поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
14.08.2017 Сәясәт

Президент кәнәфиен Дмитрий Медведев алачак икән

“ФедералПресс” агентлыгы, үзенең Кремльдәге чыганагына таянып, 2018 елгы президент сайлауларында җиңгән һәм бераз эшләп алганнан соң, Илбашының үз постыннан китәчәге хакында мәгълүмат таратты. Аның урынын төп кәнәфидә инде бер кат сыналган Дмитрий Медведев алачак икән. Мондый алмашу, ул гамәлгә ашкан мәлдә, бөтенләй мантыйк юк, дип әйтеп булмый кебек. Шулай да...

Башлап бер нәрсәне ассызыклыйк: бу һич кенә дә Ельцин 2000 елны әйткән “Мин арыдым, китәм” түгел. Илбашы 64 яшендә дә яхшы физик формада. Әле яңа гына аның Тывада ял иткәндә су астында сәгать буе чуртан балыгын эзәрлекләп, ахырда аны эләктерүен күрсәттеләр. Сәбәп башкада.

“Инде күптән ялга китәр вакыт. Син идарә иткән дәвердә Америкада әнә ничә президент алышынды. Чаманы бел­ми­сең”. Леонид Брежнев турындагы фильмда хәләл җефете ирен отставкага чыгарга шул рәвешчә үгетли. Дәлиле, әй­тергә кирәк, саллы. Тик, белүебезчә, “корольне яраннары ясый”. Хатыны түгел. Ярты Политбюро, җыелып килеп, инде дачасында редиска үстерергә тә­мам җые­нып беткән Генераль секретарьны кәнәфиендә калырга өндиләр һәм ахырда күндерәләр дә. Дүрт гасыр буе монархия шартларында яшәгән илдә ниемә дип әле ике дистә ел да тулмас борын илбашы алыштырып мәшәкатьлә­нергә? Үзләренә дә урын бушатасы булачак бит...

Белүебезчә, “кадерле Леонид Ильич” Советлар Союзын 18 ел җитәкләде. Киләсе елда Владимир Владимиро­вич­ның да Россия белән идарә итүенә, Медведев срогы вакытында аның икенче рольдә булмавын искә алып санаганда, нәкъ шул кадәр булачак. Ни генә ди­сәң дә – ХХI гасырга бер дә килешми торган вакыт аралыгы. Бу очракта яныңда үзенә ышангандай ышаныр, таяныр кеше булганда тәвәккәлләү, чыннан да, дөрес кебек. Әмма ки шахмат уенында да рокировканы бары бер генә кат ясыйлар. Бетмәс урын алышулар халыкның ачуын кабартмасмы?

Ә кәнәфине бүгенге премьерга түгел, ирекле сайлаулар оештырып, башкага калдырганда ни булачак? Менә монда Россиядәге власть алышыну дигән матавыкның иң четерекле җиренә килеп төртеләсең. Бездә бит барысы да башкарма хакимият, “беренче” кулында. Элекке лидер белән бергә потлап тоз ашамаган яңа президент барысын да үз мантыйгыннан чыгып, үз дигәнчә боргалый башласа, Россия дигән олы ко­рабның элекке капитан билгеләгән курсын шик астына алса, ул гынамы, бар бәлаләрне сиңа сылап куйса, җыеп әйткәндә, яңа себерке гел яңача себерә башласа, нишләрсең?

Шөбһәләнеп дәвамчы сайлаганчы, бәлки, узган ул унҗиде ел вакыт эчендә президент алышынуны куркынычсыз итә торган система булдырасы, хакимиятнең калган ике тармагын (парламент белән Югары судны) бәйсез итәсе, дәүләт институтларын ныгытасы булгандыр, диясе дә килә. Илбашы үзенә андый сораулар куядырмы, юктырмы – фаразлау кыен. Куйганда зарар итмәс иде. Ни дисәң дә, “күлләвек”нең теге ягындагы җенебез бер дә сөймәгән АКШта, Европа ил­ләрендә андый кысыр кайгылар юк. Янкиларда, мәсәлән, Ак йортка Американың төп радикалы Маккейнны, хәтта теге дөньядан кире кайтарып, Збегнев Бжезинский кебек “карчыга”ны, безнең Жириновскийны илтеп утыртып куйсаң да, ул илнең эчке һәм тышкы сәясәтен, икътисадый векторын, ориентирларын үзгәртә, андагы кыйммәтләрне үзе теләгәнчә итеп борып куя алмый.
 
Субъективизм юк һәм мөмкин дә түгел. Чөнки Сэм агайда идарә институтлары, демократик институтлар көчле, гражданлык җәмгыяте инде күптән формалашкан. Барлык механизмнары да төзек система эшләп, ил халкына хезмәт итеп тора. Президент бары шул системага күз-колак булып торучы җаваплы зат, беренче чиновник кына. Әгәр дә ул нинди дә булса мөгез чыгарырга җыена икән, шунда ук кәнәфиен­нән колак кагачак. Бүген әнә күрәбез: Трампны Конгресс, сәяси партияләр ничек “пресслый”. Алардагы дәүләт институтлары беренче җитәкче төчкергән саен “сөбханалла” дияргә күнекмәгән. Вәка­ләтләре хәйран зур булса да, президентның үзе генә баш та, түш тә булмавы – америкалыларның бәхете. Ә безнең тарафларда исә һәр яңа себеркенең дә искечә себерүе мөһим. Бары шул шарт кына эзлеклелек һәм тот­рыклылык гарантиясе...

Президент сайлауларга җиде айдан артык вакыт бар. Тавыш бирүгә үз кандидатурасын куячагын Илбашының әлегә кистереп әйткәне юк. Әмма куямы, куймыймы, сәяси элита Путинның кайчан да булса китәчәген яхшы аңлый. Яраннар­ның үз мәнфәгатьләре. “ФедералПресс” та, гавамга булачак сценарийларның берсен ыргытып, аның реакциясен генә тикшереп ятмый микән? Интрига сакланачак, фаразлар да булачак әле.


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.08.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»