поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.08.2017 Дин

“Бу җырчы баеп бетте инде”, – диләр. Синекен таламаган бит. Үзеңнекен кара

“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.

–    Нурулла хәзрәт, кешене каргарга ярыймы? Каргыш төшәме?
–    Бу дөньяда бер-береңә булган ачу, агресия бөтенесе үлемне белмәүдән, иртәгә яки бүген теге дөньяга китеп баруыңны аңламаудан килеп чыга. Яшәгән саен кешенең нәфесе арта, мәңге яшәрмен кебек тоела. Аллаһы Тәгалә, үлем турында уйлау үзара мөнәсәбәтләребезне көйләргә ярдәм итә.

“Каргау” дигән сүз бар, бу кешегә начарлык теләү. Ләгънәт кылу бар. Ләгънәт кылу бер караганда каргауга керә. Аллаһы Тәгалә үзе генә ләгънәт кыла ала. Теләсә ләгънәт кыла, теләмәсә юк. Без Аллаһы Тәгалә өчен хәл итә: “И, Раббым, бу кешене ләгънәт кыл!” – дия алмыйбыз. Аллаһы Тәгалә иблис, фиргавен, Әбү лә һәбне ләгънәт кылган. Залимнәр Коръән аятьләрендә ләгънәт кылган икән, без, аларга ләгънәт булсын, дип әйтә алабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Хәмер эчүче, хәмер ясаучы, бирүчене, зина кылучы олы кешене Аллаһы Тәгалә ләгънәт кыла”, – дигән. Боларны без хәдисләргә таянып әйтә алабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) күп җәберләсәләр, дошманнары аны үтерергә теләсә дә ул аларны ләгънәтләми. “Мин ләгънәт кылыр өчен килмәдем”, – ди.

Мөэмин – мөселман кешене бервакытта да каргамый. Каргыш ирешәме-юкмы? Әгәр каргыш, ләгънәт сүзләре әйтелгән икән, каргыш әйтелгән кеше бу сүзләргә лаеклы булса, ул аңа ирешергә мөмкин. Мәзлум (изелгән, җәберләнгән, рәнҗетелгән, кыерсытылган) кеше кыерсытучысына йөрәк әрнүе белән каргыш сүзе әйтә икән, бу очракта ул ирешергә мөмкин. Әгәр дә теге кеше лаек булмаса бу каргыш әйткән кешенең үзенә әйләнеп кайта. Әйткән вакытта сак булырга кирәк.

Инстаграмда, социаль челтәрдә кешегә янау, нәрсәдер әйтү ул мәгънәсезлек. Кеше популяр, тормышы социаль челтәргә чыккан икән янаучы – каргаучылардан сакланып булмый. Мактаучылар булган кебек, яманлаучылар да була. Кайвакыт кешенең шәхси тормышына кагыла башлыйбыз, аерылган икән тикшерәбез. Синең кеше тормышын тикшерергә хакың юк, үз сүзеңне үзеңдә калдыр.

–    Үлем теләргә ярыймы?
–    Әлбәттә ярамый. Кешегә түгел үлемне үзеңә дә теләргә ярамый. Үлем теләү дә лаек булмаса әйткән кешенең үзенә кайта. Кемнедер гаепләп начар сүз әйтү бу бөтенләй мәгънәсез эш. Шундый хәбәрләр белән кызыксынып, аларны кешегә тарату бу – гайбәт. Гайбәт зина кылуга караганда да зуррак гөнаһ.

Кеше нәрсәгәдер ирешсә икенче кеше көнләшә башлый. Мәҗлесләрдә: “Бу җырчы баеп бетте инде”, – диләр. Ник аның баеганына борчылалар икән? Синекен таламаган бит. Үзеңнекен кара да яшә матур итеп.

–    Яман бәндәләрдән саклану догасы бармы?
–    Бу доганы иртә белән өч тапкыр укысаң көне буе, кичен өч тапкыр укысаң төне буе беркемдә сиңа начарлык кыла алмый.

"Бисмилләһилләзи лә йәдурру мәгәсмиһи шәй’ун фил әрдый үә лә фиссәмә үәһуәс сәмигул гәлим”. “Аятел-көрси”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләре дә ярдәм итә.

Нинди генә авыр халәттә дә тәкъва, иманлы, сабыр булып калырга кирәк. Дингә битараф булган кешегә бу догалар ярдәм итмәскә дә мөмкин.


ГАБДЕРӘХИМ
Матбугат.ру
№ --- | 18.08.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»