поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
25.08.2017 Ир белән хатын

Ишегалды тулы бәхет йөргән: Алты ятимне үз кочагына сыендырган

Кайчак кеше тормышта кайсы юлдан китәргә белми аптырый. Ә үзенә язган бәхетнең күз алдында гына икәнен күрми йөри. Балабыз булмаса, табибларга барабыз, күрәзәчеләргә йөгерәбез, каяндыр дәва эзлибез. Үзебезгә бәхет алып киләсе сабыйның янәшәдә генә йөргәнен күрмибез дә. Алты ятимне үз кочагына сыендырган Римма Лотфуллина әнә шулай ди.

“Өйдә ялгыз утырасы килмәде”
 
Хәер, ятим сабыйны бәхетле итү һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. Аның өчен изгелек тә, батырлык та кирәк. Әле һәркемнең Римманың ире Илфар кебек таянычы да юк. Лотфуллиннар Яшел Үзәндә яши. Бик яратышып өйләнешә алар. Икесе дә күп итеп бала үстерү турында хыяллана. Илфар да, Римма да – ишле гаиләдән. Язмыштыр, икесе дә яшьли әти-әнисез кала. “Без дүрт бала идек. Иң олысы – мин. Әти-әнием бик иртә китеп бардылар. Алар үлгәч, тормышның бар авырлыгы минем җилкәмә төште. Ә Илфар иң кече бала була. Шуңа да аңа туганнары ятимлекне бик сиздертми, яклап, саклап, кадерләп үстерәләр”, – дип сөйли Римма.
 
Лотфуллиннарга Аллаһы Тәгалә бер генә бала бирә. Илнурны кадерләп, яратып үстерәләр. Улы үсеп җитә, эшкә урнаша. Өйдә берүзе утырып калган Римма бу хәлне авыр кичерә. “Сез булмагач, читен, өйдә ялгызым гына утырасым килми”, – дип зарлана ул иренә. “Әнә ишегалдында гына приют бит. Шунда кереп чык. Балаларның хәлен бел”, – дип гаҗәпләндерә Илфары. Чынлап та, тәрәзәдән генә балалар йорты күренеп тора. 
 
 “Бу сабыйларны аермаска иде”
 
Римма каршы йорттагы сабыйлар янына кереп йөри башлый.  Ә бервакыт туганының баласы белән хастаханәдә ятарга туры килә аңа. Күрше ятакка, приюттан алып килеп, бер баланы салалар. Менә шул вакытта Римма апаның әни булырга теләгән хисләре тагын кузгала. Ул бу кызны күрә дә: “Үземә була”, – дип әйтә. Әмма сабыйны тиз генә алып кайтып булмый. Кәгазь мәшәкатьләрен хәл итәргә туры килә. Баланың документларын Казанга җибәрәләр. Гаилә кечкенә Настяны көтә башлый. Лотфуллиннарны Казанга чакырталар. Баксаң, абыйлы-сеңелле тагын ике бала бар икән. Шундый акыллы сабыйлар, бер-берсеннән аермаска иде, диләр.
 
– Балалар йортына килеп кердем дә сүзсез калдым. Абыйсының сеңлесенә карата нинди мөнәсәбәттә булуына исем китте. Шулкадәр кайгырта, өрмәгән җиргә дә утыртмый инде менә. Шул җылылыкны күреп, күңелем эреде. Сабыйларның икесен дә өйгә алып кайттык. Дима белән Настя исемле иде алар. Бу ике баланы рәсмиләштереп йөргәндә, без алдан күзебез төшкән Настямның да документлары әзер булган. Аны безгә Гашыйклар көнендә бирделәр. Шулай итеп, бер түгел, өч бала алып кайттык. Күңелем дә тынычланды, – дип сөйли Римма.
 
“Бездә хәзер өч Настя”
 
Гаҗәп, балалар, гаиләгә килеп керүгә, Илфарга әти дип дәшә башлый. “Миңа никтер әни диюче юк. Ә бит күңел көтә, – дип сөйли Римма. – Әмма көчләп әйттерә торган сүз түгел бу. Настябыз бик тә җырларга ярата. Безгә кайткан көнне үк иртәнге өчкә кадәр концерт куйды. Җырлый инде менә, һич туктатып булмый. Үзебез дә сүз әйтмибез. Мөгаен, гаиләле булуына шулай шатлангандыр инде. Ә безнең йокы килә. Сәгать өч тулгач, ниһаять, җырлавыннан туктады бу. Әтисе йоклап китте. Настя йөгереп килде дә: “Сиңа “әни” дип әйтим әле”, – дип колагыма пышылдады. Шул сүздән соң сөенечемнән иртәнгә кадәр елап яттым. Менә кайда иде ул бәхет!”
 
Бер гаиләдә бер исемле ике бала булу гаҗәп түгелме? Ә Лотфуллиннарда икәү генә түгел, өчәү әле алар. Өченче Настяны алар кышкы каникулга үзләренә кунакка алып кайта. Сабый бу гаиләгә шулкадәр тиз ияләшә.  Каникул беткәндә, Риммага “әни” дип эндәшә. Ничек инде ул сабыйны кире балалар йортына илтәсең?! Хәзер бу гаиләдә алты сабый – өч Настя, ике Дима һәм Виталий тәрбияләнә.
 
“Бар эшне эшләргә өйрәнеп үсәләр. Сүзебезне тыңлыйлар. Бик рәхмәтле балалар. Ирем малайлар белән мәш килә. Мин исә – кызлар янында. Алар кул эшләренә өйрәнеп үсә. Тормышта хатын-кызга кирәкле барлык һөнәргә дә өйрәнәләр. Зур гаилә булгач, эшләрне дә бергә эшлибез. Аннан соң матур итеп ял да итәбез. Табигать кочагына чыгарга яратабыз.  Балаларыбыз безне бик ярата. Бәйрәмнәрдә безгә табын әзерлиләр. Бергәләп конкурсларда катнашабыз. “Нечкәбил”гә барырга әзерләнәбез.  Сабыйлар минем җиңүемне көтә”, – ди Римма.
 
“Миңа рәхмәт укыйлар”
 
Бер Настяның әти-әнисе үлеп киткән, икенчесенеке онкологик авырудан вафат булган. Ике сабыйның әниләре исән, баштарак телефон аша хәбәрләшеп  тә торганнар. Балалар исә җылы, назлы урынны сайлый. “Алар барысын да аңлый. Үткәннәре турында сөйләшергә яратмыйлар. Ул темага сүз башласак, тиз генә тәмамлап, башкага күчәләр. Мин исә аларның күңелен төшермим, – ди Римма. – Бу балалар йортыбызга бәхет китерде. Лагерьга ял итәргә китсәләр дә, сагынам үзләрен. Янымда гына тотар идем. Шөкер, улым гаилә корды. Инде оныклар сөябез. Киленем дә бик кешелекле булды. Күзләр генә тимәсен! Янымнан да китми. Китсә дә, сагынып кайтып җитә. Кечкенә балаларны бергәләп тәрбиялибез. Әле кайчан гына ялгызлыктан аптырый идем. Аллаһка шөкер, җаныма рәхәтлек таптым. Мин бу балаларны яраткан кебек тагын башка берәр кешене ярата алыр идемме икән? Алар миңа бик кадерле, газиз. Исән генә булсыннар! Гаиләбездә татулык, тынычлык. Ирем белән 27 ел бәхетле яшибез. Мин аңа гомерем буе рәхмәтле. Әгәр ул ишегалдындагы йортны күрсәтмәгән булса, мин бу кадәр бәхетле була алыр идемме?”
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»