поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.01.2010 «Яшьти» әдәби сәхифә

ЯШЬТИ АЛСУ ХӨСНУЛЛИНА

Тулы исеме: Хөснуллина Алсу Рифгать кызы.

 

Туган көне: 1987 ел.

 

Туган ягы: Чистайда туган, Түбән Кама шәһәрендә яши, укытучы.

 

Үзе турында: Туган телемне, милләтемне яратам, татар булуым белән горурланам.

 

Шигърияткә этәргеч ясаучы: Әнием. Ул – татар теле укытучысы, ул туган телемә, халкыма беренче мәхәббәт уятты, иҗатыма этәргеч ясады.

 

Беренче шигыре: 9 яшемдә яздым.

 

Остазы: Шәмсия Җиһангирова. “Яңа гасыр” радиосының “Мәдәни манзара” тапшыруында да катнаштым. Кумирым да, остазым да Шәмсия ханым.

 

Шигырьләрең күбрәк нинди тематикага караган? Фәлсәфи темалар күбрәк.

 

Кемнәрне укыйсың? Шәмсия Җиһангирова, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, 20 гасыр әдипләре – Һ.Такташ, Х.Туфан.

 

Шигырь язу сиңа нәрсә бирә? Күңел халәтемне ачып салырга ярдәм итә. Шигырь аша үз кичерешләремне тәфсилләп сурәтлим.

 

Кайларда басыласың, нинди уңышларың бар? “Түбән Кама энҗеләре”, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Көмеш кыңгырау”, “Чистай хәбәрләре”, “Сарман хәбәрләре”ндә шигырьләрем дөнья күрде. “Алтын каләм”дә 2 ел радиотапшыру белән катнаштым,  Ш.Җиһангирова тапшыруында берничә тапкыр чыгыш ясадым. “Көмеш кыңгырау” газетасы  тарафыннан үткәрелгән конкурста «Иң яшь һәм актив журналист» номинациясендә дипломга лаек булдым.

 

Шигырь язарга өйрәтеп буламы, ничек уйлыйсың? Укытучы кеше буларак, әйт әле? Мәктәбебездә укытам, “Алтын каләм” түгәрәген җитәкчелек итәм. Ходайдан бирелгән сәләт булырга тиеш. Ансыз сеңдереп булмый. Тартып алып та, өйрәтеп тә булмый, минемчә.

 

Әнкәй шәле

 

Әнкәмнең мирас шәлен күрәмен дә,

Хатирәләр яңаралар күңелемдә.

Әнкәй җылысын саклый әле мамык шәлем.

Гүя сыйпый әнкәем, гүя исән әле бүген дә.

 

Шәл җылысы белән җан җылысы бергә.

Саклый алды һәммәбезне өшеткеч суыктан,

Шәлне салам иңемә, сыйпыйм аны.

Яңа гына төшкән кебек әни кулыннан.

 

“Кешелеккә генә киям, саклыйм” – дидең.

Шәлең шуңадыр-бүген дә ул әйбәт хәлдә.

Үкенечле, сине саклап кала алмадык.

Изге догаларыбыз ирешсен сиңа көн дә.

 

 Әни шәле, әни кулы, әни җылысы...

Бәхетле иткән безне узган мизгелләр.

Сезнең җанга җылы бирәме мамык шәл

Әнкәйләрдән калган мираслы шәллеләр?

 

ФAНИ ДӨНЬЯ

 

Фани дөнья газапларын

Җигелеп тарта-тарта,

Кадерләү якыннарны

Кала бирә гел артка.

 

Фани дөнья һич аямый:

Татыйсың тоташ газап.

Сүгәсе килә нишләптер,

Дөньясын борычлап-тозлап.

 

Газап, михнәт төшкән чакта

Искә төшә әниемнең назлы сүзләре:

“Түз, сабыр бул, йөрәк парәм!”

Күз алдымда-сагыш тулы күзләре.

 

“Чи ит янмый, түзә барына.

Нишләп була, язмыштыр.

Бәлки, рәнҗетелгән тарафыннан

Төшкән әче каргыштыр”.

 

Саклый белик якыннарны,

Игелек кылыйк һәрбер адәмгә.

Миһербанлы булыйк карт-корыга,

Алар мохтаҗ безнең ярдәмгә.

