|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.01.2010 Бәйрәм
НАИЛӘ ГӘРӘЕВА: “ЯҢА ЕЛДА БАРЫБЫЗ ДА БӘХЕТЛЕ БУЛЫЙК!”Ел тәмамланганда һәр кеше нәтиҗә ясый. Бер елны йомгаклап, төенләп куя. Гомер сукмагының чираттагы бер казыгы кагыла, дигән сүз. Күренекле шәхесләребез бу" казыкны какканда" нинди уйлар кичерә икән? Язмабыз әнә шул хакта. Татарстанның халык артисты Наилә Гараева:
– Кризис безгә – иҗат кешеләренә кагылмый ул, чөнки гомер буе кризиста яшибез. Акчада хикмәт түгел, Аллага шөкер анысы. Моннан да авыррак чорларны да узарга туры килде. 2009 ел миңа яшьләр белән аралашырга, алар белән эшләргә насыйп итте. Театрга яшьләр килеп керде. Аларның хезмәтләрен күреп шатланам. Шуңа күрә бу ел минем өчен күңелле узды. Аларга карап, үземнең дә яшьлегемне искә төшергән кебек булдым. Ахирәт-дустым Фирдәвеснең юбилеен үткәрдек. Мин моны үземнең бәйрәмем кебек кабул иттем. Аннан соң улым әйбәт спектакль чыгарды. Г.Исхакыйга (“Курчак туе”) зур тәвәкәллек белән алынды. Оныгым – Йосыфның “Сәләт” лагерына йөргәненә шатландым, улымның зур фатир алуларына да куандым, анда Коръән укыттык. Күңелле вакыйгалар белән күңелсезләре дә чиратлашып барды, билгеле. Театрда якын кешеләребезне югалттык. Һидият абый Солтанов, Николай Юкачев, япь-яшь бер актрисабыз китеп барды. Аларны югалту бик авыр. Әмма тормыш бу, ни генә булса да исәннәргә яшәргә,эшләргә кирәк. Үземнең укучыларым белән горурланам. Киләсе елда минем чыгарылыш булачак. Яшьләр белән шуңа әзерләнәбез. Яңа 2010 ел да үзенең куанычлары, шатлыклары белән килсен иде дип өметләнәбез. Барыбыз да бәхетле булыйк!
Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова:
– Узып баручы ел минем өчен газаплы булды. Йортыбызга зур ремонт ясадылар, шул форсаттан файдаланып үз фатирымда да капиталь ремонт ясаттым. Хрущевка гына булса да кеше төсе керттем әле. Матур булып яңарып китте. Бусы булды бер, ә икенчедән инде шушы мәшәкатьләр беткәч үземнең юбилеемны уздырдылар. 21 июльдә туганмын, октябрьдә театрда бик зурлап 70 яшьлегемне билгеләп үттек. Гомумән республика халкыннан, югары даирә кешеләреннән газет-журнал, телевидениедән миңа карата игътибар искиткеч булды. Инде үзем туя башладым, кешеләр нишли икән дип уйлап куйган чакларым булгалады. «Тагын бу килеп чыкты, пылт итә дә килеп чыга, пылт итә дә килеп чыга, иске бер тиен шикелле” дип, әйтүчеләр юкмы икән инде дип борчылдым, хәтта. Юбилема агылып-ургылып халык килүе күңелемә бик рәхәт булды. Үземнең театр сәхнәсеннән халкыма, тамашачыма, дусларым-туганнарыма, классташларыма барысына да бик зур итеп рәхмәтемне җиткердем. Ә Яңа ел бәйрәме белән үземне-үзем котлыйм һәм киләчәк тормышымда сәламәтлек берлә, кызымның игелеген, бәхетен күреп яшәргә язсын, дим. Бердәнбер кызымның күңелемне җылытып, картлыгымны матурландырып, нурландырып торуын телим.
2010 ел республика халкына, читтә яшәүче милләттәшләребезгә исәнлек-саулык, хәерле тормыш алып килсен, илләребез имин булсын! Балаларыбызның куанычын күреп, җитәкчеләребезнең игътибарын тоеп яшәргә язсын!
Күренекле театр тәнкыйтьчесе, сәнгать белгече Дания Гыймранова:
– Былтыр Минзәлә театры турында китабым чыккан иде, шул китап өчен миңа Җамал Вәлиди премиясен бирделәр. Мондый игътибар минем күңелемне күтәрде. Эшемнең башкаларга кирәкле икәнен аңлату бит инде бу. Әлеге ел минем өчен бик уңышлы килде. Олы яшьтә булуыма да карамастан һаман эшлим. Әлмәт театры тарихы турында әзерләнгән китабым бар. Аны киләсе елда нәшер итә алсак, әйбәт булыр иде,шуңа өметләнәм. Чаллы татар театры тарихын да, театрның 20 еллыгына чыгарабыз дип өметләндерәләр. Театрларга килгәндә, кайсысы гына булмасын алар барысы да минем йөрәгемдә. Үземне барысында да гаиләмдәге кебек хис итәм. Барлык артистлар һәм андагы әһелләр мине дә якын, үз итеп кабул итә. Аларның иҗатларын үзем аркылы уздырып, үзем уйнагандай яшим. Мин бик бәхетле! Яңа елда да бергә булып,бергә эшләргә язсын иде.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|