поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.08.2017 Хәйрия

Карынымда ике бала иде. Малаем үлде, кызым исән калды: "Яшәр өчен туган бала ул"

Чаллы шәһәрендә яшәүче алты яшьлек Камилә Хәмидуллинага безнең ярдәм кирәк. Сабыйның чираттагы тернәкләндерү курсы 25 августка билгеләнгән. Әмма дәвалану бушлай түгел, бу көнгә 120 мең сум акча җыеп өлгерәсе бар. Әгәр тулы гаиләдә яшәсә, сабыйның әнисе кешедән ярдәм сорап та тормас иде.

– Карынымда ике бала иде. Малаем үлде, кызым исән калды. Вакытыннан алда тулгагым башлану сәбәпле, сабыйларымны иртә таптым. Камиләнең туганда ук диагнозлары күп иде. Бала тудыру йортыннан башка хастаханәгә җибәрделәр. Өйгә чыкканчы шактый вакыт узды, – дип сөйли Айгөл.
 
Баштарак Камиләгә билгеләнгән инвалидлыкны да кабул итә алмый алар. Әмма тора-бара баланың авыру икәненә ияләшәләр. Айгөл, кызын аякка бастырыр өчен, барысын да эшләргә тырыша. Аны табибларга йөртә, тернәкләндерү үзәкләренә алып бара. Вакытында тотынгач, дәвалауның нәтиҗәсе дә күренә, сабый яшьтәшләрен куып җитә. Утырырга өйрәнә, шуыша, тотынып йөри  дә башлый. Баланың бу уңышларын күреп, табиблар да шакката. Алар да, даими шөгыльләнсәләр, Камиләнең йөри аласын әйтә. Өмет бар.
 
– Күптән түгел педагогларга күрендек. Камиләнең баш миенә зыян килмәгән. Аң дәрәҗәсе бик яхшы сакланган. Ул бер дигән итеп сөйләшә ала, бик акыллы, башлы бала. Куллары да тыңлый, тик менә аяклары гына көчсезрәк. Әмма күңелемне төшермим. Тиздән сабыем аягына басып, үзе йөреп китәр дип уйлыйм. Тернәкләндерү курсларын узгач, операция дә ясарга тиешләр. Үзе дә терелүен бик көтә, – ди әнисе.
 
Камиләне кая гына йөртмиләр. ЛФК курслары, массаж, атта йөрү – барысы да ДЦПлы сабыйга авыртуын киметергә булыша. Янәшәсендә үзен яратып торучы әнисенең булуы да зур таяныч аңа.
 
“Камилә ул – яшәр өчен туган сабый. Туганда, авырлыгы бер килога да җитмәгән иде бит. Кечкенәдән үҗәт булуы, янәшәдәге яхшы кешеләрнең ярдәме белән без, әкренләп, яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез. Авыру баланы тәрбияләү – икеләтә авыр эш. Әмма кул селтәргә ярамый. Ул бит – минем балам. Күзләремә карап торуы, матур итеп елмаюы, “әнием” дип дәшүе ни тора?! – ди Айгөл. – Без күп кенә тернәкләндерү үзәкләрендә булдык.  Таныш булмаган кешеләр дә, туган-тумачалар, дуслар да ярдәм итә. Мең рәхмәт аларга”.
 
Камиләгә матди ярдәм күрс әтергә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Сбербанк картасы: 639002629000374743 
Билайн: 89061230713 
МТС: 89172856082 
Яндекс деньги: 410012207789757 
Qiwi-кошелек: 9172856082 
“ВКонтакте”да Камиләгә ярдәм итү төркеме: https://vk.com/club48501884

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»