поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
29.08.2017 Милләт

“Ак калфак” ханымнары җиләкне мулдан җыйган (ФОТО)

Июль ахырларында безгә, бер төркем “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларына, Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында кунакта булырга насыйп булды. Хуҗабикә Фирдәүс ханым безне үз машинасына утыртып, урман аланлыгына җир җиләге җыярга да алып барды.

Быел җәйнең соңгарак калуы сәбәпле җир җиләге дә берничә атнага соңгарыбрак өлгергән. Ә инде бер өлгергәч, аны җыеп та бетерерлек түгел икән.

Фирдәүс ханымның әйтүенчә, кайбер көннәрдә икешәр чиләк җыючылар да булгалаган. Безнең дә Самарадан, Галидән килгән аккалфаклыларның кайсыбер уңганнары, көннең шундый нык эссе булуына карамастан, чиләкләрен күз ачып йомганчы тутырдылар. Авылга әйләнеп кайтканда, минем дә чиләгем хуш исле өлгергән эре җиләкләр белән тулып җитә язган иде.
 
 
Җиләк җыю белән беррәттән без һәрберебез әле дару үләннәрен - шәмәхә һәм сары мәтрүшкәләрне, хәстәрләү белән дә шөгыльләндек.
 
Яныбызда җир җиләге һәм дару үләннәре җыю осталары - Асия Исмәгыйлева һәм аның кызы Фирдәүс ханымнарның булулары аркасында без дә үзебезне шушы гүзәл табигать кочагында яшәүчеләр итеп тоемлый башладык кебек. Ә инде җыеп кайткан урман җиләгеннән хуш исле, балкып торган кайнатма да кайнатып алгач, бу мизгелләрдә бездән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен.
 
 
 
Югарыдагы фотода: Асия ИСМӘГЫЙЛЕВА (сулдан уңга), аның кызы Фирдәүс һәм апасы Фәридә ЙОСЫПОВА ханымнар.
Разия ӘЮПОВА,
өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Иске Мәчәләй - Самара.

---
Бердәмлек
№ --- | 29.08.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»