поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.01.2010 Мәдәният

БЕР БУЛЫП ЯШӘСӘК ИКӘН...

Флера Абдуллина – «Яңа гасыр» телевидениесенең йолдызы, «Татарлар» тапшыруының беренче һәм бердәнбер авторы, алып баручысы. "Intertat" укучылары аның белән әңгәмә коруыбызны күптән сораган иде. Ниһаять, танылган журналист, чибәр татар ханымы – безнең газет кунагы...

– Флера ханым, кеше бу дөньяда гаиләсендә алган тәрбиягә, әти-әнисенең, әби-бабаларының, нәселенең, халкының гореф-гадәтләрен үзендә туплап, кайчак аларны саклап, кайчак инкарь итеп яши. Җанында бераз булса да татарлык булган һәр татар сезне белә дисәм, ялгышмам, менә шушындый Флера Абдуллина нинди гаиләдә туып-үсте?

 

– Минем тамырларым сәүдәгәрләргә барып тоташа. Үз көчләре белән баеган сәүдәгәрләр булган бабайлар. Әби Мәннән бай нәселеннән, бабай Ахун бай нәселеннән. Бабайның 5 кардәше булган. Элек җир ир-атка бирелгәнгә күрә, алар аякларына нык басып торганнар. Сәүдәлек иткәннәр. Дөрес, әйберләрен алып, кулак диеп тилмерткән чор да булган. Мәктәптә тарих укытучысы әйтә иде миңа: «Кулак балалары совет мәктәбендә укырга тиеш түгел», – дип. Мин гомеремдә дә онытмыйм бу сүзләрне. Мин бит кулак баласы түгел. Бабаларым үз көчләре белән баеганнар, йоклап ятмаганнар.

 

Заманалар үзгәреп китеп бүтән чорга туры килгән булсам, кем белгән, бәлки, сәүдәгәрлеккә киткән булыр идем. Канымда бар ул. Берәр нәрсә сата алсам – шатланам.

 

Мин гел әби белән бабайны искә төшерәм. Чөнки мин алар тәрбиясендә үстем. Әти-әни иртән эшкә чыгып китә дә, кич кайта. Без гел әби белән бабайда. Алар безне тәүфикълы, итагатьле булыгыз дип үстерделәр.

 

Әйтәләр бит, кешенең күңеленә бөтен орлыкны балачакта салырга кирәк, бездә булган һәр нәрсәне безгә әби-бабай салган. Мин бүген урамнарда йөрим, алар шикелле кешеләрне күрәсем килә, күрә алмыйм. Алардагы кебек гәүдәләрендә, йөрешләрендә, сөйләм телләрендә зыялылык сыйфатлары балкып торган кешеләрне күрергә хыялланам. Мин үскәндә мәчетләр юк, ислам дине белән танышу – кич белән әби-бабай сөйләгәннәрдән, миңа алар ислам диненең тәгълиматларын балачактан сеңдерделәр. Бәләкәй чакта бабай өйрәткән догаларны, мин бүген дә беләм. Бабай гел безгә өйрәтә иде: «Әгәр кеше сине чакыра икән, беркайчан да соңга калып барма. Биш минут иртәрәк бар», – дип өйрәтә иде. Миңа бу шулкадәр нык сеңгән, бер минутка да соңга калырга яратмыйм. Авырый башлыйм соңга кала башласам! Мин аларның бер-берсе белән сөйләшүләрен искә төшерәм: алар бер-берсенә кычкырып та эндәшмиләр иде. Мәсәлән, бабай әбигә: «Син», – дип әйтә икән, ул ачулы сүз, шуннан соң әби бер сүз дә эндәшми иде. Иң-иң начар сүз шул иде.

 

Бабаларымның яшәү үрнәкләрендә тәрбияләнү миңа бер зур бәхет булды. Миңа алар бөтен нәрсәне өйрәтте. Хәтта чәчемне үрергә дә. Бабай ишеп бирә иде, ул мәктәпкә барып җиткәнче тарала иде...

 

Шулай итеп бөтен нәрсәне өйрәтте миңа әби-бабай. Мин аларга бик рәхмәтле. Алар миңа тормыш итәргә ничек икәнен балачактан сеңдергәннәр.

