поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.08.2017 Спорт

Татарда иң көчле көрәшчеләрнең берсе карьерасын тәмамлады (ФОТО)

2017 елның 16 августы татар көрәше тарихында бик истәлекле көн булып кереп калыр. Бу көнне татарның легендар көрәшчесе Ильяс Галимов спортчы карьерасына нокта куйды.

Шул уңайдан Ильяс көрәшче дусларын, келәмдәшләрен, татарның башка танылган баһадирларын җыеп, бик матур мәҗлес уздырды. Чарада республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, көрәш дилбегәсен үз кулларында нык тоткан җитәкчебез Марат Готыф улы Әхмәтовның да катнашуы бик матур фал булды. Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары, Атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов, район башлыклары, үткәннең танылган батырлары – Рәкыйм Хәмитов, Рәшит Сәмигуллин, Фазыл Әхмәтҗанов, Марсель Таһиров, Әүхәт Мөхәммәдиев, Айрат Гилаев, Айдар Хәйретдинов, Зөлфәт Хәсәнов һәм башкалар, танылган тренерлар, сәнгать осталары катнашында узган бу чара чыннан да көрәш дөньясындагы иң матур, истә калган кичәләрнең берсе булды.

Әлбәттә, спорт дөньясында спортчы карьерасын тәмамлау уеннары, “ахыргы матчлар” гадәти күренеш. Андый матур чараларны иң танылган, халык хәтеренә кереп калган спортчылар гына үткәрә ала. Ә татар көрәшендә андый шәхесләрнең берсе, һичшиксез, Ильяс Галимов. Һәм татар көрәшендә шундый чараларның беренче булып та нәкъ менә ул үткәрде.

Кичә башланыр алдыннан “Идел” журналы хәбәрчесе Марат Әхмәтовтан Ильяс турындагы фикерләрен белеште:

— Ильяс Галимов – татар көрәшенең легендасы. Бу бик зур бәя һәм бу шәхес турында барысын да сөйли дип уйлыйм. Татар кешесе татар буларак, сәламәт буларак, шәхес буларак нинди булырга тиеш дисәләр, Ильяс Галимов кебек булырга тиеш дияр идем. Ул – милләт өчен, традицияләре, бүгенгесе һәм киләчәге өчен фидакарьләрчә хезмәт иткән иң татар җанлы егетләребезнең берсе. Аны бик күп яшьләр үзләренә үрнәк итеп китерәләр, олылар аның көрәшенә, матур алымнарын соклана. Шундый шәхес булып формалашу титаник хезмәт сорый, моңа ирешү өчен сәләт тә, көч тә, тырышлык та, баш та кирәк. Үзеңнән йомшагракны җиңү – авыр түгел, ә менә үз-үзеңне җиңү – анысы инде сирәкләргә генә бирелә. Ильяс – шундый сирәкләрнең берсе ул.

Ильясның үзенә дә сораулар бирдек, әлбәттә.

