поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
05.09.2017 Авыл

Аюлар төбәгенә 238 яшь

Сергач үзенең чираттагы туган көнен, 238 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары шәһәрнең төрле почмакларында иртәдән кичкә кадәр гөрләде. Беренче булып базар мәйданы алдында авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды, анда җирле аграрийлар үз продукцияләрен тәкъдим итте.

“Лидер” ФСКсында бу көнне тантаналы рәвештә кинотеатр эшли башлады. Ул “Кече шәһәрләр кино- театрлары” федераль программасы кысаларында булдырылды һәм шәһәрнең мәдәни тормышында зур роль уйнар дип ышанасы килә. Биредә вакыт буенча соңга калмыйча яңа гына чыккан Россия һәм чит ил кинофильмнары 3D форматында күрсәтелер. Сеанслар көне буе дәвам итәр һәм төрле яшьтәге аудиториягә исәпләнер. Иң күркәм бәйрәм чаралары, әлбәттә, шәһәрнең Советская урамында һәм үзәк мәйданында гөрләде. Җирле предприятиеләр һәм эшмәкәрләр кунакларга үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Махсус техника белән кызыксынучылар өчен күргәзмә әзерләнгән иде. Кунакларның күп өлешен тәшкил иткән балаларга район администрациясе татлы бүләкләр дә кайгырткан. Район һәм шәһәр башлыклары Николай Субботин, Олег Радаев һәм Александр Лаптев рус халык киемнәренә киенеп, балаларга бушлай туңдырма өләштеләр.

Сергачлыларны бәйрәм белән котларга өлкә һәм күрше районнарның хакимият вәкилләре, регионның күренекле җәмәгать эшлеклеләре килде. Хөрмәтле кунакларның берсе - танылган якташыбыз, Россия журналистлар союзы әгъзасы, шагыйрь Әхмәт Саттар иде. Җирле үзидарә башлыгы Николай Субботин якташларын җылы котлады, соңгы вакытта шәһәр файдасына башкарылган эшләр турында сөйләде һәм берничә сергачлыга шәһәр һәм район үсешенә керткән зур өлешләре өчен районның “Хөрмәтле ветераны” һәм “Хөрмәтле гражданин”ы исемнәре бирелүен игълан итте. Өлкә законнар чыгару җыены депутаты Александр Ефремцев тәбрик сүзендә соңгы вакытта Сергачта яңа предприятиеләр ачылуын билгеләп үтте. “Рас- свет” ачык акционерлык җәмгыяте плантацияләрендә җир җиләге, күк җиләк үстерделәр.

Предприятие җитәкчелеге бәйрәмгә бүләк итеп, 1000гә якын район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне җимешләр белән сөендергән. Кызыл Октябрь районы адми- нистрациясе башлыгы Халит Сөләйманов ике районның дуслык- та һәм татулыкта яшәвен билгеләп үтте һәм киләчәктә дә шулай булсын дигән теләктә калды. Спас районы вәкиле, өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов автономия рәисе, өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Надир Хафизов юллаган тәбрик сүзләрен җиткерде, Сергач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы һәм мәдәният бүлекләре, “Туган як” газетасы һәм “Татар радиосы” белән уңышлы эшләвен ассызыклады. Рәсми өлеш тәмамлангач, сәхнәгә балалар коллективлары чыкты. Алар арасында безнең милләттәшләребезнең булуы аеруча шатландырды. Кичкә кадәр шәһәрнең төрле урыннарында төрле спорт ярышлары, күңел ачу һәм ял итү чаралары күпләп узды. Ә бәйрәмнең ахырында район мәдәният йорты артистлары һәм Түбән Новгородтан килгән музыкаль төркемнәр өч сәгать дәвамында зур концерт бирде. Шәһәр көне салют һәм дискотека белән тәмамланды.

Фотода: Сергач, Кызыл Октябрь һәм Спас районы татарлары.


Илнар САДЕКОВ
Туган як
№ --- | 05.09.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»