 

Әтием турында әйтәсем килә. Галимҗан исемле иде. Әтием – гаиләдә бердәнбер малай, «раскулаченный» дип гел тилмерткәннәр. Әтинең сугышка яше тулмаса да, аны ФЗУга алганнар. Бер ел укытканнар. Бүтән балалар качып киткәннәр, әти курыккан качарга, чөнки аны кулак баласы, каршы дип утырткан булырлар иде. ФЗУдан соң шахтада эшләтәләр аны әсир алманнар белән бергә. Ул үлгәнче моны сөйли иде. Шахтада эшләгәндә гомерлеккә үпкә авыруы ала. Әтинең бәхетенә, шахта җитәкчесе безнең туган булып чыга, нәсел зур бит. Шул кеше бераз ярдәм иткән. Авыру алгач, әтине туган иленә кайтаралар. Әмма әти ул вакыт яшь егет, инвалид булганын күрсәтәсе килми, авылда эшли.

 

– Сез кайсы яклардан?

 

– Мин Татарстанның Балык бистәсе районы Кече Укмасы авылында үстем. Безнең авыл шагырь Миргазый Укмасый белән танылган, ул бездә туып-үскән, мулла булган. Укмасый Г. Тукай белән аралашкан кеше. Муллаларны куган вакытта язмыш җилләре аны авылдан качып качып китәргә мәҗбүр итә.

 

– Ә сез? Журналист булу теләге нәрсәдән туды? Нәселегездә язучылык бармы?

 

– Нәсел җепләребез Кадыйр Сибгатуллинга барып тоташа. Әмма язучылык юк. Мин иң беренче.

 

Безнең авылда өч кенә класс. Соңыннан күрше авылга йөреп укырга кирәк иде. Безнең район элек-электән «рус» районы. Якын-тирәдә гел урыслар. Әти-әнием татар баласы булсын иде дип мине татар мәктәбенә бирделәр. Балыклы Чүкәй урта мәктәбенә биш чакрым йөреп укыдым, укытучыларыбыз бик әйбәт иде. Дәүләт Советында бюджет комиссиясендә эшләүче Илсур Сафиуллин әти-әнисе укытты безне.

 

Мәктәпкә бер авыл аша үтеп йөрдек. Кышкы салкында бераз җылыныйк дип, дәрестән кайтышлый көн саен шул авыл кибетенә керә идек. Без кечкенә бала, мәктәптә ашату юк, чөнки без башка авылдан, ачыгып кайтабыз. Кибетче Миннәһәр апа безнең кайту сәгатенә чамалап суыкта каткан ипине җылыткычка куеп җылыта иде, Шуны кимереп төшә идек авылга. Мин моны бер дә онытмыйм.

 

Шулай итеп унны бетердем. Яхшы укыдым, әле политинформатор да идем. Ул чорларга эләктем әле мин. Мин укырга телим дип Казанга килгән бала. Балык Бистәсе Казанга якын бит, Казаннан башка җиргә укырга бару турында башыма да килмәде.

 

Казанда сәүдә техникумына керү иде теләгем. Товаровед булырга хыялландым. Анда ике имтихан бирәсе иде. Берсен мин бирдем, шуннан әти әйтә: «Әй, кызым, товаровед булырсың, өстеңнән чыгар, акчабыз булмас, ничек аны түләрбез. Әйдә син технологка бир. Тамагың да тук булыр», – ди. Әтиләр бит сугыш чоры балалары... Минем технолог булып ашханәдә эшләп йөрисем килмәде. Шулай булгач документларны алырга туры килде. Аларны бирергә теләмәделәр. Укытучылар шакката. Кеше имтиханын бирә алмый, синең берсе бирелгән, икенчесен дә бирерсең диләр. Елый-елый алдым документларымны. Бер туганыбыз ветеринария институтында эшли иде, ул алып барды мине журналистика факультеты деканы Флорид Әхмәтович Әгъзамов янына. Ул әйтте: «Әйдә, монда кереп карасын» Шулай итеп язмыш мине университетка, журналистика факультетына алып килде. Әле бер ел «Яшь журналист» мәктәбендә укыдым. Флорид Әхмәтович мине кызым дип кенә йөртә иде. Ул журналистиканың бөтен нечкәлекләрен өйрәтте. Бу тормышта бүгенге көндә миңа нәрсә кирәк, мин университеттан алдым. Кайсыбер кеше әйтә бит: «Югары уку йорты нәрсә бирә», – дип. Минемчә, ул сиңа ныклы төпле белем бирә, әмма аннан чыкканнан соң, син гел белемеңне төрле яклап тупларга тиешсен.

