поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.08.2017 Мәгариф

Балагыз мәктәпкә барырга әзерме? (СОРАШТЫРУ)

Августның соңгы көннәрен ваклыйбыз. Мәктәпләрдә яңа уку елы башланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Интернет сайтларның берсе үткәргән сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүчеләр быел балага мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен уртача 10-15 мең сум акча тотарга ниятли.

Роспотребнадзор белгечләре әти-әниләргә киңәшләр дә биргән. Алар мәктәп формасын ничек сайларга икәнен өйрәткән. Әйтүләренә карганда, өс киеменең үлчәме балага йөргәндә һәм утырганда уңайлы булырга тиеш. Форма нинди материалдан тегелгән икәнен дә яхшылап карагыз, аның составында кимендә 50 процент мамык, җитен яки йон булсын, дигән белгечләр. Өс киеменең исенә дә игътибар итәргә кушканнар. Сез мәктәпкә барырга әзерме?
 
Гөлназ НӘҮМӘТОВА, Кәрим Тинчурин театры артисты:
 
– Без мәктәпкә барырга әзер. Быел өченче сыйныфка барабыз, Алла боерса. Мәктәпкә барырга дип улыбызны өр-яңадан җыендырдык. 1 сентябрьгә җәй башыннан ук әзерләндек дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Аның каравы, җәй буе тынычлап ял иттек. Мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен күпме акча киткәнен төгәл генә әйтеп бирә алмыйм, санамадым. Тик 10–15 мең сум бик аз кебек тоела. Чама белән 15–20 мең сум акча киткәндер. Киемнәрне улыбыз белән бергә, аңа ошаганын сайладык.

Сәгыйдә ГАЯЗОВА, лаеклы ялда (Арча):
 
– Мәктәпкә барырга вакыт җиткән, ә оныкларым быел ял иткән кебек тә булмады. Җәй буе тренировкаларга йөрделәр. Ул 10–15 мең сум акчага нәрсә алып булсын? Гади халыкның акчасы юк, ә бала товарлары бик кыйммәт. Гомер буе сәүдә тармагында эшләдем. Мине борчыган сорау шул: балага дигәч, әйтерсең, теге яки бу әйберне алмыйча калырга ярамый, шуңа күрә бәясен түшәмгә кадәр күтәрәләр. Ә акчаны кайдан алырга? Бала товарлары гел кыйммәт йөри. Оныгыма мәктәпкә дип алган костюм бәясен сораган идем: “Әни, быел арзанрак булды әле. Моңа кадәр ун мең сумга алган идек”, – дип кенә җавап бирделәр. Мәктәпкә костюмнан башкасы да күп кирәк.

Рафил ШИҺАПОВ, шәхси клиникада табиб (Чаллы):
 
– Быел олы улым – бишенче, икенчесе өченче сыйныфка укырга бара. Мәктәпкә әзерләнү эшләре белән әниләре шөгыльләнә. Миннән акча гына сорыйлар. Чыгымнар 10–15 мең сум гына булмады, әлбәттә. Сыйфатлы аяк киеме үзе генә дә 3-4 мең сум тора. Ә бер балага мәктәпкә ким дигәндә ике аяк киеме кирәк. Менә шуннан исәпләгез инде. Дәфтәрләр дә әзер, букча да. Ә форманы елына ике тапкыр алмаштырабыз. Нишлисең, малайлар бит. Чалбарларының тез башлары агара. Балалар 1 сентябрьне түземсезлек белән көтә. “Укыйсыгыз киләме?” – дип сорагач, бертавыштан: “Укыйсы килми, дусларны сагындык”, – дип җавап бирделәр. Кечкенә улымның иптәшләренә тизрәк яңа букчасын да күрсәтәсе килә. Исән-сау тырышып, яхшы билгеләргә генә укысыннар инде.
 
Гөлнара ГАБИДУЛЛИНА, җырчы:
 
– Без әлегә балалар бакчасына йөрибез. Әмма бакчага әзерлек тә мәктәптән ким түгелдер. Баланың өс киемнәрен яңартырга кирәк. Без бакчага барырга әзер. Бала киемнәрен ел фасылына карап, алданрак алып куярга яратам. Эшне азакка калдырмыйм. Бала киеме уңайлы да, матур да булсын дип тырышам. Ә август ае күбрәк яшелчә тозлап, кышка тәм-том әзерләп үтә. Көзгә кергәнне сизми дә калабыз.
 
Айрат ШӘЙХЕЛИСЛАМОВ, тамада (Лениногорск):
 
– Балаларым Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә белем ала. Быел олы улым Илназ – сигезенче, уртанчы улым Илсаф – алтынчы, кече кызым Алинә икенче сыйныфка укырга баралар. Мәктәп кирәк-яракларын август башында ук сатып ала башладык. Мәктәпкә бәйле чыгымнар зур, әлбәттә. Барысына да берьюлы алганда гаилә бюджеты “киселер” иде. Аз-азлап җыйганда нык сизелмәде. Чыгымнарны санап караган юк, шуңа күрә күпме акча киткәнен әйтә дә алмыйм. Форсаттан файдаланып, укытучыларга да, укучыларга да уңышлы уку еллары телим.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»