 

ТУЗГАНАКЛАР МАМЫК ОЧЫРА

 

Кырда нинди ак дулкыннар, дисәм:

Тузганаклар мамык очыра.

Бер ак бөртек кунды бит очына,

Нигә күңелем шулай борчыла?

– Тузганагым, тулганагым, йомшагым!

Бөтерелмә, сөйлә миңа эч серең,

– Нәфислегем белән ямьләндердем җирне.

Бүген инде саубуллашу көнем;

Тузганаклар мамык очыра,

Табигатьнең бер югалту халәте.

Тузганаклар безгә әйтә сыман:

“Һәр нәрсәнең бар аерылу сәгате”.

Тузганаклар мамык очыра,

Уйланырга мәҗбүр итәләр.

Бар мизгелнең кабатланмаслыгын

Безгә шулай хәбәр итәләр.

 

ГОМЕРЛӘР БИК ТИЗ ҮТӘ

 

Яшәгәндә сизелми генә ул дөнья яме,

Үтәсең син, кая Гомер, бик тиз, яшертен?

Тирә-юньдәге табигать дәшмәсә дә, күрә.

Еллар үтүен, күзәтә ул биреп дикъкатен.

 

Табигатьнең дә бар үз фасыллары:

Җәе, көзе, кышы, язы-бары кадерле.

Аларның үз өстенлеге: кабатлана алар,

Кабатланмый кеше гомере: юк кадере...

 

 Чал чәчле әбиемнең дә гомер көзе бит

Юк тапысы бер тамчы да үткән юлында.

Гомер көзе аның манылмаган алтынга.

Төшмәгән упкынга, бирешмәгән давылга.

 

Көзләрдә дә яз сулышы исе, тәме.

Әче миләше дә тансык һәммәбезгә,

Кануннары төгәл: үтә айлар, еллар.

Үтсә үтсен, тик төшмәсен табы безгә.

 

ПАРЛЫЛАР БӘХЕТЕ

 

Пар яфраклар төште каршыма,

Уйлар өермәсе купты күңелдә.

Юкка гына түгел икән бүген

Кулларымнан алдың төшемдә.

 

Синең кабат мине сөюеңне

Табигать тә хуплый күрәмсең.

Өндә түгел, төштә киләсең...

Син һаман да шундый ”төгәлсең”.

 

Пар яфраклар һаман алларымда.

Истәлеккә җыеп куйдым парларны,

Берәү җылысы икенчегә җитә.

Берни куркытмый хәзер аларны.

 

Пар яфракларым киптеләр инде.

Ә һаман бергә, парлы үзләре.

Аерылуны уйламый да алар.

Уңып бетсә дә матур төсләре.

 

ЯТИМЛЕККӘ КАЛГАН ГӨЛЛӘР

 

Тәрәз төбендәге яран гөлләр.

Нигә әни, чәчәк атмыйлар?

Минем кебек сине сагыналар

Җан җылыңны синең тапмыйлар.

 

Сагынабыз әни, сине, без биш балаң,

Тешләремә кергәлә инде.

Дөньяларда булды төрле хәлләр,

Әни җаным, бәхиллә инде.

 

Иртән торып сулар сибә идең,

Чәчәк атсыннар дип гөлләрем.  

Бик тә әни, сине сагынамын,

Моңсу үтә синсез көннәрем.

 

Сагынабыз әни, сине без биш балаң,

Төшләремә кергәлә инде.

Дөньяларда булды төрле хәлләр,

Әни җаным, бәхиллә инде.

 

Кайтыр җиргә китмәдең шул, әни.

Бу дөньяда кунак кына адәм баласы.

Сине сагынмыйча мөмкин түгел,

Син бит йөрәгемнең парәсе.

 

Сагынабыз әни, сине без биш балаң,

Тешләремә кергәлә инде!

Дөньяларда булды төрле хәлләр,

Әни җаным, бәхиллә инде.

 

Рәсемеңне алып карыймын да,

Елмаюлар күрәм йөзеңдә.

Догаларым барып ирешсеннәр,

Урның булсын җәннәт түрендә.

 

Сагынабыз әни, сине без биш балаң,

Төшләремә кергәлә инде!

Дөньяларда булды төрле хәлләр,

Әни җаным, бәхиллә инде!


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»