 

– Журналистиканың төрле тармагы бар. Ни өчен телевидение?

 

– Язмыштыр ул.

 

– Газетада эшли алыр идегезме?

 

– Юк, стиле бөтенләй икенче. Газетага бүтәнчә язарга кирәк. Мәкаләләрем булгалады минем. Хәзер газетага яза да алмас идем кебек тоела.

 

– Шулай итеп сез ничә ел телевидениеда?

 

– 25 ел бардыр. 1986 елда килдем кебек.

 

– Нинди тапшырулардан башладыгыз?

 

– Килүгә мине пропаганда редакциясенә режиссер ассистенты итеп алдылар. Илгиз Кәлимуллович Хәйруллин рәис иде ул вакытта. Пропаганда редакциясе баш редакторы Фуат Бәдретдинов, Әхтәм абый Зарипов, Тәүфикъ Камалтдинович Сәгыйтов мине эшкә өйрәттеләр. Ничек кенә әйтмә, элекке чорда эшкә өйрәтәләр иде. Язарга, экранда үзеңне тотарга, киенергә дә өйрәттеләр. Тәүфикъ Камалтдинович аңа ошамаган кием киеп чыксам, миңа әйтә иде: «Бүтән бу блузкаңны кимә». Шул кадәр каты тоттылар.

 

Пропаганда редакциясендә бер-ике тапшыру эшләдем. Бер тапшыруым шул чорларда бик актуаль темага – Әфганстан турында иде. Аннан соң «Чулпан» программасы ачылгач, Фуат әфәнде миңа шунда эшләп карарга тәкъдим итте. Эшләп кара әле диде. Мине шундук автор – алып баручы итеп алдылар. Эшләп киттем шулай итеп.

 

Беркем дә бит килүгә бөтен эш серен белми. Мин тора-тора аңладым, кеше бер урында төпләп эшләр өчен аңа ун ел вакыт кирәк. Мин аны үземнән белдем. Ун елда эшнең барлык нечкәлекләрен өйрәнәсең. Журналист һөнәре ул бик тә киң, төрле өлкәне белергә кирәк: икътисадны да, сәясәтне дә, мәдәниятне дә, һәм республиканыкын гына белү әз, дөньякүләм белергә кирәк. Миңа шәхсән үземә ун ел вакыт кирәк булды. Чит ил телеканалларында мәгълүмати программаларда эшләргә 35 яшьтән соң гына алалар. Шул яшькә генә фикер туплана. Журналистка тамашачы ышанырга тиеш бит.

 

– «Татарлар» тапшыруы идеясы ничек барлыкка килде? Аны дөньядагы барлык татар белә бит. Тапшыруның бу кадәр популяр булу сере нәрсәдә?

 

– Мин «Чулпан» программасында эшләгәндә, Татарстанга чит илләрдән татарлар кунакка кайта башлады. Ул чорларда «Ерактагы якын кардәшләр» дигән сәхифә ачып җибәрдем. Анда ерактан килгән татарлар белән аралаштыра идем, фикерләрен җиткерә идем. Шуннан үсеп чыкты «Татарлар» программасы.

 

Шул ук вакыт Татарстан телевидениесен икегә аердылар. ГТРК калды һәм «Яңа гасыр» төзелде.

 

«Яңа гасыр» телевидениесы оешканда безне шунда алдылар. Яңа телевидениега яңа проект белән керергә кирәк иде. Мин «Татарлар» дигән проект уйладым да, һәм ул «Яңа гасыр»ның беренче көненнән эшли башлады.