- Ильяс, бу чара көрәшче карьерасына нокта куюмы инде? Кире уйламассыңмы?
- Чыннан да шулай. Катгый карарга килдем. Татарстан чемпионатларыннан, Муса Җәлил һәм башка титуллы ярышлардан гына түгел, ә Сабан туйлары белән хушлашу да.
- Түзә алырсыңмы соң?
- Түзәргә инде. Әгәр мондый рәсми чара оештырганмын икән, димәк, көрәшкә чыксам, барысын да алдаган булып чыгамын. Төп сәбәбе… Әлбәттә, көрәштән китеп тә бетеп булмас, гел көрәшергә омтылыш та булыр, бигрәк тә башлангыч дәверләрдә. Ләкин исәнлек мөһимрәк дигән нәтиҗәгә килдем. Гаилә бар, алдагы тормышка планнар бар. Бер әйткәч, кире сүземнән кайтмам инде. Тантаналы рәвештә ант итү кебегрәк була инде бу.
- Тренерлык эше…
- Мин бераз эшләп алдым тренер булып, Әлмәт командасын ярышларга да йөрттем. Әлегә үзебездә көрәш федерациясендә башкарма директор. Ләкин тренер булырмын дип уйламыйм. Бөтенләй башка өлкәдә күрсәтергә исәп үземне. Әлегә әйтмим нинди өлкә икәнен.
- Татар көрәшендә мондый рәсми озату булганы юк иде әле. Айдар китте, Айрат китте көрәштән… Киткәннәрен белми дә калдык кебек…
- Әйдә, мин беренче булам алайса бу яктан да. Легендалар, әлбәттә, матур китәргә һәм аларны матур итеп озата да белергә кирәк.
- Рәсми ярышларда ничәнче елдан катнаштың? Иң төп һәм принципаль көндәшләрең?
- 1996 елдан. Алар бүген монда була. Айдар Хәйретдинов та, Айрат Гилаев та хөрмәт итеп килделәр үземне. Зөлфәт Хәсәнов та биредә. Мин көрәшкән дәвердә нәкъ менә шул батырларны үземнең төп көндәшләрем, үзем хөрмәт иткән көрәшчеләр дип санадым. Айрат 100 кг.га кадәр көрәшкәндә төп көндәшем иде. Оттырганым булды аңа шактый.
- 130 килолы үлчәү категориясе барлыкка килгәнче, син өлкәннәр –Илдар Аббасовлар, Рөстәм Мухамовлар белән шактый азапландың…
- Шулай да 2007 елдан бирле минем аларга оттырганым булмады. Үзем авырракка күчкәч тә шактый оттым аларны. “Дәү”ләрне ике категориягә бүлгәнче, әйе, оттыргаладым. Ләкин бернинди үкенечем юк. Вакыты җитмәгән булгандыр әле. Гомумән, көрәшче карьерасында үкенечем булмады, Ходайның биргәненә шөкер.
- Инде синнән соң, синең уңышларны кабатлый алырдай көрәшчеләр булырмы?

- Киткән урын буш тормый, әлбәттә. Ләкин бүгенге көндә күрмим шул үземә алмашны. Авыр үлчәүне күз алдында тотам. Сергей Павлик биредә беренче номер булып калыр ахрысы әлегә. Димәк, әйбәт, шәп тренерлар кирәк. Тренерсыз булмый. Принципиаль, үз эшен белгән остазлар кирәк. Минем инде сезгә әйткәнем бар, сөйләшүләргә, бүләк бүлешүләргә кысылмадым мин, чөнки һәрвакыт беренче булырга теләдем. Ләкин бер гаебем булды. Җөри Сабан туенда Илдар Аббасовка бирдем. Шуннан бик нык үкендем. Ә тренерым Салават абый Юсупов шуннан соң бер ел минем белән сөйләшмәде. Шул “гаебем” минем өчен гомерлек сабак булды.
- Тренерлардан уңдың син…
- Әлбәттә. Беренче тренерым — Әдип абый Нуруллин. Нәкъ менә ул мине – Чистай техникум янында тәмәке тартып басып торган җиремнән көрәш залына алып керде һәм техника өстендә эшләде. 1994 ел иде бу. Бер елдан яшьләр арасында икенче урынны алдым. 1996 елда инде Зәйдә Муса Җәлил турнирында өченче калдым. 1998 елда бөтен турнирларны оттым, Самарада квартирага ия булдым.
- Легендарлар күп, синең чордашлар арасында да: Гилаев, Хәйретдинов, Әхмәтҗанов, Раил Нургалиевлар… Син алардан ни белән аерылып торасың икән?
- Безнең бер нәрсә берләштерә: көрәш, көрәшкә мәхәббәт, көрәшкә җаның-тәнең белән бирелгәнлек һәм бирелеп эшләү. Тир түкмичә берни дә килми, бик күп шөгыльләнергә туры килде. Ә ниндидер аерымлану юктыр.
- Билбаулы көрәшкә бик кермәдем, гәрчә Мәскәүдә Шәзам Сафин турнирын откан идең. Димәк, халыкара аренага да бик чыкмадың…
- Үкенмим монысына да. Шунысы мөһим, мин татар көрәше буенча – дөнья чемпионы булдым. Үзенә күрә Олимпия уеннарын оту белән бер дияр идем мин аны… Бер генә үкенечем дә юк, Аллага шөкер!


Радик САБИРОВ
Идел
№ --- | 17.08.2017
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»