.

 

Ул заманнардан бирле без шактый «алга» киттек, «акыллыландык». Гаиләдә балалар саны ике-өчтән артмый. Россия абортлар саны буенча алдынгы урынны биләүче ил. Тумыйча калган балалар саны дөньяга килгән балалар саныннан ике тапкырга артып китә. Нәтиҗәсе — аяныч. Россиядә хатын-кызлар үлеменең 30 проценты абортлар аркасында. Статистика буенча, 10 йөклелекнең 6сы аборт белән төгәлләнә. 10 абортның берсе яшүсмер чорда ясала. Шул сәбәпле Россиядә яшәүче парларның 15 проценты бала алып кайтырга сәләтсез. Кайбер хатын-кызлар хәтта 30 тапкыр аборт ясаткан!

 

Йөклелекне өзү буенча операцияләр ясау белән шөгыльләнүче клиникалар шундый нәтиҗә ясаган: аборт ясатучыларның 15 проценты яшь кызлар. 15-17 яшьтәге кызларның 75 проценты йөклелекне өзә. Күп очракта аларны бу адымга олы тормышны татып карау теләге этәрә. Йөкле булу алар өчен кызыклы ачыш. Алар тулысынча әти-әниләренә бәйле. Егетләре исә авырлы булуын белгәч, тизрәк ташлап китү ягын карый. Хәер, алар арасында ир-атлар да очрый. Алары йөклелекне өзү өчен акча да бирә. Яшь җилкенчәкләрнең 25 проценты бик соң, йөклелекнең 22-27 атнасында гына мөрәҗәгать итә. Билгеле инде, ата-ана бу хакта бик соң белә.

 

Егетләрнең абортка карата мөнәсәбәте нинди соң? Алар әлеге операциянең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын беләләрме? Шуны ачыклау максатыннан яшь малайлар арасында сораштыру үткәрелгән. Сораштыруда катнашучыларның күбесе абортның зыяны турында яхшы белә. Әмма 75,3 проценты хатын-кыз һәм аның туачак баласы өчен нинди куркыныч янавы турында хәбәрдар түгел. Күп кенә яшүсмер егетләр кияүдә булмаган кызларга аборт ясату табигый дип саный икән. Сораштырылган малайларның яртысыннан артыгы әти-әниләре белән саклану чаралары турында сөйләшмәүләре турында белдергән.

 

30-40 яшьтәге, бер карасаң, әни булырга өлгереп җиткән хатын-кызлар арасында да бала төшерү сирәк күренеш түгел икән. Бу адымга баручы хатын-кызларның күбесе гаиләдән, балалардан ял итеп алу теләге белән очраклы элемтәгә керүчеләр булса, икенчеләре чарасызлыктан. Йөклелекне өзәргә аларны көчләү, берәр төрле чир, ире белән аерылышу, хәләл җефете үлеме, баланы тәрбияләү өчен социаль шартлар булмау этәрә. Абортны гади укол ясатуга гына тиңләүче хатын-кызлар да очрый, ди белгечләр. Алар аны йөклелектән саклану чарасы итеп кабул итә.

 

Тарихка күз салсак, 20 гасыр башланганчы безнең илдә абортлар ясату катгый тыела. 1920 елда Россия беренчеләрдән булып абортларга рөхсәт бирә. Әмма 1936 елда илдә алар тагын тыела. Абортларны бары тик медицна күрсәтмәләренән чыгып кына ясый алалар. Шул рәвешле криминал абортлар саны артып китә. 1955 елда янә рөхсәт бирелә. Бу ваытта «Абортларны тыюны бетерү турындагы» указ кабул ителә. Әлеге указ хатын-кызга баланы калдырырга яисә калдырмаска икәнен үзенә хәл итү мөмкинлеген бирә. Абортларны бары тик йөклелекнең 12 атнасына кадәр генә ясарга ярый торган була. 1987 елдан исә социаль күрсәтмәләрдән чыгып йөклелекне 28 атнага кадәр өзәргә рөхсәт бирелә. 1996 елда ул 22 атнага кадәр генә итеп үзгәртелә. Шулай итеп, безнең ил хатын-кызлары 50 елдан артык инде әни булу-булмау мәсьәләсен үзләре хәл итә.

 

Ирләр фикеренчә, кияүдәге хатын бала төшерүгә бара икән, бу иренең ризалыгы белән эшләнергә тиеш.


Айсылу БАРИЕВА
Интертат.ру
№ | 24.12.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»