 

Ул, әлбәттә, галимнәрнең ярдәме белән формалышты дип әйтер идем. Чөнки беренче көненнән алар программаның консультантлары. Мин алар белән һәрвакыт киңәшләшәм: теманы күтәргәндә нинди ракурста күрсәтергә кирәк икәнлеген. Шунсыз эшләп булмый бу программаны. Чөнки «татар» сүзе «сәясәт» сүзенә тиң дип беләм. Төрле якка тайпылмыйча, тапшыруны туры юлдан алып бару җиңел түгел. Күбрәк нейтраль позицияне тотарга тиешсең. Бик уйлап, һәр сүзеңне җайлап кына әйтеп эшләргә кирәк. Шуңа күрә галимнәрсез, академикларсыз булмый. Татарстан академиясенә зур рәхмәт белдерәм. Алар һәрчак ярдәм итәләр.

 

"Татарлар" тапшыруы җитәкчесенең эш бүлмәсендә "Татарлар" туграсы эленеп тора

 

– Татар дисәң сәясәт чыга дип әйттегез... Кыен чаклар булгаладымы бу программаны эшләгәндә? Яки программа чыккач?

 

– Була-а-а... Кыйнап кына торалар. Ансыз булмый. Дөресен әйткәндә, китәм инде дигән очракларым еш була. Ни кадәр тирәнгә керәсең, ни кадәр очрашасың чит мәмләкәттәге татарлар белән, татарлар күп очракта үзләре гаепле дигән фикергә киләсең. Аңа минем шулкадәр йөрәгем әрни. Нигәдер кайбер очракларда татар үз башын үзе ашый. Хөсетлеге дә бар аның, көнчелеге дә. Нигә шулай – аптырыйм инде. Без – бөек халык, халык мескен хәлдә яшәвенә йөрәгем бик әрни. Олыгая төшкәч, мемуар язармын, бәлки, гыйбрәт өчен. Булмасын иде безнең халык шундый. Күпме тарихка керәсең, күпме очрашулар үткәрәсең, йөрәк ныграк әрни. «Татарлар» программасын шулай аңлыйм: галимнәр анда юаныч табалар. Рәнҗеткән татарны күбрәк күрсәтәсем килә. Шул кадәр җан әрнеткеч моментлар була, уф, туйдым бу татардан дип куясың. Болай әйтү гөнаһ, ләкин кайвакыт әйтәсе килә.

 

Татарның яшәеше 21 нче гасырга кадәр килеп җитүе аерым шәхесләрнең хезмәте аркасында була торгандыр дип уйлыйм мин. Моны галимнәтебез дә күтәрә бит. Сыйфатка күбрәк игтибар итәргә дип әйтәләр. Бу дөрес. Кирәк түгел безгә сан ягыннан куарга. Бәлки, 10 теләсә нинди татар булганчы, бер сыйфатлы татар булуы кирәктер. Шул вакыт татарны саклауга күбрәк өлеш кертелер иде.

 

Узган ел хәтер көне алдыннан археолог Фаяз Хуҗин белән мин Касыймда булдым. Күптәннән бар иде теләгем Касыймга барып кайтырга. Анда бит Сөембикә соңгы көннәрен үткәргән. Төрле фикерләр бар Касыйм татарлары турында. Миңа Касыйм татарлары башка яктан ачылдылар. Бер-беребезне эткәләмәсәк иде. Төрткәләмәсәк иде...

 

– Бераз киң күңелле булсак иде...

 

– Әйе, бер беребезне саклар өчен.

 

– «Татарлар» тапшыруы гел читтә яшәүче татарларны гына күрсәтә дигәнне ишеткәнем бар. Бу сез үзегез сайлаган юнәлешме яки башка тапшырулар биләмәсенә кермәскә теләүдәнме?

 

– Анысы да бар. Сүзләр була инде төрлечә, телевидение хуҗалары теге кешенекенә кермә дип әйтүләре дә мөмкин, әлбәттә. Татар бит сибелеп, төрле шартларда яши. Читтә яшәүче татарларны гыйбрәт өчен күрсәтәм. Нигезем – мондагы Казан татарлары, чөнки читтәге татарларның да Казан, аның зыялылары нәрсә уйлаганын беләселәре килә. Казан ул бүген безнең яшәгән үзәгебез. Ничек кенә әйтсәк тә, зыялылык ягыннан Казан татарлары бик югары. Читтә яшәүчеләрне дә үрнәк итеп алып була, әлбәттә. Тел саклауда, мәсәлән. Ләкин алар да Казанга карый. Алар Казаннан китаплар алып китәләр, рухи ризык алалар. Казанны сакласак иде. Читтәге татарларны якынайтасым килә. Гаяз Исхакый әйткән бит читтән ярдәм итәргә кирәк Казанга. Бер булып яшәсәк икән...

