поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.08.2017 Матбугат

Илнур Фәйзрахмановның яңа эш урыны билгеле булды

“Яңа гасыр” телеканалының радио буенча генераль директор урынбасары һәм “Болгар радиосы” баш мөхәррире Илнур Фәйзрахмановның бу вазыйфалардан китүе турында язган идек. Әлеге хәлгә ел ярым вакыт узган. Бу аралыкта Илнур Фәйзияздан улы Татарстан Диния нәзарәте карамагындагы “Азан” интернет-радиосында баш мөхәррир булып эшләп алды. Һәм менә тагын яңа вазифага күчкән.

Хәзер ул “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең Милли тапшырулар редакциясе шеф-мәхәррире. “Матбугат.ру”га сөйләвенчә, яңа эшкә аны каналның җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов чакырган. Ни кызык, бу инде шундый икенче чакыру. Тарих кабатлана. 1998нче елда, әле Фирдүс әфәнде хәбәрләр тапшыруларын алып баручы булып эшләгән  вакытта И.Фәйзрахмановны ТРТ каналына кодалап караган инде. Илнур берара ТВда спорт хәбәрчесе булып эшләп тә ала. Тик ул вакытта “Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Илдус Илдархановның ышандыру көче ныграк булган, күрәсең.
 
Озак еллар FM-радиода эшләгән Илнурга интернет-радиода хезмәт куюы күңелсез булмаган. “Күп максатларга ирешелде, - ди ул. - “Азан” “Таттелеком” кабельле челтәренә керде. Хәзер аны “Летай” әбүнәчеләре дә тыңлый ала. Интернетта тыңлаучылар саны исә 2015 елда 900 мең чамасы булса, 2016 елда 1,9 млн исәпләнә. “Азан” радиосын көн дәвамында 8-9 меңгә якын кеше тыңлый. 200-300 кеше онлайн утырыра”. 
 
Яңа эшендә Илнур Фәзрахманов “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе чыгаручы әдәбият, мәдәният, сәнгать, социаль темаларга караган тапшырулар өчен җаваплы. Аларга ул яңа сулыш өрмәкче. Телевизор караучыларга яхшы таныш тапшырулар бу: “Халык җәүһәрләре”, “Мир культуры”, “Музыкальная жизнь”, “Замандаш” циклыннан тапшырулар. Алар сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрне эфирга чыга. Шулай ук Татарстан Диния нәзарәтенә 25 ел тулу уңаеннан фильм төшерү өстендә эш алып барыла икән. 
 
Сүз уңаеннан, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясеннән иң олпат журналистларның берсе Лия Заһидуллина китә дигән хәбәр дә бар. Илнур Фәйзрахманов аның урынына килмәде микән? “Юк, - дип җавап бирде Илнур Фәйзияздан улы, - Аның урынына түгел. Лия Михайловна минем җитәкчем санала. Хәзергә ул больничныйда, эшкә чыгу-чыкмавын мин белмим, чөнки әлеге мәсьәлә минем карамакта түгел”.  
 
Лия Заһидуллинаның каналдан китүе дөресме дип компаниянең җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдиновтан да сорадык. Әмма ул комментарий бирүдән баш тартты.

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.08.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»