поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.08.2017 Хатлар

"30 ел әни белән кыз кебек яшәдек"

Сугыш тәмамланган елның сентябрендә Буа районы, Иске Тинчәле авылына килен булып төштем. Ирем Фатыйх Горький госпиталеннән 1 группа инвалид булып кайткан гына иде әле. Әниебезгә – каенанам Мәрфугага 59 яшь иде.

Тәтештә, бик дини гаиләдә туган, Әсәдулла хаҗи кызы булган әниебез биш вакыт намазын калдырмыйча укып бара иде. Искиткеч чиста, аш-суга да уңган иде. Ләкин, ничек кенә уңсаң да, әллә ниләр әзерләп ашар чама юк, сугыш бетсә дә, тормыш хәтәр авыр, авыл халкының хәл-әхвәлен язып та бетерерлек түгел иде. Шуңа да әниебез үз яшеннән олы күренә, сәламәтлеге дә чамалы иде.
 
Аның 5 улы булып, берсе яшь чакта ук үлгән, өчесен сугыш башлануга яу кырына озаткан. Газиз улларын ут эченә чыгарып җибәргән ананың эчендә нинди утлар янганын чамалавы авыр түгел. Саулыгы тәмам какшаган каенанасы Гадельниса карчыкны тәрбияләү дә әнием өстендә булып, әни аны кадерләп карап, вафатыннан соң, барлык йолаларын үтәп, соңгы юлга озаткан. Янындагы кече улы 10 яшьтә генә булса да, әнисенә барлык эштә булышкан. Көне-төне колхоз эшендә тир түккән әни: “Басуда кибән куйган вакытларда, син генә су үткәрми торган итеп куя беләсең дип, кибән башына һәрвакыт мине менгезәләр иде, – дип сөйли иде. – Мактап, күңелне күтәреп торгач, каршы килми идем. Кибән башындагы җил үзәкләргә үтә, шунлыктан, салкын тиеп тә авырый идем. Андый вакытларда өйдәге эшләр дә, ашарга пешерү дә шушы кечкенә улыма төшә иде”.
 
Алланың рәхмәте, әниемнең каенанасы белән биш вакыт намаз укып, теләүләрен, ялваруларын Ходай кабул иткән: өч улы да сугыштан әйләнеп кайткан.
 
Кечкенәдән ятим калганлыктан “әни” сүзен әйтү миңа тансык иде. Шуңа күрә каенанама да “әни” диеп кенә эндәштем, үзе дә мине якын күрде. Бервакыт каядыр барырга җыенам, әни үреп салган толымнарымны күрде дә: “Чәч – хатын-кызның зиннәте шул”, – дип, мине мактап куйды. Бүтәннәргә дә һәрвакыт мактап кына сөйли иде ул мине. Бервакыт безне Җиңү көненә авыл советына чакырып, бүләкләр, медальләр бирделәр. Шунда киеп барырга киемнәрем бар, ә башыма бөркәнергә яулыгым юк иде. Әнием үзенә бик кадерле, өр-яңа, әле бер дә бәйләмәгән кызыл төстәге кашемир яулыгын бирде.
 
Аллага шөкер, әни белән бергә 30 ел бик тату, дуслар кебек яшәдек. Баламны да тәрбияләргә булышты, эштән кайтуыма һәрвакыт кайнар ризык әзерләп көтеп торды. Мең рәхмәт аңа! Каенана үз әниеңнән тары бөртеге кадәр генә ким диюләре дөрестер ул. Үзем дә каенана. Киленем бик акыллы, йомшак күңелле, “әни” дип өзелеп тора. Мин дә аны кызым кебек күрәм.
 
Каенана каенана инде ул дип, аларга кимсетеп караучыларга газетабызның 25 маенда басылган “Авызыңны үлчәп ач” язмасын (авторы – Хәмидә Гарипова) укырга киңәш итәм. Үзем дә каенана буларак яратып, әллә ничә кат укып, өстәлемә алып куйдым мин аны. Каенатамны да, каенанамны да тәрбияләп, барлык йолаларын үтәп, мәңгелеккә озаттым. Әлеге язмам миннән – аларның инде үзе дә 94 яшен тутырган киленнәреннән рухларына дога булып барып ирешсен иде, амин!
Гөлсем ШӘЙДУЛЛИНА. Чаллы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.08.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»