 

– Сез эшегезне мавыгып башкара, рәхәтләнеп эшли торган кеше. Эшкә бармаганда нәрсә белән кызыксынасыз? Буш вакытыгызда да эш турында уйлыйсызмы? Хобби, яраткан шөгылегез бармы?

 

– Студент чагымда биюгә йөрдем. Биюгә йөреп мин ничек гәүдәне тотарга, сөйләшкәндә ничек басып торырга, аягыңны ничек куярга – бөтенесен өйрәндем, миңа ул бик файда итте. Эшли башлаганда без, телевидение хезмәткәрләре, комсомол белән чыга идек районнарга. Концертлар куя идек. Мин анда бии идем. Милли киемнәрдән. Элегрәк бәйли идем.

 

Хәзер «Татарлар» программасында эшләү дәверендә бер нәрсә белән шәгыльләнеп булмый. Бөтен ялым татар белән тулган.

 

Башка телеканалларны гел карап барам...

 

– Әллә алардан үзегезгә үрнәк аласызмы?

 

– Әйе, чөнки кеше кимчелегеңне әйтмәскә мөмкин. Ничек эшләргә ярамый – моны чит каналлар карап өйрәнергә була. Элегрәк чит илләрдәге татарлардан ВВС каналындагы яңалыкларны яздырып бирегез дип сорый идем. Алар нинди форматта бирә мәгълүматны – бу бик кызык иде. Америкадагы, Европадагы татар өчен без провинция булып күренмәс өчен андагы каналлар ничек эшләвен белергә кирәк.

 

Шуңа күрә миңа бар нәрсә дә кызык. Шуңа вакытым калмый. Бөтен нәрсәгә хәбәрдар булырга тиешмен дип саныйм. Берәр татарга берәр нәрсә бирсәләр дә шатланам. Гел заманча эшләргә тырышам мин. Вакытым булса, рәхәтләнеп йоклар идем...

 

– Сез һәрвакыт формада. Үзегезнең стилегез бар, башка журналистлардан аерылып торасыз. Моңа ничек ирешәсез? Вакытым юк дисез...

 

– Ул балачактан сеңә икән. Әби-бабайдан дидем бит. Аларның киемнәре дә, сөйләмнәреннән дә бөтенесен алардан алганмын. Аны киңәйтергә генә кирәк булды. Бик яратам матур киенгәнне. Матур киенгән, тышкы кыяфәтен игътибарлый торган кеше белән янәшә басып торырга яратам. Ул минем җаныма, тәнемә рәхәтлек бирә. Киемгә бик игътибар итәм. Стилем бар, артыгын элергә яратмыйм. Килешә торганны гына сайларга тырышам. Мөмкинлегемнән чыгып инде. Француз косметикасы сайлыйм. Ул минем тәнемә туры килә, җаныма рәхәтлек бирә. Әлбәттә, барысына да мөмкинлек юк.

 

Аннан соң мин бик яратам комфорт. Мәсәлән, өемдә берүзем булганда да, матур итеп табын әзерләп ашарга яратам. Табынны ашъяулыксыз күз алдына китерә алмыйм. Кыйммәтле чынаяктан чәй эчү җаныма рәхәтлек бирә.

 

Иң зур ләззәт биргәне – татар телем. Тәнемнең барлык күзәнәкләре ял итә, татарча сөйләшкәндә. Татар телемне, әдәби телемне миңа шул кадәр сеңдергәннәр. Моңа мин бәхетле, чөнки миңа татар телен өйрәткәннәр. Рус мәктәбендә укыта алган булырлар иде. Русча да, татарча да белмәс идем. Татарча сөйләшү миңа комфорт бирә. Телевидениега килгән чордарда урамда татарча сөйләшергә ярамый иде. Ә телевидениеда ак яулыклы татар апасы каршы ала. Шаккаткан идем: монда татарча сөйләшәләр икән дип. Ул вакытта монда руслар да татарча сөйләшә иде. Хәзер заман үзгәреп китте...


Әлфия МИҢНУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 29.12.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»