поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.08.2017 Медицина

Төркиядә таралган Коксаки вирусы нәрсә ул?

Төркиядәге Коксаки вирусы турындагы шау-шу һаман да басылмый әле. Ул ел азагына кадәр, ягъни диңгездә ял сезоны беткәнче туктамас та инде. Үзәк матбугат, Россия Роспотребнадзор идарәсенә бу чиргә кагылышлы сораулар белән 500дән артык кеше мөрәҗәгать иткән, дип яза.

Икенче бер чыганак, вирусны 800дән артык кеше эләктергән, аларның 80 процентка якыны балалар, дип язган иде.

Хәбәрләрдән күренгәнчә, туристлар йогышлы чирне Анталья, Сиде, Аланья, Кәмәр, Белек курортларында ияртә. Төркия табиблары, тәненә тимгелләр чыгып, температурасы күтәрелгән авыруларны тынычландырырга тырыша, берничә көннән узар, диләр. Эпидемиологлар аңлатуынча, коксаки – энтеровирус төркеменә керә һәм, чыннан да, күп очракта дүрт-биш көннән бетә. Кайбер белешмәләрдә язылганча, аның авыр формасы менингит китереп чыгарырга сәләтле. Төркия курортларында төрле илләрдән җыелган туристлар ял итә һәм анда гаилә белән бергә килергә яраталар. Балалар өчен махсус  уен  мәйданчыклары, бассейннар каралган. Энтеровирус менә шул кечкенә бассейннарда таралган дип фаразлана.
 
Энтеровируслар түбән температурада, дымлы тирәлектә берничә атна яши ала. Коксаки вирусы эчәклектә үрчи. Чир авыру кешедән йога. Бала бассейнда аз гына су йоткан очракта да бик көчле авырып китәргә мөмкин. Ул аны балалар мәйданчыгындагы уенчыклардан да эләктерә ала. Чирне олы кеше җиңелрәк үткәреп җибәрә, ә өч яшькәчә кечкенә балаларның организмы вируска тиз бирешә, диләр. Чирнең билгеләренә килгәндә, температура күтәрелә, баш авырта, эч китә, күңел болгана, тамак шешә, тәнгә су чәчәге авыруындагы кебек кызгылт тимгелләр чыга. Алар бер-ике көннән сулана. Болар – энтеровирусның А төренә охшаш билгеләр. Ә В төре булганда чир көчәеп, йөрәккә, бавырга зыян китерергә, гепатит, миокардитка әйләнергә мөмкин. Эпидемиологлар әнә шулар хакында кисәтә.
 
Әлеге вирус хакында белешмә алыйм дип интернетны ачсаң, анда нинди генә мәгълүматларга юлыкмыйсың һәм, укып карагач, авыртмаган җиреңнән авырта, шикләнмәгән җиреңнән шикләнә башлыйсың. Имеш, Россиянең бөтен төбәкләрендә дә йогышлы авырулар хастаханәләре палаталары коксакидан интегүче чирлеләр белән тулган, “ашыгыч ярдәм” машиналары авыруларны ташып кына тора икән. Узган ел шул ук челтәрләрдә, банан ашамагыз, анда Эбола вирусы бар, яки аның аша ВИЧ-инфекцияле кеше каны җибәрәләр, кышкы чорда Кытайдан килгән мандариннар грипп вирусы тарата дип тә шөбһә салганнар иде. Белгечләр ул фикерләрнең дөреслеген кире кага килде. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре коксаки вирусы буенча борчылмаска киңәш итә. Хәл тотрыклы, энтеровирус инфекциясе белән авыручы сырхаулар саны узган елларның шушы чорындагыдан артмады, дип хәбәр итә алар. Идарәгә шалтыратучылар булган, алар да чирләп түгел, ә Төркиягә барыр алдыннан андагы вәзгыять белән кызыксынганнар. Белгечләр бездә куркыныч вирус таралмады, авыручылар да күп түгел дисә дә, чит илгә чыкканда саклык чаралары күрергә чакыра.
 
“Хастаханәдә төрле формадагы энтеровирус белән авыручылар күбәйде дип әйтә алмыйбыз, гадәттәгечә. Шулай да бик кечкенә балалар белән чит илгә барудан тыелып тору зыян итмәс иде. Алар климатны да, самолетны да авыр кичерә”, – ди Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе баш табиб урынбасары Рәисә Зарипова.
 
Ә коксаки вирусын шулай күпертеп күрсәтү һәм аның белән куркыту халыкны Төркиягә ял итәргә җибәрергә теләмәүдән дип әйтүчеләр дә бар. Чөнки Кырым, Сочи курортлары, никадәр мактаулы сәясәт алып барылса да, Төркиядәге кебек зур кызыксыну уята алмый. Бер барып кайткан кеше дә, ял урыны итеп икенче елны чит ил курортын сайлый. Моны бәяләрнең кыйммәт булуы һәм хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәдә оештырылмавы белән аңлаталар. Безнең курортларда аңа әле яңа өйрәнеп кенә киләләр шул.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»