поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.01.2010 Медицина

КЫШ САЛКЫНЫ ҮЗЕ САНИТАР, ТИК...

Кыш үзенең энҗе карлары белән җиһанны иңләп җиргә пакьлек иңдерә, ак ашъяулыгы астына күпме көзге шакшылыкны яшерә. Бер үк вакытта зәмһәрир суыклары белән ул шулай микроб, вирус һәм зарарлы корткычларны юкка чыгара, ә кешегә файда китерә торган агач, үсемлекләрне, калын юрганы белән каплап, киресенчә, өшүдән саклый. Кышның саф һавасы сулышларны киңәйтеп, тәнгә үзенчә җиңеллек иңдерә. Форточканы ачып, бүлмәне 15 минут кына булса да җилләтеп алудан да салкынның никадәр сихәтле икәнен аңларга була. Ә инде кыш хозурлыгында чаңгы-чанада, тимераякта шуу үзе бер җан рәхәте.

Кыш салкыны үзе санитар. Суык көннәрдә грипп кебек вируслы авырулар да чигенә. Тик салкын белән шаярырга ярамый. Кышын киенүнең дә, чыныгуның да үз җае бар. Шуңа да чама хисен онытмаска кирәк. Республика клиник хастаханәсе табибы, пульманолог Нәкыйп әфәнде КАШТАНОВ белән әңгәмәбез дә шул хакта барды.

 

– Нәкыйп әфәнде, кышкы суыкларга бирешмәс өчен ничек чыныгырга?

 

– Бу эшне майда ук акрынлап башларга, кышка чыныгып керергә кирәк. Шул чагында гына аның организмга файдасы була. Ә кисәк кенә башлап, берничә көн эчендә чыныгырга уйласаң, сәламәтлек белән күңелсез хәлләр килеп чыгачак. Чөнки һәркемнең дә иммунитеты көчле түгел. Кайбер кешеләрнең организмы яки аерым органнары салкынга аеруча сизгер була. Температура аз гына төшсә дә, сакланмаган очракта, аларның авырулары кисәк көчәеп китәргә мөмкин. Шуңа да чыныгу мәсьәләсенә җиңел карарга ярамый, аның методикасын белеп эшләргә кирәк.

 

– Ә кемнәргә салкын су процедуралары белән мавыкмаска киңәш итәсез?

 

– Кем еш авырый, кемнең иммунитеты көчсез, бу очракта төптән уйлап башлагыз. Туберкулез белән авыручыларга, бөер авыртканда, хатын-кызлар әгъзаларында ялкынсынулар булганда һәм башка шактый очракларда салкын белән шаярырга кирәкми. Гомумән, үз белдегең белән теләсә ничек “чыныгу” ярамый, иң элек табиб белән киңәшергә кирәк.

 

– Кыш көне бәкедә су коенган “моржлар” хакында ни әйтер идегез?

 

– “Моржлар” инде чыныккан кешеләр. Бу аларның яшәү рәвеше. Тик моны һәркем булдыра алмый. Сәламәтлекне бу ысул белән саклау һәм ныгытуга алынучы кешеләр сирәк. Чөнки аның өчен зур түземлек, ихтыяр көче, аерым характер кирәк. Йога белән мавыгучыларны гына алыйк. Алар электән салкында тау битләрендә көчле җилләрдә, юеш урын җәймәләренә төренеп, озаклап басып торганнар. Үзләрен үлем хәленә калдырып, хәтта җиргә күмүгә кадәр барып җитеп, сынап караганнар. Гомер буе шуның белән шөгыльләнгәннәр. Алда әйткәнемчә, бу аларның яшәү рәвеше. Тик әлеге ысул белән һәркем ризалашмый һәм булдыра да алмый. Ә инде чыныгучылар авырый калсалар, гадәти кешеләргә караганда чирне авыррак кичерәләр, катырак чирлиләр дә.

 

– Ә менә чаңгы, чана, тимераякта шуу кеше алдына андый зур таләпләр куймый һәм һәркем кышын бу мөмкинлектән файдалана ала.

 

– Әлбәттә. Тик шул хакта онытмаска кирәк: җилле көннәрдә, үтәли җилле урыннарда салкын тидерү мөмкинлеге көчле икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Тирләгән очракта тиз арада киемне алыштыру мөһим. Аяк тирләгән вакытта гына да аның аша төрле органнарда проблемалар булырга мөмкин. Аеруча ярышларда тирләгәннән соң, тән суынгач, тир сеңдергән юеш кием аша салкын тиз тия. Аннан салкын һава шартларындагы бәйгеләрдә катнашканнан соң һәм суыктан арып кайткач, салкын сыеклык эчмәскә, салкын ризык ашамаска кирәк. Мәктәпләрдә укучыларның алдан әзерлеге булмыйча үткәрелгән чаңгы ярышларыннан соң да, таләпләр тиешенчә үтәлмәгәндә, кайчак ярты сыйныф укучысы авырый. Алар тирләп узышканнан соң урамда калтырап басып торалар. Ул нинди чыныгу булсын инде?! Салкын ул саклана белгәндә, мөмкинлекләрне белеп кулланганда гына файдалы.

 

Аяктан салкын бәрсә дә, ул бөер, тамак төбе кебек органнарда проблемалар тудыра. Кемнең кайсы органы сизгер, йомшак, салкын аны тиз эләктерә. Бүлмә җилләтәм дип, үтәли җилдә тору да сулыш органнары авыруларына китерергә мөмкин. Шуңа да һава алыштырганда, гомумән, үтәли җилдә бүлмәдә калмаска, чыгып торырга кирәк.


Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ 1 | 31.12.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»